Саба ТВ

Төшемә үләсе һәм үлгән кешеләр еш керә

Бу араларда кулыма каләм алырга исәбем юк иде әле. Язганнарым шактый, күбесе газетада басылып тора. Яңа елны каршылаганнан соң язудан бераз тукталып, сабыр гына "яңа запаслар" туплап йөрермен дигән идем, таң алдыннан кергән бер төш кулыма каләм алырга мәҗбүр итте.

Атнакичкә каршы кулыма дисбе алып, тәхлил тартып, "Салават" әйтеп, шуны 2017 елда бакыйлыкка күчкәннәрнең рухларына багышлап яткан идем. "Күчтәнәч"емне озатканда, билгеле, әтисе исемен дә әйтеп, шул елда арабыздан киткән сөекле мөхәрриребез Исмәгыйльнең дә исемен атадым. Догам кабул булып, иясенә барып ирешкән, рухына шатлык биргән, күрәмсең: Исмәгыйль төшемә искиткеч матур булып керде. Имеш, ниндидер зур күпердән җәяү генә чыгып киләм. Аста ярларына тулып, салмак кына, гаҗәеп үтә күренмәле чиста сулы елга агып ята. Яр буйларында ямь-яшел куе әрәмәлек. Шуннан төрледән-төрле кошларның сайраган тавышлары тирә-якка сихри моң булып агыла.
Ярның таулырак бер урыныннан чишмә чыгып, ул челтерәп агып ята. Күперне чыгуга, юлның ике ягында да зур болыннар башлана. Ул болынлыктагы үлән, мең төрле чәчәк, шунда чәчәктән-чәчәккә очып, кунып йөрүче төрле төстәге гүзәл, купшы күбәләкләр, шул чәчәкләрдән бал җыючы умарта кортлары, бөҗәкләр дисеңме, баш очымда сайрап торучы кошлар дисеңме... Өнемдә, табигатьтә, бер генә фильмда яки картинада да күргән нәрсәләрем түгел инде менә. Шул болын чиксез киңлекләргә сузылып, ерактагы сөзәк, матур тауларга барып тоташа икән. Анда үскән җиләк-җимеш куакларының, мәһабәт биек-биек агачларның исәбе-хисабы юк. Менә шуннан ап-ак күлмәк, чалбар кигән Исмәгыйль килеп чыкты. Җыйнак кына сакал, мыеклары, сынап караучы күзләре дә шул ук. Бераз гына елмаеп, мин килеп җиткәнне көтеп тора. Мин килеп исәнләшүгә, өнемдәге - төшемдә дигәндәй: "Исмәгыйль, монда чиреңә дәва булырдай үсемлекләр, җиләк-җимешләр бардыр инде", - дип әйтеп куйдым. Ә ул, бераз елмаеп: "Монда авыртулар юк бит, үз хәлең ничек соң?" - дип сорады. Менә шунда уянып китеп, торып утырдым. Ходайның хикмәте, яхшы кеше төшкә дә матур булып керә икән, ничек матур төш күрдем дип, хәйраннар калып тордым. Әйе, Ахирәттә Исмәгыйльнең оҗмаһта урын аласын аңлатучы төш булсын бу. Амин!
Төшләр дигәннән, балачактан сәер дә, рас килүче төшләр дә күрә идем мин. Шуларны иртән торып әбигә, әнигә сөйләп биргәч, алар: "Балакай, мондый төшләр турында бүтәннәргә сөйләмә, ярамый", - дип әйтәләр иде. Инде менә ашыйсын ашаган, яшисен яшәгән дигәндәй, тормышымда шатлыгын да, кайгысын да шактый күрдем. Кайбер төшләремне сезгә дә сөйлим әле.
Гомеремнең төрле чорларында кереп йөдәткән бер төш мине иркәләде дә, сискәндереп куркытты да. Оча идем мин ул төшемдә. Әйе, әйе, нәкъ менә олы кош канатлары белән зәңгәр, иксез-чиксез күктә, биектә-биектә талпынып-талпынып оча идем. Ул очуның рәхәтлеген белсәгез! Аны бернәрсә белән дә чагыштырып, аңлатып булмый. Урман, болыннар, елга, күлләр, авыллар, шәһәрләр, таулар, кырлар - барысы да аста кала. Син көчле, киң канатларың белән һава агымына кушылып салмак кына тибрәнеп йөрисең. Өскә күтәрелгән саен җир кечерәя, ә син зурая барган шикелле. Тик шул вакыт күкрәккә нидер килеп кадалган шикелле була, көчле авыртудан куырылып каласың, күз алды караңгылана, көчең бетә, сулап булмый башлый һәм гәүдәң аска мәтәлә... Күңелне коточкыч курку биләп ала, әле аңыңны җуеп бетермәс борын: "Барысы да бетте, гәүдәм менә, менә хәзер җиргә килеп төшеп, челпәрәмә килер", - дип уйлыйсың. Һәм шулвакыт, тирләп-пешеп, сулышыңа буылып, куркудан атылып чыгар дәрәҗәдә типкән йөрәгеңнең тавышын ишетердәй булып уянып китәсең. Җанга, тәнгә рәхәтлек тә, шом да бирә торган бу төш, әйткәнемчә, яшәү дәверемдә шактый керде. Әле дә кергәли. Яши-яши дөньяда индуизм дине, буддизм дине барлыгын, аларда аңлатылганча, җаннарның күчеп йөргәнлеген (реинкарнация) белгәч, бу төш кабатланган саен: "Әллә минем җаным элеккеге тормышымда зур кош та булдымы икән дә, аны әллә һавада очканда атып төшергәннәрме икән?.." - дип уйлап куя идем.
Аннан соң төшемә үләсе һәм үлгән кешеләр еш керә. Берәр өйнең морҗасы ишелгәнен, бер кешенең бура бураганын, кое казыганын, нәрсәгәдер утырып авылдан чыгып киткәнен, бакча-җир сөргәнен, казыганын күрсәм, шуңа үлем киләсен көт тә тор инде.
Ил башлыкларының үлемнәрен дә йә кырык көн, йә җиде көн алдан күрдем. Л.Брежнев - ерак сәфәргә җыенып, Б.Ельцин: "Урыным шул", - дип, исерек килеш сазда аунап төшемә кергән иде. Озак тормый дөньялыктан китеп бардылар. Сталин-тиранның төше дә хәерсез икән: авылның бер урамында шинелен киеп йөргән иде, шул урамда янгын чыгып, тереләй янып үлүче булды, тора-бара бу урамда яшәүче бетте, буш йортлар гына утырып калды. Ленин бабайны, ни хикмәт, төшемдә бер дә күрмәдем. Җәсәде күмелмәгәнгә, бәлки, җаны күк белән җир арасында тилмереп йөридер...
Хикмәтләремнең тагын берсе: төшемдә хайваннар, кошлар белән сөйләшәм. Нәкъ кешечә, нәкъ татарча сөйлиләр: тавышлары ишетелә, авызлары ачылмый, күзләре белән генә карап торалар. Бу сөйләшү, хәзерге галимнәр телендә әйтсәк, телепатик рәвештә барадыр инде. Төшеңдәге хайван яки кошның башыннан сыйпап сорау бирәсең, ул җавап бирә.
Икенче хикмәтем: кояш чыгар яки баер алдыннан, төн уртасы, таң алдыннан күземә төрле нәрсәләр: җан ияләре күренә. Бала чагымда, үсмер елларымда бик курка идем. Әнигә, әбигә, бабайга ниләр күрүем турында сөйли идем. Алар һаман: "Балакаем, кешегә сөйли күрмә, акылдан язган дип, тилеләр больницасына ябарлар", - дип куркыткач, аларга да сөйләмәс булдым. Ә серле затлар сирәк-мирәк булса да күренүләрен дәвам иттеләр, мин бу хәлгә күнегеп тә беттем. Йорт иясе - бичура кем булып, нинди тавыш белән кычкырса, тора-бара ни-нәрсә буласына хәтле чамалыйм. Йомшак кына, матур итеп кычкырса, йокымнан уятса, берәр шатлык буласы, ә каты тавыш белән, дорфа итеп кычкырса, көт тә тор, бәла-каза киләсе.
Хикмәтле кешеләрнең хикмәт-могҗизалары ниндидер гадәттән тыш вакыйгага, озак вакыт комада булып, үлемне алдап калуга бәйле диләр. Гомеремдә ул хәтле үк гайретабигый хәл кичермәсәм дә, беренче сыйныфта укыганда озак кына бик каты авырып ятканым бар.
Температурам 40-41 градуска җиткәндә күземә әллә ниләр күренеп, саташып ятканым истә. Күзләремне акайтып, үз-үземне бәргәләп, саташып сөйләшеп ятканда, әни белән бабай: "Исән калмас, үләр бу бала", - дип, үлүемне көткәннәр. Менә шулай үлемне алдап, "тегендә-монда йөри-йөри" исән калганга сәер хикмәтләр бирелгәндер үземә дип уйлыйм. Карчык та, малай да, иртәләрен уянгач, шаяртып: "Бүген ниләр күрдең, пәриләрең нәрсә әйттеләр?" - дип сорыйлар. Ни хәл итим, сорап алган хикмәтләрем түгел. Шулай яшәп ятыш. Ходай камил акылдан аермасын. Исмәгыйль турындагы матур төшем менә шуларны язарга этәрде.
Тиленеке - тишек дигәндәй, яманат барыбер чыга инде, ерактан тою, сизенү халәтемне язарга онытканмын. Билгеле, болары бик якын, яраткан кешеләрем арасындагы бәйлелеккә кагыла. Беренче хатын бала тапканда да, икенче (хәзерге) хатынымның тулгагы вакытында да үтереп эчем авыртты минем. Теләсә-ни әйтегез менә, булган хәл, сүзләрем хак. Борып-борып эч авыртуларым хатыннар балаларын тапканнан соң гына басыла иде. Бусы нилектән, ни хикмәт - Алла белсен. Аларның тулгагы вакытында минем эчем авыртудан кемгә ни файда, ни мәгънә - берни белмим. Беренче улым үлгәндә, әни җан биргәндә йөрәгемнең чәнчүенә чама булмады, шартлап ярыла дип тордым. Бу хәлнең беренчесе бала төн уртасында, район сырхауханәсендә җан биргәндә булса, икенчесе әнием күз алдымда җан биреп тартышканда булды.
Икенче хәл: кичке якта бер аягымның баш бармагы тиктомалдан өздереп авырта башлады. Бәрелмәгән, сугылмаган, киселмәгән бармакның буын тирәсе авыртыпмы-авырта! Тотып карыйм, сыйпап карыйм, табакка җылы су агызып, шуңа да тыгып тордым - басылмый гына. Авырту берничә көнгә сузылып, аксап та йөрдем хәтта. Чечнядагы малай җәйге ялына кайткач бу авыртуның сәбәбен белеп, барыбызның да ис-акылларыбыз китте. Нәкъ минем аяк бармагы авырта башлаган кичтә, ваннада юынганда малайның шул аяк бармагына кырыны белән шактый күләмле көзге төшкән дә, бармакны яртылаш кисеп кереп, җәрәхәтләгән (җәрәхәт эзен дә күрсәтте). Шул яра бәгыренә төшеп авырткан һәм шул чагында мин дә ул авырту белән "уртаклашканмын" икән. Госпитальгә барып бармак ярасын тектергән. Курыкмасыннар дип, малай безгә хәбәр дә итмәгән. Җан сиземләве буенча телепатик аралашу шулай була, күрәмсең. Телепатик аралашуның хатын белән ике арада булган мисаллар шактый. Эштә яки бакчада: "Их, фәлән ризык ашыйсы иде бүген!" - дип уйлап куям һәм, ни гаҗәп: бакчада кунарга калган кичемдә мин теләгән ризыкны пешереп, хатын килеп җитә. Эштән өйгә кайтып керсәм, өстәлдә мин теләгән ризык көтеп утыра. Хатыннан: "Мин бу ризыкны теләгәнемне белеп, кай арада пешереп өлгертәсең?" - дип сорасам: "Каян белим, шулай теләдем дә, пешердем инде", - ди.
Бездә әнә шундый сәер хәлләр булгалый. Барысын да язмыйм әле, гаҗәпләнүләрегез болай да чиктән ашкандыр. Уйдырма юк, барысы да булган хәлләр. Сездә дә хикмәтле хәлләр бармы? Языгыз, уртаклашыйк әле!..

Рәҗәб ӘХМӘТОВ, Чаллы
Татарстан яшьләре

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: