Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

ТРсы Министрлар кабинетының 2020нче елның 18 апрелендә чыккан 306 нчы карары нигезендә кибетләрдә, җәмәгать транспортында маска яки респираторларсыз йөрү тыела

Шулай ук, 20 апрельдән профилактик чараларны кулланган очракта чәчтарашханә хезмәтләре эшли башлады.

Кабул итү алдан язылу буенча алып барыла. Чәчтарашханәгә бару өчен, шәхси кабинет аша 11нче максатны юлларга кирәк.


Хәзерге вакытта:
-сәүдә үзәкләре,базарлар,мәйданы 100 кв.м дан арткан ваклап сату урыннары,җәмәгать туклану предприятиеләре,матурлык салоннары,мунчалар һәм башка шундый объектларның эше туктатылды. Искәрмә булып азык-төлек кибетләре, даруханәләр,элемтә салоннары,бакчачылык товарлары һәм беренчел кирәкле товарлар сатучы кибетләр тора.


Бу чикләүләр дистанцион ысул белән товар сатучыларга кагылмый.

Район үзәгендә бугенге көндә закон нигезендә 45 сәүдә үзәге һәм хезмәт күрсәтү ноктасы эшләп килә.
Җаваплы хезмәткәрләр тарафыннан даими рәвештә рейдлар үткәрелә. Республика карарларын үтәмәгән өчен Байлар Сабасында һәм Шәмәрдәндә төзелеш материаллары сатучы зур кибетләр, Шәмәрдән авылындагы җәмәгать туклану ноктасы, эре хуҗалык товарлары кибете, Байлар Сабасындагы чәчәк кибете һәм район җирлегендәге автоюгычлы автосервис хуҗаларына кисәтү ясалды. Юридик затларга салына торган штрафлар күләме физик затларныкыннан бермә бер артыграк. Эшмәкәрләр моны дөрес аңлар дип ышанабыз.

 

Фото: https://lipeck.bezformata.com/listnews/posesheniya-magazinov-vvedeni-v-regione/83377751/?amp=1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев