Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Теләченең инвалид спортчылары республика чемпионатында уңышлы чыгыш ясады

Алабуга шәһәрендә инвалидлар арасында кул көрәше буенча республика чемпионаты булып үтте. Анда теләчелеләр дә катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады.

Шәхси беренчелектә 60 килограммга кадәр үлчәү авырлыгындагы хатын-кызлар арасында көч сынашкан Алия Мифтахова (Олы Мишә авылыннан) - беренче, 75 килограммга кадәр үлчәү авырлыгындагы ир-егетләр арасында көрәшкән Илфат Имамиев (Иске Җөри авылыннан) - беренче, 75килограммга кадәр үлчәү авырлыгында кул көрәштергән Инсаф Габдуллин (Шәтке авылыннан) - икенче, 75 килограммнан югары үлчәү авырлыгында ярышкан Ришат Зәйнетдинов (Тиләҗе авылыннан) - өченче, 65 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында көч сынашкан Айнур Габдрахманов (Теләче авылыннан) - өченче урынны яуладылар. Командалар беречелегендә районыбыз командасы икенче урынга лаек булды. Котлыйбыз! Команданы ярышларга Теләче балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе тренеры Айрат Әхмәт улы Кыямов әзерләде диелә район хәбәрендә.

Республика беренчелегендә югары күрсәткечләргә ирешкән әлеге райондашларыбызны "Эшлекле шимбә" киңәшмәсендә муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов тәрбикләде. Кул көрәше буенча район, республикакүләм үткәрелүче ярышларның даими химаячысы, шәхси эшмәкәр Хәким Каниф улы Һадиуллин инвалид спортчыларыбызга акчалата премияләр тапшырды. Районда кул көрәше спортын үстерүдә үзләреннән лаеклы өлеш керткәннәре өчен Теләче балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе тренеры Айрат Әхмәт улы Кыямов һәм спорт ярышлары химаячысы, шәхси эшмәкәр Хәким Каниф улы ҺадиуллинТеләче муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Районыбызның зур бүләген ияләренә муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов тапшырды. Бүләкләү тантанасын җиңүче инвалид спортчыларыбыз Хәким Һадиуллин химаясына әзерләнгән чәй табыны артында дәвам итте.

Республика чемпионатында җиңү яулап кайткан әлеге спортчылар февраль енда Мәскәүдә узачак Россия чемпионатында республикабыз данын яклап чыгыш ясаячак, диелгән район хәбәрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев