Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Тәреле чылбырны әни “такма” дип каргый-каргый еласа да, тактым

Мин катнаш никахларга җаным-тәнем, тешем-тырнагым белән каршы. Катнаш никахлар - татарлар өчен иң зур бәла дип саныйм. 1996 елда басылып чыккан дини календарьда тетрәндергеч язма укыган идем. Аны кисеп алып, җыеп та куйганмын. Анда Чаллыдан Гөлфия исемле ханым, бик әрнеп-ачынып, үзенең язмышын тасвирлаган. Гыйбрәт өчен укучыларга да кыскача язып үтәргә...

Гөлфия ханым кайчандыр урыс егетенә кияүгә чыккан. "Беренче улыбыз - Илья тугач, Сергей миңа алтын тәреле чылбыр бүләк итте, - дип язган ул. - Әни "такма" дип каргый-каргый еласа да, тактым. Ул чакта миңа поп ни дә, мулла ни иде. Икенче балабыз - Елена хөрмәтенә дә ирем бүләк әзерләгән иде, кулыма Мәрьям ана сурәтен тоттырды. Миңа инде марҗа булырга бер генә адым калган иде, анысына да риза идем, чиркәүгә барып чукынмакчы идек..."
Әмма бу адымга өлгерә алмый калганнар: ире хыянәт иткән. Гөлфия ханым бу хәлне бик авыр кичергән, хәтта чиргә сабышкан. Ире гаиләне таркатып, өйдән чыгып киткән. Ә киткәндә Гөлфия ханымны аяктан егарлык сүзләр әйткән: "Сез - татар кызлары сатлык җаннар, урыс ирләре өчен иблискә динегезне дә, иманыгызны да сатасыз, сезнең ишеләргә бер генә түгел, йөз хыянәт итәр идем мин, - дигән. - Безнең кызлар, ичмасам, татар ирләренә чыксалар да үз телләрен онытмыйлар, диннәреннән көлмиләр, милләтләренә үлгәнче тугры калалар. Кыскасы, миннән хөрмәт көтмә, син - сатлык!"
Гөлфия ханым әлеге сүзләрдән ике ел һушына килә алмый йөргән. Ахыр чиктә бүтән шәһәргә күчеп китеп, улының исемен Ильяс, кызыныкын Айсылу дип үзгәрткән. Атна саен мәчеткә сәдака илтә башлаган. Аннан хатыны үлеп тол калган Айрат исемле ир белән танышкан. Татар җанлы ир Гөлфия ханым күңеленә бик хуш килгән, кавышып, татар театрларына йөреп, татар җырлары тыңлап, тату, рәхәт яши башлаганнар. Кайчандыр урыста кияүдә булуын Гөлфия ханым яңа иреннән яшергән. Әмма беркөнне кызы чемодан төбеннән әнисенең тәре тагып төшкән элекке фотосурәтләрен табып алган һәм аны Айратка күрсәткән. Ышанып, яратып яшәгән хатынының мондый үткәнен кабул итә алмаган ир, җыенып, гаиләсен ташлап чыгып киткән.
Гөлфия ханым үткәннәре өчен бик үкенүен язган.
Ходай безне халыклар, милләтләр итеп яраткан, һәр кавемгә үз телен биргән, Алла бер булса да, динебез дә аерыла. Һәр егет һәм кыз үзенә гомерлек яр итеп үз ишен, үз милләте, үз дине кешесен сайласын иде. Гаилә, дөнья хәлләрен, туган-тумача, дус-иш хәбәрләрен үз телеңдә сөйләшеп, үз телеңдә җырлап, уйнап-көлеп яшәү элек бик табигый хәл саналса да, хәзер чиксез зур бәхеткә әйләнде. Бер илдә дус яшәсәк тә, бер өйдә яшәмик инде без чит милләтләр белән. Исемнәребезне татарча әйтеп, дога кылучы балаларыбыз, оныкларыбыз калмаса, ни дип җавап тотарбыз?

Ринат РИЗВАНОВ, Казан
Татарстан яшьләре

Фото: https://ekburg.tv

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев