Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Төрекчә пешкән бик тәмле бәрәңге

Телне йотарлык тәмле бәрәңге әзерлибез хәзер! Әйтерсең, күмердә пешкән! Башлыйк тизрәк.

Кирәк:

* бәрәңге - 1 кг;
* тимьян, (орегано) - 1 чәй кашыгы;
* сумак (яки барбарис) - 1 чәй кашыгы;
* пулбибер (төрек борычы) - 1 чәй кашыгы;
* сарымсак - 4-5 тырнак;
* зәйтүн мае - 2 аш кашыгы;
* сыер мае - 20 г;
* диңгез тозы (эре) - 1 чәй кашыгы;
* рәйхан - берничә яфрак.

Эш барышы:

1. Бәрәңгене әрчеп, турыйбыз. Су кайнатып, тоз өстибез дә, бәрәңге салабыз. Кайный башлагач нәкъ 2 минут пешерәбез (таймерны көйләп куябыз).


2. Бәрәңгене сөзгечкә салып, агып торган суда юабыз.


3. Савытта сыер мае белән зәйтүн маен кушып, тәмләткечләр, тоз сибәбез, пресста сытылган сарымсак өстибез. Бәрәңгене кастрюляга салабыз да, тәмләткечләр сибелгән майны өстенә коябыз. Капкач белән каплап, ныклап селкетәбез. Хуш исе бөтен өйгә таралачак!


4. Бәрәңгене өстенә кәгазь җәелгәң табага күчерәбез һәм 250 градуска кадәр җылытылган мичтә 30 минут тотабыз.


5. Әзер бәрәңгене рәйхан яфраклары белән бизибез. Өстәлгә гарнир итеп тә, аерым ризык итеп тә куярга була. Янына - өстенә каймак агызган җирән гөмбә куябыз.

Марина Дмитриева

Реклама

http://www.syuyumbike.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев