Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Трамп: мин Путинны белмим, әмма ул чынлап та «каты чикләвек»

Журналистлар Америка Кушма Штатлары президентыннан Россия башлыгына бәя бирүне сорады.

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Америка Кушма Штатлары президенты Дональд Трамп Fox News каналына биргән интервьюсында Россия Федерациясе лидеры Владимир Путинны «каты чикләвек» дип атады.
Трамптан кыскача гына төрле сәясәтчеләр һәм шоуменнар, шул исәптән Россия Президентына бәя бирүен сорадылар.
«Мин аны белмим, әмма ул чынлап та «каты чикләвек». Мин аның Россия өчен нәрсә эшләвен белмим, әмма кайчан да булса без моны ачыклаячакбыз», - дигән сүзләрен җиткерә Трампның «РИА Новости».
АКШ президенты америкалыларның tough cookie дигән идиоматик тәгъбирен кулланган. Ул сүзен-сүзгә тәрҗемә иткәндә «каты печенье» дигәнне аңлата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев