Реклама
Икътисади санкцияләргә дә карамастан, республикага инвестицияләр килү дәвам итә.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда агымдагы ел нәтиҗәләре буенча тулаем төбәк продуктының 3-3,5 процентка артачагын фаразлады. Казанда Россия-Австрия эшлекле Советы утырышының пленар өлешендә ясаган чыгышында ул шул хакта белдерде.
Икътисади санкцияләргә дә карамастан, республикага инвестицияләр килү дәвам итә, дип искәртте Президент.
«Санкцияләр Россия һәм аерым алганда республикабыз икътисадына билгеле бер дәрәҗәдә тискәре йогынты ясый, әлбәттә. Барлык кыенлыкларга да карамастан, безгә инвестицияләр килә, чит ил бизнесының Татарстандагы эшчәнлеге дәвам итә», - диде ул.
Безнең Вконтаке челтәренә языл!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз