Саба ТВ

ТР Президенты Кемеровода янгында һәлак булганнарның гаиләләренең кайгысын уртаклашты

Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашу сүзләрен Инстаграм социаль челтәрендәге сәхифәсендә язды.

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кемерово шәһәренең «Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу үзәгендәге янгында һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашты.

Кайгы уртаклашу сүзләре ТР Президентының Инстаграм социаль челтәрендәге сәхифәсендә чыкты.

«Кемереводагы коточкыч фаҗигада өлкәннәр һәм балаларның гомере өзелде. Һәлак булганнарның гаиләләренең тирән кайгысын уртаклашам», - дип язган Рөстәм Миңнеханов.

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: