Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

ТР Мәдәният министрлыгы бүген һәм иртәгә мәдәни чараларның кичектерелүен хәбәр итә

Министрлык һәм мәдәният учреждениеләре Казанның 175 нче мәктәбендәге фаҗигадә һәлак булганнарның гаиләләренең кайгысын уртаклаша, зыян күрүчеләрнең савыгуын тели.

(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Татарстанда бүген кичке якта һәм иртәгә мәдәни чаралар һәм тамашалар кичектерелә.

«Трагедия булу һәм 12 майда матәм көне игълан ителү сәбәпле ТР мәдәният министрлыгы карамагындагы учреждениеләрдә мәдәни чаралар булмаячак», — дип хәбәр итә министрлыкның матбугат үзәге.

ТР мәдәният министрлыгы Казанның 175 нче мәктәбендәге фаҗигадә һәлак булганнарның гаиләләренең кайгысын уртаклаша, зыян күрүчеләрнең савыгуын тели.

Мәдәният учреждениеләрдә буласы чараларның яңа датасы һәм вакыты хакында рәсми сайтларында һәм социаль челтәрләрдәге аккаунтларында хәбәр ителәчәк.

Реклама

Камал театры 12 майга билгеләнгән «Хуш, авылым. Хыял» спектакленең 16 майга күчерелүен хәбәр итә.

Тинчурин театры 11 майда «Өзелгән яфраклар» һәм 12 май «Гомер буе сине көтәм» спектакльләре булмавын хәбәр итә. Кариев театры «Озын-озак балачак» спектаклен күчерә.

Театрларда алынган билетлар үз көчендә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев