Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

ТР Икътисад министрлыгы бизнесменнарга үз товар билгесен теркәүдә бушлай ярдәм итәчәк

Татарстан бизнесы бушлай товар билгесен терки алачак. Июль аеннан башлап Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды шундый хезмәт күрсәтә башлады. Теркәү вакытында бизнесменнар тоткан 350 мең сумга кадәр акчаны Фонд каплаячак.

Генераль директорның беренче урынбасары – Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге җитәкчесе Линара Борһанова элек бу хезмәт инновация өлкәсендә эшчәнлек алып барган эшкуарларга һәм кластерларда катнашучыларга гына күрсәтелә иде, быел сервистан республиканың барлык бизнес категорияләре дә файдалана алачак, дип билгеләп үтте.

«Яңа сервис эшкуарларга бизнесны җәелдерү этабында аны намуссыз конкурентлардан яклау өчен кирәк. Хезмәт «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында күрсәтелә. Товар билгесен теркәү эшкуарның товарын һәм ул күрсәтә торган хезмәтләрне таныту һәм конкурентлы итү мөмкинлеген бирәчәк. Фонд илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны күздә тотып, теркәү чыгымнарын 350 мең сумга кадәр – 100% дәрәҗәсендә үз өстенә ала», – диде Линара Борһанова.

Товар билгесен теркәү Татарстан эшкуарларына илкүләм проект буенча күрсәтелә торган бердәнбер хезмәт түгел. Фонд КУЭ субъектларында хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү, сертификацияләү, патент эзләү, бушлай бухгалтерия алып бару, реклама хезмәтләре күрсәтү, ярминкәләрдә һәм күргәзмәләрдә катнашуны финанслау, хисаплылык тапшыру һәм хәтта персонал сайлап алуга бәйле, бизнес өчен киң спектрлы хезмәтләрне күрсәтә. Шул ук вакытта санап үтелгән барлык хезмәтләр дә бушлай күрсәтелә. Эшкуарга ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондына мөрәҗәгать итәргә һәм теләсә нинди хезмәт күрсәтүгә гариза бирергә кирәк.

Бүген «Минем бизнес» үзәгендә Татарстан эшкуары  Ринат Шамионов товар билгесен теркәүгә беренчеләрдән булып гариза бирде. Ул, пандемия китереп чыгарган икътисадый тотрыксызлыкка карамастан, ярымфабрикатлар җитештерү буенча үз бизнесын үстерә башлаган. Бизнесмен сүзләренчә, хәзер ул бер тоннага якын продукция җитештерә, товарны үз кибетендә сата, әлегә бу – бер генә нокта. Бизнесны җәелдерергә планлаштыра, үз товар билгесен булдыру – әлеге юнәлештә беренче адым.

«Без төрле эчлектәге пилмәннәр, мантыйлар, варениклар, равиолилар ясыйбыз. Ярымфабрикатларның уникальлеге – аларның составында, барлык чимал да тулысынча натураль. Продукцияне республика районнарындагы фермерлардан сатып алабыз. Ярымфабрикатлар кул белән ясала. Бер ел элек мин ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондыннан бушлай реклама хезмәтләре күрсәтү рәвешендә ярдәм алган идем инде. Хәзер франшизаны үстерергә планлаштырам, үз брендыңны теркәү миңа бизнесны Татарстаннан читтә дә җәелдерергә ярдәм итәчәк», – ди Ринат Шамионов.    

Эшкуар сүзләренә караганда, ул «Минем бизнес» үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла торган яңа ярдәм чаралары турындагы мәгълүматны күзәтеп бара икән, үз эшен үстерүдә туры килә торганын сайлый. Үзенең товар билгесен күптән теркәргә планлаштырган булган, әмма матди мөмкинлекләре җитмәгән, чөнки аның бизнесы әле үсеш этабында гына һәм җитәрлек күләмдә акча таләп итә. Эшкуар алга таба да Үзәккә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә ниятләвен билгеләде.

Шунысы да бар, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм ведомство буйсынуындагы структуралар тарафыннан гамәлгә ашырыла торган ярдәм программалары республика бизнесыннан реаль ихтыяҗлар нигезендә формалаштырылган һәм алардан Татарстанның барлык категория эшкуарлары һәм үзмәшгульләре дә файдалана ала.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды финанс булмаган хезмәтләр күрсәтүгә гаризаларны Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 нче йорт адресы буенча кабул итә. Шулай ук алдан консультацияне телефон аша да алырга мөмкин 8 (843) 524-90-90 сайтлар: https://fpprt.ru/ һәм https://фасттрек.рф/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев