Саба ТВ

Тәпиләп, ерак китеп булмый. Җәяү чыгып киткән Чистай егете машинага утырган

Сәфәр чыксаң, әүвәл юлдаш тап, дигән борынгылар. Әмма Чистай егете Зөлфәт Вәлиуллин бу сүзләргә колак салып тормаган, ахры. 6 августта ул, документларын һәм башка кирәк-яракларын җыйнап, ялгызы гына җәяүле сәяхәткә кузгала. Максаты – Санкт-Петербургка барып җитү.

Навигаторга ышансаң, Чистай белән Питер арасы турыдан 1305 чакрымны тәшкил итә. Әм­ма егетнең – үз маршруты. Зөл­фәт ни өчен шушы шәһәрне сайлаган икән соң? Гомумән, җәяүле сәя­хәт­кә аны нәрсә этәргән? 

 

2014 елда Стәрлетамак – Санкт-Петербург маршруты буенча велосипедта Илдар Сәй­фетдинов чыгып китә. Ике меңнән артык чакрымны узганда, юлы Чистай аша үтә һәм Илдар Зөл­фәтләрдә төн куна. Нәкъ менә аның сәяхәте Зөлфәтне җәяүле сәфәргә чыгарга этәрә инде. “Эт эрә тора, кәрван бара тора!” дип рухландыра аны Илдар “ВКон­такте”дагы сәхифәсендә. 

 

Хәлләре, яңалыклары белән кызыксынып торучыларга Зөлфәт кичләрен җавап яза. Көндез ул юлда. Барлык күргән-очраткан нәрсә­ләре, кешеләр, тәэсирләре белән социаль челтәрдә бүлешеп бара, фотолар элә. Үзенә ярдәм, теләк­тәш­лек күрсәтүгә дә каршы түгел.  Өеннән Чистай егете нибары 200 сум акча белән генә чыгып киткән була! 

 

Без дә аның белән элемтәгә чыктык. Зөлфәт бу вакытта Чабаксарга җиткән, ялга туктаган иде. Әмма егет маршрутында үзгә­реш­ләр булуын искәртте.

 

– Юлда барганда шуны аңладым: бертөрле юл буенча бару миңа кызык түгел икән инде. Бөтен уңай тәэсирләр, фикерләр җирлек­ләрдә тукталгач барлыкка килә. Ягъни, кешеләр белән танышкач, авылларга кергәч. Шуңа күрә хәзер озын юлны очраган машинага утырып, ә якын араны җәяүләп үтәргә дигән фикергә килдем. Моны җир­лекләрне күбрәк өйрәнер өчен дә эшлим. Болай сәяхәт иткәндә җирлек тарихына күбрәк игътибар бирелә, кызыклы урыннар белән танышырга вакыт  тия. Социаль чел­тәр­­дә барысы турында сөйләп, фотолар элеп барачакмын.

 

Егетнең  автостоп белән сә­яхәт итәргә уйлавын белгәч, социаль челтәрдәгеләрнең аңа карата фикере үзгәрде, алар ике төркемгә бүленде. “Аңлашылды, артка чи­гендең”, “Болай сәяхәт итсәң, әти-әниеңә тынычрак булыр”, “Автостоп белән кем дә сәяхәт итә ала”, “Ниһаять, акыллы фикер” – бу Зөл­­­фәткә карата язылган сүз­ләрнең берничәсе генә. Әче тел­леләнеп, үпкәләп язучылар күб­рәк. Әмма Зөлфәт җәяүле сәя­хәтеннән бөтен­ләй туктый да машинага утыра дигән сүз түгел бит бу. Аягындагы яра­лар аркасында да сәяхәтенә үзгәрешләр кертер­гә мәҗбүр ул.

 

Юл газабы – гүр газабы, Зөл­фәтнең юлы да җиңелләрдән тү­гел. “Азык-төлек, су, һава торышына, табигать шартларына бәйле кыенлыклар туа. Төп бәла – аяклар. Игътибар бирмәсәң, авыр­туы ихтимал”, – ди ул. Матди яктан булышучылар да табылган. Банк картасына киң күңелле кешеләр тарафыннан җибәрел­гән акчаны сәяхәтче юл кирәк-яракларына тота. “Ул акчага мин телевизор алмыйм бит. Күптән түгел аяк киеме сатып алдым, юл букчасын алмаштырдым. Җибә­релгән акчаны ашау-эчүгә дә калдырам”, – дип аңлатты Зөлфәт. Кая барганын белү өчен, карталар, мобиль кушымталар, юл күрсәт­кечләрен куллана. Телефонын юк-бар өчен тотмый, батареясен саклый. Хәтта якыннары белән дә язышып кына аралаша. Таныш бул­маган ке­шеләр дә, сәяхәт­че­нең азга гына югалып торуын күрү белән, борчыла башлый икән. Сәламәт­леге турында гел кы­зыксынып торалар. “Юлда ме­нә бу кирәк булыр, менә моны сатып ал, моны куллан”, – дип киңәш язучылар да күп. 

 

Җәяүле сәяхәт Зөлфәт Вәлиул­линга  үзендә төрле сыйфатлар ачар­­га да ярдәм иткән.

 

– Үземдә начар сыйфатлар барлыгын сәяхәткә чыккач белдем. Мәсәлән, уйламыйча гамәл кылу, җавапсызлык. Аннары шу­ның аркасында үземә авыр була. Йә син акылга утырасың, йә инте­гәсең – икесенең берсе, – ди Зөлфәт.

 

– Юлда барганда татарлар эзләүне дә максат итеп куй­ма­дыңмы? Ярдәм итми калмаслар иде, – дип сорашабыз.

 

– Дөресен әйткәндә, нинди милләттән булуыма басым ясамыйм. Үземне, иң беренче чиратта, Җир кешесе итеп күрәм. Урысмы син, татармы – мөһим түгел, – дип фикере белән бүлеште сәя­хәтче. – Минемчә, барыбыз да бертигез, барыбыз да Җир шарында яшибез. Үзем шикелле ке­шеләрне дә, татар милләтеннән булганнарны да эзләргә тырышмыйм. Миңа үзен­чәлекле, башкаларга охшамаган кешеләр белән танышу кызыграк.

 

Машинага утыргач, Зөлфәт төньяк башкалага тизрәк барып җитәргә уйлый. Чистайга ничек кайтасы турында әле уйламаган. “Миңа күпмедер вакыт Санкт-Пе­тер­бургта яшәп торырга мөмкин булачак, – ди ул. –  Аннан соң, бәлки, яңа­дан җәяүле сәяхәткә чыгып китәр­мен, картада яңа нокта табармын. Әлегә Санкт-Петер­бургка барып җитәргә кирәк, бу – төп максат”.+

  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

Чулпан ГАРИФУЛЛИНА
Ватаным Татарстан

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: