Саба дулкыннары

"Тормышта гафу итә алмастай хәлләр дә була"

Тормышта кайчак үзебез дә сизмәстән яки аңлы рә­вештә кемнедер рәнҗетәбез, ләкин бу кешенең йөрәгенә яра ясадым, гафу сорарга кирәк дип уйламыйбыз. Гәрчә гафу сорау мөселман кешесенең әдәбе булырга тиеш. Әлбәттә, үзең рәнҗеткән яисә үпкәләткән ке­ше янына килеп, сине кичерүен сорау бик авыр.

Ләкин Пәй­гамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бер хәдисендә: “Әгәр рәнҗеткән кешенең хакын түләмәсәң, гайбәт сөйләгән булсаң, кыямәткә кадәр гафу сорау тиешле”, – ди. Чөнки кыямәт көнендә синдәге изгелекләр синең тарафтан рәнҗетелгән кешегә күчәчәк, ә аның гөнаһлары синең өстеңә өелер. Гафу үтенү һәм аның шартлары турында “Казан нуры” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Зиннуров белән сөйләштек. 

– Рөстәм хәзрәт, кичерә белү – зур нигъмәт, диләр. Әлеге нигъмәт нәрсәдә чагыла? 
 
– Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хакында шундый бер риваять бар: көннәрдән бер көнне ул сәхабәләр белән утырганда кисәк сүзен бүлеп: “Борылып карагыз әле, хәзер артыгыздан җәннәт кешесе үтеп китәр”, – дигән. Сәхабәләр борылып караса, Мәдинәдә яшәүче берәү узып бара икән. Икенче көнне бу хәл тагын кабатланган. Өч көн шулай дәвам иткән, шул бер кеше узып барганда Пәйгамбәребез борылып карарга кушкан. Бер сәхабә бу хәлгә бик аптыраган. Ул: “Бу кешенең нинди изгелеге бар икән? Ул исән чакта ук Пәйгамбәребез аны җәннәт белән шатландыра, сөендерә”, – дип гаҗәпләнгән. Хикмәтне белү өчен, хәйлә табып, өч көнгә шул кешенең өенә кергән. Ул шул кешенең гаиләсе белән көн дә иртән торган, ашаган, эчкән, йоклаган. 
 
Өченче төнне хуҗага хәйләсен чишкән. “Расүлебез өч көн рәттән синең хакта җәннәт кешесе дип әйтте. Нинди изгелегең бар икән дип хәйлә табып, синең өеңә кердем. Моның өчен мине кичер, гафу ит. Бездән артык намаз укымыйсың, бездән артык изгелегең дә юк шикелле. Нинди гамәлең өчен Аллаһ сине исән чакта ук җәннәт белән сыйлый?” – дип сораган. Йорт хуҗасы уйлаган-уйлаган да: “Белмим. Син күргәнчә, намаз укыйм, нәфел уразалары тотам, калганы миңа мәгълүм түгел”, – дигән. Шуннан соң теге кеше саубуллашып чыгуга таба кузгалган. Шунда йорт хуҗасы аны туктатып, чакырып керт­кән: “Намаз уку, ураза тотудан тыш, тагын бер гадәтем бар. Һәр кичне йокларга ятар алдыннан, башны мендәргә куйганчы Аллаһы Тәгаләгә ялварам. “Бүген яки гомумән, мине рәнҗеткән, миңа карата хаксызлык кылган кеше булса, барысын да гафу итәм. Минем аркамда аларны җәһәннәм белән газаплама дип әйтәм, – дигән. Бу сүзне Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) җиткергәннәр. Ул тың­­лап торгач: “Бу кеше киң күңелле булып, кешеләрне гафу итә белгән өчен кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә аның гөнаһларын кичерер”, – дигән. Димәк, кешеләрне кичерә, гафу итә белү киң күңелле, юмарт булуны күрсәтә. Икенчедән, башкаларны гафу итү үзебезнең хаталар, кимчелекләр Аллаһы Тәгалә каршында кичерелүгә бер сәбәп булып тора. Без шуны белергә тиеш: нинди генә хаталарыбыз, гөнаһларыбыз булса да, Аллаһы Тәгалә кичерә. 
 
Сабый бала әти-әнисе каршына килеп, эшләгән начарлыгы өчен үкенеп, елый-елый гафу үтенсә, әти-әнисе кичерә, аңа янә уенчык, конфет алып бирә. Аллаһы Тәгалә дә шулай. Пәйгамбәребез бер хәдисендә: “Аллаһы Тәгалә адәм баласының кылган тәүбәсе белән сөенә, шатлана”, – ди. Моны дөрес аңларга кирәк: Аллаһы Тәгалә безнең тәүбәгә мохтаҗ түгел. Бала үз хатасын аңлап, дөрес юлга басканын күргәч, әти-әни ничек шатланса, Аллаһы Тәгалә дә бәндә үз гаебен танып, гафу үтенгәне өчен сөенә. Без сүзне Аллаһы Тәгалә нинди генә гөнаһларыбыз булса да, безне гафу итә дип башлаган идек. Ул безгә карата шул тикле шәфкатьле, мәрхәмәтле һәм без дә Аннан үрнәк алып, кешеләрне кичерә белергә тиеш. Аллаһы Тәгаләнең туксан тугыз исем-сыйфаты арасында гафу итүче һәм кичерүче дигән сыйфатлары да бар. 
 
Ни өчен безгә Аллаһы Тәгалә үзенең туксан тугыз исем-сыйфатын таныттырган? Беренчедән, Ул моны без шул исем-сыйфатлар белән Аңа ялварыр өчен эшләгән. Икенчедән, шул вакытта, әйтик, гафу итүче дигән исем-сыйфатны искә алганда, без: “Нишләп соң бу исем-сыйфат миндә дә юк икән?” дип уйларга тиеш. Әлбәттә, без Аллаһы Тәгалә шикелле була алмыйбыз, ул – камил Зат. Әмма аның исем-сыйфатларыннан үрнәк алыйк, кешеләрне гафу итә белик. Бер-беребезне кичерә белсәк, яшәештәге күпме проблемалар чишелер иде.
 
– Тормышта гафу итә алмастай хәлләр дә була. Андый очракта кешене кичерү өчен үзеңдә ничек көч табарга?
 
– Гафу итә алмаслык гөнаһ юк. Әйткәнемчә, Аллаһы Тәгалә нинди генә хаталарны гафу итми. Димәк, без дә башкаларны кичерә алабыз. Аның өчен иман байлыгы кирәк. Килешәм, кайвакыт кешене кичерү авыр. Ләкин ул затны кичереп, аңа кыен чакта ярдәм кулы сузу тагын да авыррак. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәдисендә: “Сине бер кеше ярдәмнән тыйса, син аңа ярдәм кыл. Ул синең белән дуслыкны өзсә, син дуслык булдыр. Бер кеше саранланып бер әйберне бирми тотса, син аңарда булмаган әйберне бир”, – дигән. Кешеләр белән элемтәне өзәргә ярамый.
 
– Гафу иткәнне гаепле кеше ише­тергә тиешме? Күңелдән кичерү дә дөресме?
 
– Күңелдән гафу итәргә дә ярый. Кеше үзен рәнҗеткән затның борчылып, кайгырып йөргәнен белсә, ул чакта аның янына барып: “Син хафаланма, авырсынма, мин сине кичердем. Ләкин башка андый хәл кылма, башкаларга андый зыян китермә”, – дип әйтү хәерле. Әмма сезне рәнҗеткән кеше белән ара ерак, әйтик, ул башка район, шәһәргә күчеп киткән, аны табып булмый икән, андый очракта күңелдән дә кичерергә була. Әңгәмә башында сөйләнелгән кыйссадагы кеше кебек, йоклар алдыннан “кем мине рәнҗеткән булса, шуны кичерәм”, дип әйтергә кирәк.
 
– Гафу итмәү гөнаһмы?
 
– Гөнаһ дип әйтә алмыйм, әмма кешене кичерү хәерле. Чөнки сиңа зыян салган затны гафу итмичә, күңелдә җыеп тору, үпкә, ачу саклап йөрү, кешенең үзен бетерә, сәламәтлеген какшата. Шуның турында уйлый-уйлый намазны да, Коръәнне дә тынычлап укый, тиешенчә дога кыла алмый. Аның башында һәрвакыт бу кешедән ничек үч алырга, ничек авырлык китерергә дигән уй йөри. Иң бәхетле кешеләр – башкаларны гафу итә белүчеләр дип юкка әйтми торганнардыр инде. Хаксызлык күргәндә дә, авырлык килгәндә дә, моны Аллаһы Тәгаләдән бер сынау итеп кабул итәргә кирәк. Аллаһы Тәгалә бит яраткан бәндәсен сыный. Иң зур сынаулар пәйгамбәрләргә туры килгән. Аларның тормышларында гафу итү үрнәкләре дә күп. 
 
– Шуларның берничәсен искә төшереп китегез әле. 
 
– Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) Мәдинәгә күчеп килгәч, башка диннән, милләттән булган кеше белән күрше булып яши. Бу зат Расүлебезгә явызлык эшләү өчен көн саен өендәге бөтен пычракны, әшәкелекне җыеп, себереп, Пәйгамбәребезнең ишек бусагасына сала торган була. Көннәрдән бер көнне Расүлебез чыгып барганда карый, чүп күрми һәм аптырап китә. Әлбәттә, моңарчы ул чүпне кем ташлавын яхшы белгән, дәшмәгән генә. Пәйгамбәребез мәчеткә кер­гәч, сәхабәләргә: “Күршем көн дә ишегалдындагы чүбен җыеп, минем бусагага китереп куя иде. Бүген атлап чыгып киттем, чүп юк. Күршемә нәрсә булды икән?” – ди. Сәхабәләр: “Йа Расүлуллаһ, ул авырып киткәндер”, – дигәч, Пәйгамбәребез утырып та тормыйча, күршесенең хәлен белергә китә. Ишек шакып, өенә керә, сәлам бирә. Теге кеше гаҗәпләнеп кала. “Мин көн саен бөтен чүбемне синең бусагаңа түгә идем. Авырып киткән көнемдә минем туганнарым, кабиләмдәге кешеләр хәл белмәде. Иң беренче син килдең”, – ди дә, елый-елый иман китерә, Ислам динен кабул итә. Ислам дине кылыч белән таралган, диләр. Юк, Ислам дине менә шундый күркәм, матур гадәтләр белән таралган. Мөселман шундый булырга тиеш. Бу безне авыр хәлләр, катлаулы вәзгыятьләрдән саклар иде. Безгә – мөселманнарга үз өстебездә эшләргә, тәрбия, әхлакны үстерергә, камиллеккә омтылырга кирәк. 
 
Хәзерге вакытта гаилә мәсьә­­ләсенә кагылышлы тагын бер мисал китерергә телим. Пәй­гамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) һәм Әбүбәкердән соң хәлифәлек иткән Хәзрәти Гомәр янына хатыны өстеннән шикаять кылырга бер кеше килгән. Ул: “Хатыным теленә хуҗа була алмый. Миңа тавыш күтәрә, кычкыра. Нигә шулай итә икән?” – дип килгән. Хәзрәти Гомәр яшәгән йорт янына килеп, тыңлап торса, хәлифәнең хатыны да иренең тетмәсен тетә икән. Бу ул заман өчен гадәттән тыш хәл була. Чөнки Хәзрәти Гомәрдән Мәккә мөшрикләре дә курыккан. Ул иң батыр кешеләрнең берсе булган, берәр ошамаган әйбер күрсә, хәзер башыңны өзәм дип кылычын чыгарган. Теге кеше: “Хәлифәнең хатыны да иренә тавыш күтәргәч, миңа монда басып та торасы юк”, – дип кайтыр юлга борылган. Хәзрәти Гомәр моның аяк тавышын ишетеп, ишекне ачкан. “Нинди йомыш белән килдең?” – дип аны туктаткан. Теге кеше башта кайтып китәргә теләгән, Хәзрәти Гомәр: “Бер килгәч, сора”, – дигәч: “Хәлифә, мин ничек әйтергә дә белмим. Мин хатыным миңа тавыш күтәрә дип аның өстеннән шикаять кылырга килгән идем. Сезнең хатын минекеннән дә катырак кычкыра. Сез моңа ничек түзәсез”, – дип сораган. Хәзрәти Гомәрнең шул чагында әйткән сүзе ирләр өчен бик зур үрнәк. Хәлифә: “Бу хатын минем балаларымны тугыз ай йөрәк астында йөрткән, аларны авырлыкка түзеп тапкан, күкрәк сөте ашатып үстергән. Керемне юа, өемне җыештыра, ашарыма пешерә, балаларымны карый, төнлә тән рәхәте бирә. Шундый изгелектән соң нишләп инде мин әз генә авырлыкка сабыр итмәмен”, – дигән. Хата ирдә дә, хатында да була. Ләкин ир кеше гаиләдә акыллырак, сабыр, хикмәтле булырга тиеш. 
 
– Пәйгамбәребез тормышыннан күршеләр турында бик матур хәл сөйләдегез. Хәзер күршеләрнең бер-берсе белән йөрешмәве, дошманлашып гомер кичерүе гадәти күренешкә әйләнеп бара. Кыямәт көнендә моның өчен җавап тотачакбызмы? 
 
– Бу сорауга җавап Пәйгамбә­ребез Мөхәммәднең (с.г.в.) бер хәдисеннән аңлашыла. Ул: “Бер кеше өстендә кырык күршенең хакы бар”, – дигән. Мәсәлән, бер подъездга якынча илле фатир туры килә, ди. Димәк, шунда яшәүче бер кеше шундагы кырык фатир өчен җаваплы дигән сүз. Кыямәт көнендә бездән: “Нишләп мин өйдә юкта, минем фатирга күз-колак булмадың?”, “Минем малай тәмәке тартканда, нишләп туктатмадың?”, “Нишләп миңа Аллаһы Тәгалә турында сөйләмәдең?” яки “Син тук булганда, мин ач яттым. Ни өчен минем хәлемне белмәдең?” дип сорарга мөмкиннәр. Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә: “Бәндәм, нишләп мин ач вакытта мине ашатмадың?” – дип әйтер. Кеше аптырап: “Йа Раббым, мин Сине ничек ашатыйм? Син бит безне ризыкландыручы”, – дип сорар. Шунда Аллаһы Тәгалә: “Минем фәлән бәндәм ач ятканда, син моны белә торып, нигә ризык бирмәдең?” – дияр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд тә хәдисендә: “Берегез тук карыннан, ә күршегез ач ятса, иманыгыз камил түгел”, – дигән. Күрше хакы бик зур. 
 
– Аллаһы Тәгаләдән һәм кешеләрдән гафу үтенүнең шартлары бармы? Кайсы вакытта гафу үтенү хәерле?
 
– Аллаһы Тәгаләдән гафу үтенгәндә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) өйрәткәнчә, чын тәүбә булсын өчен кеше гөнаһын, ягъни хатасын танырга тиеш. Мәсәлән, бер хатынга: “Сиңа бозык ясаганнар һәм аны чыгару өчен сиңа бозык ясарга кирәк”, – дип әйткәннәр дә, ул сихерчегә барган, ди. Шунда кешегә: “Сихерчегә барырга ярамый”, – дисәң, ул: “Минем ниятем явыз түгел иде, сихерне кире кайтарырга бардым”, – дия, үзен акларга тырыша. Кеше сихерче, багучыга нинди генә уй белән барса да, моның хата, гөнаһ икәнен аңларга тиеш. Кайберәүләр: “Аракыны рәхмәт йөзеннән бирдем”, – дияр. Әмма кешегә аракы алып бирү гөнаһ. 
 
Икенчедән, Аллаһы Тәгалә­дән гафу үтенү: “Йа Раббым, гөнаһ кылдым, гафу ит”, – дип әйтү шарт. Өченчедән, “Йа Раббым, башка бу гөнаһка кайтмам”, – дип Аллаһы Тәгаләгә сүз бирергә кирәк. Бу өч шарт үтәлсә, тәүбә кабул ителә. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтне җайлау өчен Пәйгамбәребез дүртенче шарт та куйган. Берәү икенче бер кешедән нәрсә дә булса хаксыз алып торса, алда санап үтелгән өч шарттан тыш, ул шушы әйберне хуҗасына кайтарырга тиеш. Әйбернең хуҗасын таба алмаганда, аның якынча бәясе кадәр итеп, әйбер хуҗасы исеменнән башка кешегә сәдака бирү зарур. 
 
– Хата җибәргән кешенең гафу ителү-ителмәве үлгәндә аның җаны чыгуга тәэсир итәме?
 
– Бигрәк тә берәр кешене каты итеп рәнҗетеп, моның өчен гафу үтенмичә калган булса, адәм баласы интегеп үләргә мөмкин. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәдисендә шундый хәл тасвирлана. Бер ир өйләнгәч, әнисенә караганда хатынын өстен күрә башлый һәм моңа әнисе бик рәнҗи. Бу ир үлем түшәгендә ятканда “Лә иллаһа иллала...” дип әйтергә теле әйләнмәгән, ул җан бирә алмыйча интегеп яткан. Әнисе: “Мин улымны гафу иттем, аңардан бәхил”, – дип әйткәннән соң гына ир, иман китереп күзләрен йома. Кайберәүләр: “Кешегә начарлык эшләгәнем юк, ләкин мин бик бәхетсез”, – дип мәчеткә килә. Андый кешеләргә: “Кыз бала белән йөреп, аны ташлаганың булдымы? Ул елап калдымы?” – дип сорыйм. “Әйе”, – диләр. Димәк, алар шуның ачысын татый. Шуңа да, кызларга да, егетләргә дә “берәрсе белән йөреп, ташлап калдырмагыз” дим. Бу – бик җитди гамәл. 
 
– Тәһәҗҗүд намазы вакытында теләк кенә телиләрме, әллә инде гафу да сорарга кирәкме?
 
– Рамазан аенда яки аның соңгы ун көнендә генә түгел, һәр төннең өченче өлешендә теләк теләргә, гафу сорарга мөмкин. Төннең өченче өлеше кайсы вакыт дигәндә, аны болай санап чыгаралар. Ястү намазыннан соң иртәнге намазга кадәр вакытны тигез өч өлешкә бүләләр һәм шуның өченче өлеше, ягъни кешенең иң тәмләп йоклаган чагы хәерле вакыт санала, тәһәҗҗүд намазы шул сәгатьтә укыла. Адәм баласы йокысыннан торып намазга баса, укый, сорый икән, Аллаһы Тәгалә аның гөнаһларын гафу итә. Аллаһы Тәгалә һәр төнне: “Миннән сораучы бармы? Сораганын бирермен. Гафу үтенүче бармы, гафу итәрмен. Тәүбә итүче бармы, тәүбәсен кабул кылырмын”, – ди. 
 
– Гафу үтенгәндә нинди дога укырга?
 
– Кеше “Сәидүл истихфар” дигән доганы укып га­фу үтенсә, Аллаһы Тәга­лә һич­шиксез киче­рәчәк. Әлеге дога гафу со­рау­ның иң күркәм догаларыннан санала. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: