Саба ТВ

“Тормышны бер казыктан башладык”

54 ел гомер азмы, күпме? Бер кеше өчен әллә ни күп түгелдер дә кебек ул. Ә менә бер гомерне икәү узарга вәгъдәләшкән, тормышның ачысын-төчесен уртак итүчеләр өчен бу затлы һәм кадерле сан. Зәй районы Имәнле­баш авылында яшәүче Әхмәтҗановлар гаиләсе дә тормыш сукмагыннан 54 ел бергә атлый икән инде. Мондый бәхет бар кешегә дә елмаймый бит. Гаилә ныклыгын ничек сак­лап калырга, дип без дә кызыксындык.

“Германиядә өч ел хәр­би хезмәттә идем, Миң­ниса мин әйләнеп кайтканны көтте дә кавыштык инде”, – дип сүзне кыска тотты Рә­шид абзый. Аз сүзле ире әйт­кәннәрне кет-кет итеп кө­леп торган хатыны Миң­ниса апа дәвам итә. Бер авыл­дан була алар, бер сый­ныфта укыйлар. Рәшид абый гел “биш”легә генә укыса, Миңниса апа кайбер фәннәрдән калыша. Ул вакытта бер дә сыйныфташына ярдәм итәргә ашыкмый әле Рәшид абый. Үсмер чак узгач кына бер-берләренә хисләре уяна.


 Икесенә дә 22 яшь тулгач, гаилә корып җибәрә­ләр. “Безгә зурлап “комсомол” туе ясадылар бит, гел кинодагы кебек булды ме­нә!” – дип елмаешалар әң­гәмә­дәшләрем. Миңниса апа әйткәннәрдән “комсомол туе” дигәннәре болайрак уза торган була. Ул вакытта Зәй районы бетеп торып, Чаллы исеме астында яши әле. Чаллыдан бер зур кеше килеп (комсомол кешесе дип хәтерләрендә калган), Әх­мәтҗановларга туй ясый. Клубка келәм җәяләр, яшь­ләрне җитәк­ләп клуб эченә алып ке­рәләр, сәхнә­нең иң түренә утырталар. Миңниса апа туй күчтәнәче итеп кунакларга алтмыш кулъяулыгы өләшә бу көнне. Ул әле дә дистә еллар элек әйтелгән тәбрикләү сүз­ләрен яхшы хәтерли.


“Тормышыбыз бер казык кагудан башланып китте. Казыктан капка җит­кер­дек, аннан агач өй салдык, аны дүртпочмаклыга әй­ләндердек, соңрак таш өй салдык”, – дип узган го­мер­ләрен сөйләп китте Рәшид Әхмәтҗанов. Кара син, сөй­ләшмичә генә торган иде бит, Миңниса апа ярдәме белән аның да теле ачылды! Хатын-кыз кирәк чакта шулай хәйләкәр дә була бе­лергә тиеш, димәк. Ир бе­лән озак гомер итүнең беренче середер инде бу, дип теркәп куябыз.


– Каенанам, мин килен булып төшкәч, өч ел торды да, үлде шул. Бик әйбәт ана иде ул. Мин сыер савып эштән кайткач та, ят-ят дип кенә тора иде, – дип иренең анасын мактап ала Миңниса апа. Сайлап алган ярыңның ата-анасына тирән хөрмәт белән карау, яхшы сүз белән искә алу – тату гомер кичерүнең тагын бер сере. “Аерылышырга дигән теләк түгел, уй да булмады”, – дип елмая Әхмәтҗановлар.


Рәшид абый кырык елга якын авылда механизатор булып хезмәт куя, Миңниса апа – алдынгы сыер савучы. Бүген алар – авылның хөр­мәтле кешеләре. Бер кыз, бер малай үстергәннәр. Алар хәзер үзләре дә эшле-ашлы, гаиләләре белән Зәй­дә яшиләр.


– Дәү әти, дәү әнидер инде сез хәзер? – дип кызыксынгач, Рәшид абый уйга кала. Хәтереннән генә онык­ларын барлавы икән.
– Оныкчыклар да өчәү бугай инде безнең! – ди ул бераздан.


Әле дә йорт-җир ти­рәсендә кайнаша алар. Мал-туарлары юк, аның каравы бакча эшеннән аерып булмый Әхмәтҗановларны. “Ярты бакча кабак үстердек, кая куярга да белмәссең!” – дип көлә Рәшид абый. Миң­ниса апа авылда бәйрәм-мәҗлес була калса, оста итеп чәкчәк пешерүче әле. “Җырларга дисәләр, җыр­лыйм, пешер дисәләр, пе­шерәм. Картаям дип утырсам, ничек яшәргә кирәк?!” – дип үзеннән-үзе гаҗәп­ләнеп куя Миңниса апа.


Бер-береңне аңлау, юл кую – алар кебек алтын картлыкка җитүнең төп сере шушы. Хушлашканда Миңниса апа пышылдап кына яшьләргә киңәшен дә бирде: “Тормыш иткәндә сабырлык кирәк, үскәнем. Ялкау булсаң, эшләмәсәң, гаилә корып булмый!”

 

 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 142, 03.10.2018/)

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: