Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Тормыш законнарын үзгәртеп булмый шул

Ничә еллар көтеп алган көннәр дә килеп җитте. Сөйгәнем Фатыйхтан телеграмма алдым: "10 декабрьдә юлга чыгам, киләм, көт, хәзерләнеп тор", - дигән. Ләкин мин ике көн көтсәм дә, ул килмәде. Өйләнмәгән егет - судагы балык дип, Каргалы авылына (Әлки районы) - эш урыныма киттем. Ә ул, вәгъдә иткәнчә, килгән булган.

- Мин син әйткәнчә, авылны кергәч алтынчы йорт каршына килеп бастым, - дип сөйләде ул соңыннан. - Узып баручы атлыдан: "Гөлсемнәр йорты кайсы?" - дип сорагач, ул: "Каршында басып торасың ич", - диде дә, ашыгып китеп барды. Капка да, ишек тә бикле түгел иде. Ишеккә килсәм, эчке яктан кечкенә генә куллар ишек бикләвенең бакасын (бездә келәне шулай әйтәләр) тотып тора, ачмый. "Мин апаңны гына күрергә килдем", - дигәч, ачып җибәрде. Ул 5-6 яшьләрдәге бала булып чыкты, куркудан ачмый торгандыр, күрәсең.

Әлеге сабый Украинаны азат иткәндә хәбәрсез югалган абыйның малае Фазылҗан иде. Үткән көнне колхозның бодае югалган, ә ул бала шуны эзләүче милиционерларны күргән булган да, тагын шулардыр дип уйлап, куркып ачмаган. Аның әнисе дә күптән вафат. Аны да, безне дә үзе 14 яшендә генә булса да, Бәрия апам карап үстерде.

Фатыйхым Фазылҗан белән гәпләшкән арада Бәрия апам кайткан, егетемне өйгә алып кереп ашаткан-эчерткән. Соңыннан энем Хәмәтгали белән алар мине Каргалыдан алып кайттылар. Без Әлкидә бер атна гына тордык та, Буа районы, Иске Тинчәле авылына китеп бардык. Анда ирем - мәктәп директоры, мин татар теле укытучысы булып, бер ел торгач, үзебезнең якларга, Чуваш Кичүенә кайтып, 30 ел эшләп, пенсиягә чыктык һәм Чаллыга балалар янына килеп урнаштык. Бәхетле булып матур гына яшәп ятканда, иптәшем мәңгелеккә китеп барды. Бергә яшәгән 66 ел сизелми дә үтеп китте. Нишлисең, тормыш законнарын меңләгән кеше үзгәртергә теләсә дә, үзгәртә алмаган шул. Бүгенге көндә балаларыма да шундый бәхетле тормыш, шатлыклы озын гомер теләп (миңа 15 июльдә 94 яшь тулды), алар янында бик рәхәт, уңайлы шартларда яшәп ятам.

Гөлсем ШӘЙДУЛЛИНА, Чаллы
Татарстан яшьләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев