Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Тонналап помидор үстерүче Рөстәм Харисов: "Бакчама күгәрчен тизәгеннән башка тирес керткәнем юк"

Кемдер җир ашы буларак сыер-сарык тизәген, кем атныкын өстен күрә. Берәүләр фәкать тавыкныкын җыя. Азнакайда яшәүче Рөстәм Харисов исә күгәрчен тизәген генә кертә бакчасына. Файдасы әйтеп бетермәслек ди. Бакчачы күп еллардан бирле помидор бизнесы белән шөгыльләнә. 18 сутый җирдә томат үстерә ул.


Рөстәм Харисов белеме буенча автомеханик, соңрак читтән торып юридик белем дә алган.


- Әти-әниләр крестьян булгач, җир эшенә тартылу үзеннән-үзе килде. 1998 елда Туймазыга барып, помидор теплицаларын күреп кайттым. Туймазы районы теплицалар мәйданы буенча Россиядә беренче урында тора. Голландия вәкилләре килеп анда семинарлар уздыра. Тырышлыкларына, булдыклылыгына исем-акылым китте. Шуларны күреп кайткач, мин дә теплица тоту хыялы белән яна башладым. Холкым кешегә буйсына торган түгел. Шуңа күрә үз хуҗалыгымны төзеп, үз-үземә эш булдырырга ниятләдем.


Башта 3 сутый җиргә теплица корып куя Рөстәм абый. Тора-бара теплицаны зурайтып, 14 сутыйга җиткерә. Дөрес, урын өчен кайбер җимеш агачларын да кисәргә туры килә. Беренче теплицаларны агач һәм пленкадан гына кора булачак эшмәкәр. Соңрак исә тимер, борыс, пленка кулланып яңартып чыга.


- Бакчачылык белән җитди итеп шөгыльләнәсем килде минем. Дачник-бакчачы буларак кына түгел, - ди Рөстәм әфәнде. Шуңа күрә курсларда укып та белем арттырдым.


Башлангыч бакчачының күгәрчен тизәге файдалануы да очраклылык. Дөресрәге, башка мөмкинлек булмаганнан, ничарадан бичара башланган эш.


- Йортлар тыгыз урнашкан бездә. Ике як күршенең ихатасы бер-беребезгә терәлеп тора. Йөк машинасы белән бакчага тирес кертеп булмый. Ә бит ашламыйча җир уңыш бирми, бер сутый җиргә бер "КамАЗ" тирес кирәк. Нишләргә? Бакчачылык турында әдәбиятлар белән электән кызыксына идем. Туфрак өчен иң беренче урында күгәрчен тизәге торуын да шуннан белдем. Ни булса, шул булыр дип, җыю эшенә керештем. Башта Азнакай эчендәге йорт, бина чормаларын карадык. Элек бит чистарту, күгәрченнәргә каршы көрәшү юк иде. 30-40 ел буена 30 сантиметр җыелган күгәрчен тизәген менеп күрдем бервакыт. Ул минем өчен зур табыш иде. Аны җыю бик рәхәт түгел. Чормада үрмәләп түгел, басып йөрерлек булса яхшы. Ике яктан тәрәзә булып, тизәк үтәли җил ярдәмендә кипкән булырга тиеш. Болытлырак көндә җыю кулайрак, чөнки кояшта тизәк кыза, исенә чыдап булмый. Җыеп кайткач та, теплицага җилләткеч астына куясы. Кайбер азнакайлылар: "Күгәрчен тизәге бик кыйммәтле икән, Рөстәм шуны сатып баеп ята икән", - дип тә сөйләде, - ди бакчачы.


Беренче елларда тизәкне 1000әр литрлы зур чаннарда әчетә Рөстәм абый. 1 литр әчеткегә 10 литр су кушып сибәләр. Су кушмыйча гына ярамый, юкса үсемлекне яндыра. Болай әчетү мәшәкатьлерәк, ди Рөстәм абый. Җитмәсә, күршеләр дә ис тарала дип күрә алмый башлыйлар үзен. Әчегән тизәк чыннан да бик зәһәр исле икән.


- Соңгы елларда әчетми башладык, - ди бакчачы. - Көздән капчыкларны җиргә кертәбез дә, шифер, таш, кирпеч ватыкларыннан аралап чыгабыз. Аннары "мотоблок" белән эшкәртеп, шул килеш җиргә кертәбез. Бер сутыйга чама белән 10 капчык китә. Җир туңганчы микроорганизмнар эшли башлый. Теплицаны җылыткач, тагын бер айкап алабыз.


Элегрәк күгәрчен тизәген үзе эзләп йөрсә, хәзер кайберәүләр: "Шундый-шундый бина сүтелә, җыярга исәбең бармы?" - дип тә килеп әйтәләр, ди. Шулай 50нче елларда төзелгән интернат-мәктәп чормасыннан ике "КамАЗ" тизәк җыйган эшмәкәр. Билгеле, бу бер ел өчен күп. Әмма хафаланырга кирәкми, коры тизәк әйбәт саклана. Дым эләксә исә, черемәгә әйләнә.


- Тизәкне полипропилен капчыкка тутырабыз. Беренче елларда, тәҗрибә булмаганда очлы ыргак белән эләктереп, чорма башыннан аска төшерә идек. Соңыннан төшендек: капчыклар нык икән, 4 каттан ыргытсаң да ярылмый, - ди һәвәскәр бакчачы.


Мул уңыш алуда күгәрчен тизәге беренче урында булса да, Рөстәм абый җирне сыйлау турында да онытырга ярамый, ди. Ул җирне мүлчәләүгә зур әһәмият бирә: торф, чүп үләннәре, йомычка салам, сипсәң, кызу көннәрдә дымны саклый. Ул үзе җиргә кереп череп бетә. Моннан тыш, кырдан салам яндырудан калган көлне җыеп кайтып та, туфракка кертә. Бер елны исә помидор сабагын ваклап та сипкән.


"Җирдән сыйфатлы, баллы, күп уңыш көтәбез, ә үзебез җиргә бирмибез. Көнбагыш кабыгы, карабодай кибәге, вакланган кәгазь, чүпрәк-чапрак та файдалы. Күпләр туфракның кап-кара, чиста булуын ярата. Без дә шулай тәрбияләнгән. Әмма җиргә компост керергә тиеш".


Рөстәм абыйның помидор куаклары май аенда уңыш бирә башлый. Шул рәвешле 6 ай томат җыя ул. Билгеле, ярты ел буе уңыш алу өчен ашламаларсыз да булмый. Помидор магний һәм калий ярата. Бакчачы аны тамчылап сугарганда да өсти.


Күп еллардан бирле помидор үстергәнгә, бакчачыны азнакайлылар "Помидор Рөстәм" дип йөртә. Ул үзе дә марканы төшерми, кеше яратсын өчен, тәмле сортлар, гибридлар чәчә һәм органик ашламаларга өстенлек бирә.


- "Күгәрчен тизәгендә помидор үстерәсең, алмыйм, ашамыйм", диючеләр дә бар. Андыйларга көчләп тага алмыйм. Әмма базарга, сатуга чыккан помидорның нәрсәдә үскәнен без белмибез дә бит, - ди бакчачы.


Рөстәм абый 14 сутый теплицасына гына канәгать булмыйча, өйләреннән 100 метр ераклыктагы чүплекне чистартып та бакча иткән.


- Инеш янында иде ул чүплек. Аны чистарта башлагач, мине: "Чүплексез калдыра эшмәкәр", дип тә, аннан да ямьсезрәк сүзләр белән сүктеләр. 20-30 "КаМАЗ" туфрак керттем шул җиргә. Йөк машиналары, бульдозерлар яллап чистарттым. Барыбер җирне миңа шәхси милек итеп түгел, арендага бирделәр. Шуның дүрт сутыена пленкалы теплица ясадым. Ике күрше белән сөйләшеп, траншея казыдык. Өйдәге суны шуннан сиптерәм, - ди ул.


Зур теплицага газ керткән Рөстәм абый. Көннәр салкынча булганда, газны җибәреп ала. Әмма кояш нурын берни дә алыштыра алмый дигән фикердә.


Ә менә инеш буендагысы җылытылмаган. Шуңа күрә быел сыналырга да туры килгән. 1 майда җиргә күчергән 850 төп помидор өшегән. Хәзер аның өчен икенче партия рассада әзерлиләр.


Рассада дигәннән, анысы өчен дә экономияле вариант уйлап тапкан бакчачы. Быел 10 гыйнварда орлык чәчкән. Бер данә Голландия орлыгы 9 сумга төшә, ди.


- Үсемлекләр үсеп, үзләре "пасынок"лар бирә башлый. Апрельдә шуларны өзеп алып, суда тамырландырдык та, аерым савытларга утырттык. Шулай итеп аерым рассада булды. "Пасынок"лардан помидор тагын да көчлерәк була. Сораган кешегә сатып та бирәбез. Элек бер төбе 15-18 сум иде, хәзер 20-25 сумга күтәрдек. Мондый помидорның тамыр системасы нык була, чирләми дә, тиз тернәкләнә. Ике-өч төптән бер чиләк помидор алырга була, - дип аңлата бакчачы.


Рөстәм абыйдан керем турында да сораштым. Әмма моңа ул үзе сорау белән: "Эшләп баеган кешене күргәнегез бармы?" - дип җавап кайтарды.


http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев