Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ток-шоуларда ("Пусть говорят") катнашкан өчен күпме түлиләр?

Гаять шау-шулы шоулар заманасында яшибез, җәмәгать. Моннан ике дистә еллар элек кенә бездән "нәрсә ул шоу" дип сорасалар, аптырап калыр идек. Хәзер авыл әбиләренә кадәр аның нәрсә икәнлеген яхшы белә. Чөнки зәңгәр экраннардан көне-төне шоулар шаулый. Алар көндәлек тормышыбызга шулкадәр үтеп керде ки, ансыз яшәү дә сансыз кебек тоела.

Менә көз башлану белән зәңгәр экраннардан тагын төрле гаугаларга корылган шоулар башланды. Кемнәрдер аерылыша, кемнәрдер хыянәт итә, кемнәрнеңдер читтә баласы туган, имеш... Ул шоулар бер яктан ачуларны китерә, шулай да сихерләнгәндәй зәңгәр экраннардан аерыла да алмыйбыз. Тапшыруларда ыгы-зыгы, кычкырыш-талаш, хәтта йодрык сугышына кадәр барып җитәләр. Ник кешеләр пычрак керләрен бар ил халкы каршында чыгарып селкергә оялмыйлар икән? Һәркемнең күңелендә шушы сорау туадыр. Үземә калса, болар коры тамакка гына кычкырмыйлардыр дигән шик электән үк бар иде. Кызыксынып интернет киңлекләренә чумдым.
Телеканалларның тамашачы өчен көрәшүе сер түгел. Ә тамашачыга ни кирәк? Сенсация кирәк, йөрәккә тиярдәй язмышлар кирәк. Шуңа да һәр ток-шоуның командасы кискен проблемалар табарга, студиягә кызыклы геройлар җәлеп итәргә тырыша. Рейтинг артыннан куган каналлар акча кызганмый. Шоуда төшкән өчен акчаны алып баручыга гына түгел, ә экранга чыккан һәркемгә дә диярлек түлиләр. Әйе, гади русиялеләрнең дә, эстрада йолдызларының да телләрен акча галиҗәнапләре ача. Һәм аларның һәркайсының үз статусына ярашлы фәлән кадәр түләнә.
Кемгә күпме түлиләр?
Темаларны ничек табуларына килгәндә, аларны күктән түгел, социаль челтәрләрдән алалар. Ә аларны секунд саен күзәтеп баралар. Төшерү бригадалары сюжетлар язу өчен ил төбәкләре буенча еш йөри. Күршеңдә нинди хәлләр "кайнавын" берничә меңгә "сату"ны язык эш түгел дип санаучылар очрап тора.
Шоу геройларының кайберләре генә Мәскәүгә бушлай килергә ризалаша. Шулай булса да аларның Мәскәүгә килү-кайту өчен юллары, кунакханәдә яшәү, тукланулары өчен түлиләр. Болары - гадәттә тапшыру аша үз проблемаларын хәл итәргә тырышучылар. Мәсәлән, алар янгын вакытында тораксыз калучылар яисә ниндидер данлыклы йолдыз белән туган булуын исбатларга теләүче, я булмаса анорексиядән интеккән кызлар.
Антигеройның беркайчан да эфир аша мәсхәрәгә каласы килми. Әйтик, баласын танырга теләмәгән ир. Ул ир катнашмаса, программа сүрән булачак! Ә менә 50-70 мең сум "төртсәң", проблема хәл ителә. Әйткәндәй, бу акчалар Мәскәү өчен күлдәге тамчы кебек кенә булса, төбәкләрдә яшәүчеләр өчен шактый зур сумма. Кешеләрнең комсызсызлыгы - менә нәрсә тәэмин итә гауганың кирәкле градусын.
Иң популяр булган кайнар көнкүреш проблемаларына багышланган "Пусть говорят" шоуында катнашучыларга 15 меңнән 50 мең сумга кадәр гонорар түләнә. Кемгә күпме һәм ничек түләүне сатулашу хәл итә.
Күптән түгел элеккеге балет биючесе Анастасия Волочкова "Пусть говорят" ток-шоуында үзенең водителен акча урлауда гаепләп такылдап утырды. Водитель башта шоуда катнашырга теләми, шулай да аны 50 мең сумга тапшыруга килергә күндерәләр. Ә менә фатирын яшь хатыны исеменә яздырып улын мирассыз калдырган ветеранга 70 мең сум түлиләр. Хәрби-һава көчләре көнендә туры эфирда НТВ журналистына йодрыгы белән суккан Александр Орлов соңыннан социаль челтәрләрдә миңа 100 мең сум күләмендә тәкъдим иттеләр дип мактанды. Бер егетнең үзен көчләве турында 5серия, ягъни 5 тапшыру дәвамында сагыз урынына чәйнәгән 17 яшьлек Диана Шурыгинага 200 мең сум күләмендә гонорар түләнгән. Әле ул кызыкайны башка популяр шоуларга да чакыралар.
Аңлашылуынча, шоу-бизнес йолдызларының бәяләре берничә тапкырга югарырак. Мәсәлән, җырчы Данко үзенең гаилә мөнәсәбәтләре турындагы серләрен ачканы өчен 150 мең сум алган. Бер караганда эт белән песи сыман талашкан, икенче караганда искиткеч мәхәббәтле булган Никита Джигурда һәм Марина Анисинага бер программада катнашканнары өчен 500 мең сумга кадәр түлиләр икән. Бу турыда актер үзе социаль челтәрләрдә бүлеште. Джигурда бервакыт хәтта 600 мең сум таләп итә. Аннан соң ул эфирда ялкынлы спектакль уйнап, ул акчаларның тулысынча хакын чыгара. Голливуд йолдызы Линдси Лоханга да шулкадәр үк гонорар түләнгән. Бер артистның әтисе улын бала чагында ташлап китүе һәм бер тиен дә алимент түләми яшәве турында сөйләгәне өчен 200 мең сум сораган. Мисалларны тагын дәвам итәргә булыр иде...
Экспертлар, ягъни психологлар, диетологлар, юристлар һәм студиядәге проблемага аңлатма бирүче башка кешеләр еш кына ток-шоуларда катнашырга бушлай ризалашалар. Аларга пиар, ягъни телевидениедә тагын күренү кирәк. Әмма алар арасында да студиягә килергә теләмәүчеләр булгалый. Ризалашырга теләмәгән, әмма кызыклы булып саналганнарга 30 - 50 мең сум түлиләр.
Тамашачылар залында утыручылар да бушка кул чапмыйлар. Аларга 300-дән алып 800 сумга кадәр гонорар түләнә. Аның каравы алар студиядә нинди хәлләр кайнавын, яңа хәбәрләрне алдан белеп торалар. Мәсәлән, бөтен кеше "Пусть говорят" тапшыруын кем алып барыр икән дип баш ватканда, студия тамашачылары Дмитрий Борисов алып барачагын алдан белеп торган.
Алып баручы. "Балаган короле"нә күпме түлиләр соң? Билгеле алып баручы Андрей Малаховның күптән түгел "Коммерсантъ" гәзитенә биргән интервьюсында "Беренче канал"да "Пусть говорят" шоуын алып барганда еллык кеременең 1 миллион доллар (ягъни аена 4,75 милион сум) тәшкил итүен белдерде. Хәзер ул "Россия" каналында шуңа охшаш ток-шоу алып бара. Андагы хезмәт хакым да элеккесеннән ким түгел дип белдерде Малахов. Әгәр дә "Дом-2" реалити-шоуын алып барган Ольга Бузованың елына уртача 50 миллион сум акча алуын исәпкә алганда, Малаховның хезмәт хакы бу суммада гына туктавына ышанасы килми.
"Дом-2". Телевидениедә 13 ел буена баручы бу реалити-шоуда төшүче егет һәм кызларга тамашачылар каршында яулаган уңышы, шулай ук әрсезлеге һәм оятсызлыгына карап түләнә. Бөтен җирдәге сыман продюсерлар биредә дә экономияләү мөмкинлеген кулдан ычкындырмаска тырыша. Шуңа күрә артык таләпчән булмаган катнашучы аена нибары 30 мең сум алса, аның йолдыз коллегасына 200 мең сумга кадәр түләнә. Гонорар 1-3 айлык сынау вакыты үткәч кенә түләнә башлый. Реалити-шоуда катнашучыларны проект исәбенә тәэмин итәләр. Аларның туклану, яшәү, таксида йөрү, телефонннары һәм дәвалану өчен, хәтта пластик операция ясатулары өчен дә түләнә.
"Секрет на миллион". Бу шоуда йолдызлар үзләренең тормышына багышланган сорауларга җавап биреп, акча отарга тырыша. Кунакларның күбесе 250 мең сумда туктый. Әмма биредә отылган акчалар йолдыз кесәсенә керми, ә мәрхәмәтлелеккә тапшырыла.
"Кризис менеджеры". Бу реалити-шоуда авыр финанс хәлендә калган гаиләләр катнаша. Шоуны алып баручы, файдалы киңәшләр биреп, авыр хәлдән чыгу юлларын күрсәтә. Берничә көн төшкән өчен гаиләгә 30 мең сум күләмендә гонорар түләнә.
"Про любовь" тапшыруында гаилә парлары студиядә проблемалары белән бүлешкәннәре өчен 10 мең сум гонорар алалар.
"Холостяк". Бу шоуда данлыклы ир-егетләргә кәләш эзлиләр. Катнашучы кызларга акча түләнми, аларга күренекле артистлар Тимур Бәдретдинов яисә Алексей Воробьев кебек шәп егетләрнең йөрәген яулау мөмкинлеге дә җитә. Мәсәлән, икенче сезонны төшерер алдыннан бер урынга меңнән артык кыз дәгъва иткән. Ягъни 25 вакансиягә 25 мең кыз туры килгән.
Сәяси тапшырулар. Аларның да шоуга корылуы яхшы аңлашыла. Телевидение җитәкчеләре мондый программаларда Русияне сүккән либераллар катнашуын торган саен ешрак таләп итәләр икән. Тик ул либераллар Русияне шундый итеп сүгәргә тиеш, соңыннан беркемдә бернинди проблема тумаслык итеп. Андыйларны табуы җиңел түгел икән, шуңа күрә тук йөзле кешеләр бер каналдан икенчесенә "сикерә". Әйтик, Майкл Бом. Ул АКШтан Русиягә күчкән элеккеге страховка агенты. Аны ток-шоуларда "бәйсез журналист" дип таныштыралар, гәрчә беркайчан бу эшне башкармаса да. Ул бер сәгатьлек ток-шоуда, Русия дошманы булып кыланып, тел болгап, 15-30 мең сум гонорар ала. Җитмәсә, Майкл каналдан-каналга күчеп тик йөри...
Кунакны программага сайлауның төп критерие - аның тамак киереп кычкырып бәхәсләшә белүе. Базар-вокзал килеп чыкса, программа уңышлы булды дигән сүз.
Украина темасы буенча бер үк кешеләр чыгыш ясый. Чөнки темасы четерекле. Мәсәлән, гонорарга эшләүче Русия дошманы Вячеслав Ковтунны (ул 2014 елда Русиягә "вакытлыча эшсез" статусында килә) сәяси ток-шоуларда "Украина сәясәтчесе" дип таныштыралар. Ул чынлап та Украинаның бүгенге сәясәтен яклаган сыман, әмма тапшыру тәмамлана һәм кассир килеп конвертлар таратып чыга. Чиратка гонорарга эшләүче Бом, Ковтун сыман "дошманнар" тезелә...
"Россия" каналында "Беренче"гә караганда гонорарны яхшырак түлиләр диләр. Бер эфирда катнашкан өчен йөзәр мең сум гонорар алучылар да бар. Мәсәлән, Сергей Доренко. Ул теләсә нинди теманы менә дигән итеп ерып чыга. Бервакыт аны украиннар темасы буенча дошманнарны тиргәргә чакыралар. Тапшыруда бер либерал ханыбыз да катнаша. Доренко эфирда аңа шулкадәр ябырылып мәсхәрәле сүзләр әйтә, ханым хәтта телсез кала. Реклама тәнәфесе башлану белән ул бу ханым янына килеп: "Ачуланма, эшебез шундый, аңларга тырыш",-дип кулын үбә.
...Һәркөнне ашыгып эштән кайтабыз. Өйдә, кичке эшләрне ашык-пошык тәмамлап, дистәләрчә шоулар барган телевизор каршына килеп утырабыз. Шоу геройларына кушылып елыйбыз, көләбез, кайгырабыз. Тапшыру тәмамлангач, андагы язмышларны күңелдән тагын бер кат кичереп, хәсрәтләнәбез. Үзебезнең проблемалар онытылып тора. Тормыш шулай кем өчен ничек дәвам итә...

Резидә ӘХИЯРОВА
Өмет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев