Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“ТНВда Хәния Фәрхинең җырларын куйсалар, өзеп, икенче каналга күчерүче дә булмас иде”

Башка җирдә ничектер, безнең бакчаларда күп булды быел чия. Җыйганы җыелды, җыеп бетермәгәне агачта калды. Быел шул чияләргә кошлар да тимәде. Әле дә – салкыннар башлангач та, алар шул килеш тора. Шул чияләрне күргән саен Хәния искә төшә.

«Кыш көнендә пешкән чия» дип җырлый иде ул. Үзе дә эстрада бакчасында кызарып пешкән чия кебек иде шул Хәния. Ә бакчада чияләр иң матур урынны алып тора. Билгеле, ул бакчада Әлфия апа, Илһам абый кебек алсу алмалы биек алмагачлар да бар.
 

Шул алмагачлар янында – Хәния чияләре. Никадәр генә пычратырга тырышсалар да, ул – бакча түрендә! Аның урынын беркем ала алмас. Һәрбер җыры күңелдә Хәниянең, беркайчан онытылмаслык, татар халкы белән бергә яшәячәк җырлар!

Һәр җырчыга үз карашы булган кечкенә улым бар минем. Телевизордан Хәниянең берәр җырын куйсалар, аңардан да бәхетле кеше булмый. Ул сабый да сагына аны, без дә сагынабыз.

Хәниянең җырларын югалтмыйча, әллә нигә бер булса да күрсәтеп торучы ТМТВ, «Мәйдан» каналларына рәхмәт. ТНВ каналының «Манзара» тапшыруындагы музыкаль тәнәфестә Әлфия апаның, Хәниянең, Бәширә Насыйроваларның җырларын куйсалар, ТНВны өзеп, икенче каналга күчерүче дә булмас иде.

Рәис ВАҺАПОВ, 
Апас районы

Безнең гәҗит

Фото: https://vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев