Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

ТНВ татар балаларын үз хисабына укытып, эшкә алачак

ТНВ татар телен яхшы белгән мәктәп укучыларына югары белем бирү өчен 1,5 млн сум акча бүлеп бирергә әзер. «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе 11 нче сыйныф укучылары арасында грантка конкурс игълан итә. Аны откан укучылар КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә милли журналист һөнәрен бушлай үзләштерәчәк. Бу хакта матбугат конференциясендә телерадиокомпанинең генераль...

2018/2019 нчы уку елында КФУның журналистика бүлегендә бер генә дә бюджет урыны каралмаган. Бу очракта милли журналистларны әзерләү проблемасы килеп баса, дип белдерде Илшат Әминов. «Мин КФУның социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтында укытам. Анда минем исемне йөрткән лаборатория бар. Беренче курс студентлары белән шөгыльләнәм. Кызганычка каршы, төркемнең күп өлеше университетта түләп укый», - диде телерадиокомпания генераль директоры.

Килзсе уку елында ңурналист һөнәрен үзләштерү 135 мең сумга төшәчәк. Бу Казан университетының журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә бер курс белем алу бәясе. ТНВ булачак татар журналистларын үз хисабына укытырга һәм киләчәктә яшь белгечләрне эш белән тәэмин итәргә әзер.

ТНВ Казан университетының профиль факультетында белем алу өчен максатчан грант оту буенча конкурс игълан итә. Грантка татар мәктәпләрендә укыган, татар телен камил белгән, иҗади, телевизион журналист һөнәрен үзләштерергә теләүче 11 нче сыйныф укучылары дәгъва кыла ала.

Реклама

Грант оту өчен конкурсның төп шартлары: иҗади бәйгене уңышлы узу, рус теле һәм әдәбияты буенча БДИ тапшыру.

Иҗади конкурс өч этапта оештырыла. Беренче һәм икенче тур читтән торып уздыла. Нигезләмәдә күрсәтелгәнчә, 19 апрельгә кадәр «Якын дустым» темасына эссе язарга кирәк. Икенче турда катнашучылар үзләрен кадрда тәкъдим итәргә тиеш. Өченче тур 11 нче майда телерадиокомпаниядә узачак. Бәйге шартлары буенча, катнашучылар билгеләнгән шәхесләрдән интервью алачак.

ТНВның максатчан гранты буенча югары белем алачак өч мәктәп укучысының исеме майда билгеле булыр дип көтелә. Әлеге студентлар дүрт ел буена КФУда укыганнан соң, берничә ел «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясендә эшләргә тиеш булачаклар.

Автор:
http://magarif-uku.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев