Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Төнлә эт улады": Билгесез җәнлек йорт куяннарының аякларын, башын өзеп чыккан

Өске читлекләрдәге куяннар исән калган.

Башкортстандагы Баймакта яшәүчеләр җирле хуҗалыкта булган вакыйгадан куркып калган. Биредә узган төндә билгесез җәнлек берничә йорт куянын үтереп чыгып киткән. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итте.

Социаль челтәрләрдәге фотолар авторы аскы читлекләр генә ачык булуын әйткән. Өске читлекләрдәге куяннарга билгесез җәнлек тия алмаган.

http://www.bashinform.ru/upload/iblock/f51/jZE30lsExsY.jpg

"Төнлә эт улады. Тик без чыгып карамадык. Кем белгән, ни булганын? Йорт куяннарын урталай бөгәрләп куйганнар. Берсенең аякларын һәм башын өзгәннәр. Берсен ашаган кебек, икенчесе белән уйнаган гына", - дип язган фотолар авторы.

Челтәр кулланучылар видеокүзәтү куярга киңәш иткән. "Куяннарның мәетләрен читлек янына куеп, видеокүзәтү куегыз. Әгәр ерткыч булса, ул табышы артыннан кире киләчәк. Кеше булса, килүе шикле", - дип язган бер кеше.

 

Фото: социаль челтәрләр, bashinform.ru

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/hewef_heter/t-nl-et-ulady-bilgesez-nlek-yort-kuyannaryny-ayaklaryn-bashyn-zep-chykkan-/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев