Саба ТВ

Саба районы

Радио һәм телевидение яңалыклары

Тәнгә бизәк төшерү гөнаһмы?

Кемнең матуррак, яшьрәк күренәсе килми икән? Юктыр андый кеше. Дөрес, яшь чагын оныткан кайбер әбиләребезнең, хәзер хатын-кызлар артык нык бизәнә, сөрмә тартсаң, кершән яксаң җитә бит инде, дип сукранганын ишетергә туры килә. Ә кай­берләре үзләре дә кимен куймый: чәч буяп, парик киеп йөри. Кына белән тәнен бизәүчеләр арасында өлкәннәр дә очрый.

Ислам дине күзлегеннән ир-егетләрнең алтын балдак, алтын муенса киюләре ничек бәяләнә? Яшьләр арасында тәнгә бизәк, татуировка төшерү киң таралды. Кызларның борынга алка киеп йөрүе, тырнакларына әллә нинди сурәтләр төшерүен ничек аң­лар­га? Әлеге сораулар бе­лән башкалабыздагы Әмәт бис­тә­се имам-хатыйбы, ТР Диния нәза­рә­тенең Голәмәләр шурасы әгъ­засы Равил хәзрәт Бикбаевка мө­рәҗәгать иттек.
 
– Сөйгән ярына, хәләленә матур булып күренәсе килә икән, хатын-кыз өчен бизәнү – табигый хәл. Инде башкалардан калыш­мас­ка яки, киресенчә, аерылып торырга теләп бизәнә икән, чик-чама югалырга мөмкин. Әйтик, намаз укучы кеше тырнагын буяса, тәһарәткә зыян китерә. Гадәти лаклар белән буяп намаз укырга ярамый. Шулай да намаз укымый торган көннәрендә, иренә матур булып күренү өчен, хатын-кыз тырнакларын буйый ала. Инде намаз укый торган көннәре җит­сә, тырнакларын лактан арындырырга, чистартырга тиеш. Тәһа­рәтнең өч шарты бар. Шуларның берсе – юыла торган әгъзалар арасында су үткәрми торган буяу, камыр, җилем кебек нәрсәләр булмаска тиеш. Андый очракта тәһарәт дөрес булмый.
 
Хатын-кызлар гына түгел, кайбер ир-атлар да чәчен буйый (мыегын каралтучылар да бар). Кына яки чәч буяулары белән буяла икән, моның тәһарәткә, госелгә зыяны юк. Алар су үткәрмәүче әйбер булып саналмый, фәкать чәчнең төсен генә үзгәртә. Дөрес, чәч буяганда, ир-атка кап-кара төсне кулланмаска киңәш ителә.
 
Инде тәнгә бизәк төшерүгә кил­гәндә, кынаны файдаланырга ярый. Тик ул бизәкләр чит ир­ләргә күренә торган төштә, әйтик, муенда, беләзектә булмаска тиеш. Һәрхәлдә хатын-кыз аны башкаларга күрсәтеп йөрмәсә, бу хәл рөхсәт ителә. Бүтәннәрнең игътибарын җәлеп итү, күзен төшерү нәрсәгә кирәк? Инде үз хәләл җефетең өчен булса, кайсы төшкә дә  ярый. Билгеле, кына белән ясалырга, юып бетерә торган булырга тиеш. Энә белән кадап ясый торган бизәкләр, татуировкалар һич тә ярамый.
 
Безгә парик киюгә кагылышлы сораулар белән дә еш мөрәҗәгать итәләр. Сер түгел, парик киюче хатын-кызлар гына түгел, ир-егетләр дә бар. Безнең Әбү-Хәнифә мәзһәбе буенча чын чәчтән, кеше чәченнән ясалмаса, парик кию рөхсәт ителә дип беләм. Инде кеше чәченнән ясалган һәм чәчне озын итеп күрсәтә икән, ярамый дип әйтәләр. Ясалма чәчтән ясалган париклар да бар бит.
 
Алка элек-электән хатын-кызларыбыз яратып кия торган бизәнү әйберсе санала. Чыннан да, хәзер кайбер туташларның борынга алка, боҗра кидереп куйганнары да очрый. Борынга алка кидерү мәсьәләсе җирле горефкә бәйле. Мондый күренеш бездә булмаган, таралмаган. Борынга, кендеккә алка кую бездә матурлык билгесе булып саналмый. Һиндстанны алсак, мондый хәл – анда матурлык билгесе. Анда кендеккә дә, борынга да куялар. Бездә бу гамәл рөхсәт ителми. Кешенең тәнен тишәргә ярамый. Бездә колак яфрагына гына алка тагарга мөмкин.
 
Инде безнең җирлектә ир-атлар арасында киң таралган алтын балдак, алтын муенса кию турында аерым әйтәсем килә. Мөхәммәд пәйгамбәребез, алтын балдак кию хатын кызларга хәләл, ир-атларга ярамый, дип әйткән. Шуңа күрә ир кешеләргә алтын балдак, алтын муенса кию ярамый. Алтын хатын-кыз өчен зиннәтләү чарасы санала. Пәй­гам­бәребез ир-атларга алтын киюне тыйган. Хәдисләрдә: “Рә­сүлал­лаһ үлгәнчегә кадәр тик көмеш йөзек кенә киде”, – дип әйтелә. Пәйгамбәребезнең йө­зекне уң кулына да, сул кулына да кигәне билгеле.
 
Сөннәт буенча йөзекне атсыз яки чәнчә бармакка кию кирәк диләр. Язулы йөзекне бәдрәфкә кергәндә сул кулдан уң кулга күчерү мөстәхәб, хуплана торган эштер. Бәйрәм вакытында йөзек кию яхшы күрелә. Мактану ниятеннән кисәң, билгеле, хәрам.
 
Борынгы китапларда бу уңай­дан болай бәян ителә. “Ногман бине Бәшир Рәсүлаллаһ янына килә. Кулында алтын йөзек була. Рәсүлаллаһ аңардан: “Җәннәт­кә кермәс борын, ник җәннәт би­зәген кидең?” – дип сорый. Шуннан соң Ногман тимер йөзек кия башлый. Пәйгамбәребез бу хәлне күргәч: “Ник җәһәннәм киемен киясең?” – дип сорау бирә. Моннан соң ул җиз йөзек кия башлый. Аллаһ илчесе моны күргән­нән соң: “Йөзек кияргә теләсәң, кө­мешне ки, авырлыгы бер мыскалдан артмасын”, – дип киңәш итә.
 
Хәдис китапларында ир-атларга ялгыз көмеш йөзекнең – хәләл, алтын, тимер, сары җиздән ясалган йөзекләрнең хәрам булуы әйтелгән, – дип сөйләде безгә хәзрәт.
 
 
 

Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан

 

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев