Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Әтнәдән соң хисләремне җыя алмыйм”

Әтнә үзәк китапханәсендә өченчекөн районыбызның китап укучылары белән очрашып кайтканнан соңгы халәте бу язучы Гөлсинә Галимуллинаның. "Куанычтан шул дәрәҗәдә күңел касәм тулып кайтты Әтнәдән, әле дә шундагы хисләр белән тәэсирләнеп йөрим.

Китапханәчеләр шул дәрәҗәдә әзерләнгәннәр, махсус төзелгән сценарий нигезендә барды кичә. Күәм китапханәчесе Луиза Вафина әсәремнән өзек укыды. Укучылар бик актив. Әтнә минем иҗатымны беренчеләрдән булып укый башлаган район. Бу районга карата хөрмәтем бик зур, укучыларымны да бик яратам аралашып торам. Олы рәхмәтем- Сезгә,әтнәлеләр! Зал тутырып килгәнегез, җылы фикерләрегез, якты карашыгыз, мине үз иткәнегез өчен. Кеше китап укымый хәзер, диләр, ә Әтнәләр моның алай түгеллеген тагын бер кат расладылар.."- ди 35 елдан артык журналист булып матбугатта эшләгән, 10 китап язган Гөлсинә ханым.

"Пенсиягә чыктым да, бер көн дә эшләмәдем киттем. Шуннан соң китап яза башладым. Унынчы китабым әзерләнеп ята, "Тау җылысы" дип атала", - дип өстәп куя.

Гөлсинә апа белән аралашып торабыз, аның сөйкемлелеге, гел яшь килеш саклануы сокландыра. Серен дә сорап карыйм, елмая. "Серен белмим шул", дип уңайсызланып куя. Ә мин беләм шикелле. Тормышка мәхәббәт, кешеләрне ярату, диндә булып, биш вакыт намаз укудадыр аның сере. Өлгерлектәдер. "Әтнәдә дә халык матур, мин алар белән бик теләп фотога төштем", - ди ун китап авторы. Социаль челтәрдәге битенә дә элгән ул аларны.Һәркайсына үз фикерен язган.

Үз районың турында, аның кешеләре турында яхшы сүз ишетүдән дә рәхәте бар микән. Шулай яши алсак иде.

http://www.atnya-rt.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев