Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

ТӘМЛЕ, МАТУР КЕКС ЯСАУ ЫСУЛЫ [РЕЦЕПТ]

Нинди матур десерт икән бу дисезме? Баш ватмагыз, гади кекс бу. Бизәлеше – искиткеч. Әниең эштән кайтуга, кунаклар килешкә, яраткан абыеңны сөендерергә бер дигән татлы ризык булыр. Шуңа да үзеңә саклап куерга онытма!

КИРӘКЛЕ ИНГРЕДИЕНТЛАР:
– 5 йомырка
– 2 ст шикәр комы
– 200 гр йомшак атланмай
– ванилин
– күперткеч
– 2-2,5 ст он
– 3 аш к. сөт
– 2 аш к. какао
– кунжут мае

ӘЗЕРЛӘҮ ПРОЦЕССЫ:
Шикәр комы, атланмай, йомыркаларны 3-5 минут дәвамында болгатабыз. Крем кебек катнашма килеп чыгарга тиеш. Аннары он, ванилин һәм күперткеч өстибез. Килеп чыккан камырны ике өлешкә бүләбез. Берсенә сөт һәм какао өстибез, икенчесенә тимибез. Моннан ары нишлисе икәне видеода күрсәтелгән.175 градуска кадәр кызган духовкада әзер булганчы пешерәсе.

ЧӘЙЛӘРЕГЕЗ ТӘМЛЕ БУЛСЫН!

Фото: http://yalkyn.com/achysh/28146

Чыганак: http://yalkyn.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев