Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Түләүләрне ай саен кабул итәләр, ә чүп өемнәре тау кадәр"

Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе Игорь Артемьев белән очрашуында Владимир Путин төбәкләрдәге хаклар үсүенә аеруча игътибар итәргә боерды. “Сүземне Русия гражданнарының төбәкләрдә булган нигезсез хаклар арту мәсьәләсенә игътибар итүеннән башлар идем. Сез моны туры линия вакытында да күрдегез. Сүзне иң элек шуннан башлыйк”, - диде Владимир Путин.

Мәсәлән,  20 июньдә президент белән үткән туры линия барышында авыл җирендә яшәүче бер кеше,  Омскидан шалтыратып, 4 ай эчендә чүп чыгару өчен түләү 133тән 266га кадәр артты дип зарланган. Җитмәсә, түләүләрне ай саен кабул итәләр, ә чүп өемнәре тау кадәр үскән, ди. Артемьев бу хәлдән хәбәрдар булуын әйтте. Аның сүзләре буенча, Омскида җирле властьлар тарифларны төшерә. “Бик күп күләмдә төрле дәрәҗәдә   җитештерелгән кәгазьләр һәм сүзләр кабул ителгән карарлар асылы белән тәңгәл килсен иде – бу очракта кешеләр әлеге карарларның  чынбарлык тормышта да гамәлдә булуларын күрер иде”, - диде президент.
 
Автор : Шакирҗанова Әлфия
Чыганак: РИА Новости.
Фото: http://bytrf.ru
 
 
 

---
Өмет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев