Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Төлкеләрне бетермәсәләр, киләчәктә кош-корт та асрый алмассың”

Соңгы елларда авылларга төлкеләр һөҗүм итә башлады. Төрле районнардан "Шуның кадәр казымны буып ташлаган", "Фәлән кадәр тавыгымны, үрдәгемне юк итте", - дигән зарлар килеп ирешә тора. "Эт урынына - төлкеләр хәзер" Туган авылымны да (Балык Бистәсе, Яңа Арыш) читләтеп үтмәде хәйләкәр җан ияләре. Шушы арада гына үзебезнең дә берничә тавыкның...

Соңгы елларда авылларга төлкеләр һөҗүм итә башлады. Төрле районнардан "Шуның кадәр казымны буып ташлаган", "Фәлән кадәр тавыгымны, үрдәгемне юк итте", - дигән зарлар килеп ирешә тора.

"Эт урынына - төлкеләр хәзер"

Туган авылымны да (Балык Бистәсе, Яңа Арыш) читләтеп үтмәде хәйләкәр җан ияләре. Шушы арада гына үзебезнең дә берничә тавыкның башына җиттеләр. Зыян күрүчеләрнең саны шактый. Авылның иң кырыенда яшәүче Кәримовлар гаиләсенең дә күз каршында диярлек бер казын ботарларга өлгергәннәр. Хуҗабикә Гөлшат ханым менә ниләр сөйләде:

- Күркәләрне ябарга дип кереп киттем. Казлар керә торсын дип капканы ачык калдырдым. Биш минут эчендә әйләнеп килсәм, бер төлке казны ботарлап ята. Болай дәвам итсә, кош-кортыңны да асрый алмыйсың. Абзар ишекләрен ничәшәр авыр лом белән терәтәбез. Кеше көлкесе бит! Бәрәңге бакчаларында да рәхәтләнеп йөри алар. "Авылда эт тә юк" дип әйтергә яратабыз, эт урынына - төлкеләр хәзер! Юкса, Яңа Арыш ташландык авыл да түгел инде. Аучылар исә куян ауларга гына килә. Кырда мылтыкларын асып йөргәннәрен күреп торабыз. Ә төлкеләрнең оясы - зиратта диләр (зират Кәримовлар каршында ук). Берәр катгый чара күрелмәсә, бетмәячәк, тагын да котырачак алар. Аучыларга акча җыярга кирәк булса, анысын да түләргә әзербез. Бу афәттән коткарсыннар гына! - ди ул.

Моннан кала, аскы урамда яшәүче Гыймадиевларның да дистәдән артык бройлер тавыкларының башына җиткәннәр. Икенче берәүләрнең үрдәкләреннән авыз иткәннәр. Күңелле хәл түгел. Авыл кешесе кош-кортын төлке өчен дип үстерми, күпме хезмәт сала ул аңа!

Авыл җирлеге башлыгы Хәлим абый Зарипов белән дә бу хакта сөйләштек.

- Авыл эчендә төлке атарга ярамый, - дип башлады ул сүзен. - Аучылык хуҗалыкларына әйтелгән. "Күргәндә атабыз" диләр. Төлкедән үзебез дә зыян күрдек. Узган елларда аскы урамнарга һөҗүм итсә, быел өске урамнарда йөри. Төлкене күргәч, "Көтеп тор әле" дип әйтеп булмый бит. Син аучыңны чакырганчы, юкка чыгарга өлгерә. Җәй көне печәнгә барганда да берничә очрый иде. Кире килгәндә, алар инде анда булмый. Котыру чире булмасын дип, урман буйларында дару төймәләре дә калдырабыз. Ветеринария берләшмәсе белән берлектә эшләнә торган эш анысы. Иң мөһиме - котырган төлке булмасын. Бер караганда, алар да җан ияләре бит. Авыл халкына кош-кортларын карабрак йөрергә киңәш итәм, урамда йөртмәсеннәр. Ә оялары зиратта дигән мәгълүматны тикшерербез, - диде җиткәче.

  • Аучы Альнур Нургаянов

"Басуларда салам әзәйде, шуңа авылга киләләр"

Саба районы Шекше авылында да төлкеләр һөҗүменнән интегәләр. "Көн дип тормыйлар, төн димиләр, каршыга ук йөгереп чыгалар. Беркөнне кичке 9лар тирәсендә Казаннан кайтканда, юл аркылы ыжгырып чапты берсе. Бер казымны да юк итте алар", - ди шушы җирлектә яшәүче Рәйсә ханым.

Шекше авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйретдинов бу афәткә каршы чаралар күрә башлаган инде.

- Заманына күрә төлкесе, - диде ул үзе белән элемтәгә кергәч. - Котыру чирләре булганы юк. Ләкин авылда бер һәвәскәр аучы бар, аңа төлке аулау вазыйфасын йөкләдем. Ул җәен комбайнчы да булып эшли. Мылтыгын басу-кырларга гел үзе белән йөртә. Күргән берсен атып бара, фотога төшерә. Үземнең кесәдән акча чыгарып, лицензия дә алып бирдем. Патроннарына үзеннән түләп тора. Ул сумманы авыл советы бюджетыннан чыгара алсак, әйбәт инде. Һәр авылда бер һәвәскәр аучы булырга тиеш. Чөнки профессиональ аучы (егерь) төлке күренүгә тиз генә килеп җитә алмый. Төлкеләрне генә түгел, кыргый этләрне дә атарга туры килә. Кеше тормышына да куркыныч тудыра бит алар.

Элекке вакытларда төлкеләр бу кадәр азгын түгел, оятсызларча авыл урамнарында чабышып, кош-кортларга ташланмыйлар иде кебек. Ә нишләп соңгы елларда салага төшә башлады соң алар? Бу сорауга Радик Хәйретдиновның җавабы әзер:

- Басуларда салам эскертләре әзәйде. Аның астында төлкеләргә азык - тычканнар күп була иде. Хәзер салам өемнәрен ферма яннарына китереп ташлыйлар. Шуңа төлкеләр дә авылга якыная.

  • Аучы Альнур Нургаянов

Ничек котылырга?

Ә менә Арча районы Чиканас авылында яшәүче Фәридә Җиһангирова башкачарак уйлый: "Урманнарны кисеп бетергәнгә киләдер алар авылга. Әйдәгез, кайда агачлар утыртып була, шунда утыртыйк: су буйларына, коры елгаларга. Җиләк-җимеш агачлары да күп кирәк. Кипкән чишмәләр кире җир астыннан бәреп чыгар, кыр үрдәкләре, кыр казлары кайтыр. Төлкеләр дә үз эшләре белән шөгыльләнә башлар", - ди ул.

Балтачның танылган аучысы Альнур әфәнде Нургаянов белән дә сөйләштек.

- Минем карамакка 10-15ләп авыл карый. Аучы булып 4 ел эшлим. Төлкеләр белән моннан өч ел элек ныклап көрәштек. Соңгы вакытта саны кимеде аларның. Атар өчен рөхсәт кәгазен, ягъни лицензияне дә дәүләт өлкәсендә эшләүче кеше буларак миңа гына бирделәр. Башка елларда 10арны алып кайтып, һәр авылдагы аучыга өләшә идем. Хәзер аучылар сезонында "вакытлыча" лицензия генә алып торам. Авыл халкы туры безгә чыга. Котыру чире белән авырый торган төлке булса, бигрәк куркыныч бит инде. Аларны, һичшиксез, юкка чыгарырга кирәк. Бер елны Салавычта бригада белән җыелып төшеп, ике сәгать эчендә 12 төлкене юк иттек. Ояларын таптык. Аларның куышлары, гадәттә, елга буйларында була, зират эченә кереп тә атканыбыз бар.

- Нишләп авылларда ерткычларны ауларга аучылар юк хәзер? - дим.

- Патроны, бензинына акча кирәк, барысы да - чыгым. Алар өчен безгә түләнми. Мин, мәсәлән, хезмәт хакы гына алам. Элек төлке койрыгы алып кайтып бирсәң, күпмедер акча түләнә иде. Хәзер аучыларны кызыксындыру чаралары җитми. Авыл башлыгына төлке аттым дисәң, "Ярар, молодец" ди, ветстанциягә әйтсәң, "Булган, яндыр" диячәк. "Нәрсәгә анда барып, патрон әрәм итеп, атып йөрим әле мин?" - дип уйлый аучы. Кырда күрсә дә атмыйча калырга мөмкин. Кызыксындыру чарасы булса, бөтенесе атар иде.

Шунысы кызык, бүгенге закон төлкеләр хокукларын яклаган кебек килеп чыга. Чөнки аучылык һәм ветеринария оешмалары төлкеләр белән кыр, урманнарда гына көрәшергә рөхсәт итә. Даруларны да котыру чиреннән генә өләшергә ярый. Аткан очракта, авылдан читтә генә мылтыгыңны кор! Алда әйтелгәнчә, аучыларга да кызыксындыру чаралары юк. Берсе дә затлы төлке тиресе артыннан да чапмый. Чөнки туннар хәзер чит илдән кайта. Шуңа бүген һәр авыл кулыннан килгәнчә, җаен тапканча төлке белән көрәшергә мәҗбүр. Санаулы көннәрдән кыш та җитәчәк. Ә бу урман-кырларда төлкеләргә төп азык - тычкан-күселәр дә тулысынча бетәчәк дигән сүз. Ач җан ияләренә бер генә юл кала - авылларга юл тоту...

http://akcharlak.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев