Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Тәкълимә Фәтхетдинова: «Салават: "Инәй, ничек син безне берүзең аякка бастырдың?" - дип шакката»

Бүген Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдиновка 60 яшь тулды. Тамашачылары җырчының үзен генә түгел, ә әнисе Тәкълимә апаны да тәбрикли. Эстраданың мэтрын үстергән 88 яшьлек Тәкълимә апа Башкортстанның Тәтешле районы Аксәет авылында яши.

Җырчы юбилеен билгеләп үтәргә, рәхмәт сүзләрен җиткерергә дип, туган авылына очуын хәбәр иттек. Шулай ук "Шәһри Казан" газетасында басылып чыккан Тәкълимә Фәтхетдинова белән әңгәмәне бераз кыскартып кабатлап бастырырга булдык.

- Рәхмәт шалтыратуыгызга. Исемемне, балам, дөрес яз. Тәкълимә дип куй. Фәтхетдинова, Зәки кызы булам. Əтием дә, ирем дә - Зәки иде. Салават, отчестволар бертөрле булгач: "Əни белән без бертуганнар", - дип шаярта. Бер авырткан җирем дә юк, кан басымы дигәннәре генә интектерә. Салават кыйммәтле дарулар җибәреп тора, шуларны һәрдаими эчәм.
 
- Салават еш кайтамы соң?
 
- "Инәй, тамак ачты, ашарга пешердеңме?" - дип кайтып керә ул. Мин әзерләнеп көтеп торам. Бәрәңге ярата ул, аны пешерәм. Шулпа салам. Безнең якта шәңге пешерәләр, аны пешерми калмыйм. Кайта ул, иренми. Үзенең шоферы бар. Ләйсән дә кайта. Кайчак балаларны да ияртәләр. Салават матди ярдәм күрсәтеп кенә тора. Акчадан, матур киемнән, ризыктан өзми, һәрчак мул итеп җибәреп тора.
 
- Ләйсәнгә яхшы каенана була алдым дип саныйсызмы?
 
- Бергә яшәмәдек бит, кайтып киткәндә без бер-беребезгә әйбәт. Киленем яхшы. Əле дә хәтерлим, 1987 елның 5 августында алып кайткан идек. Үзең әйбәт булсаң, килен кеше дә яхшы була. Ничә киленем бар, берсе турында да начар сүз әйткәнем булмады. Сабырлыгым да көчледер. Рәфил улым һәм аның хатыны белән 12 ел бергә яшәдем, ул киленем белән дә талашканым булмады. Аллага шөкер.
 
- Бәхетле картлыкта яшим дип әйтә аласыз инде?
 
- Əйе. Интегеп яшәүләрем - артта, яшьлектә калды. Көн буе көтү көттем, төн буе алты балама ашарга эзләп чыга идем. Салават: "Инәй, ничек син безне берүзең аякка бастырдың?" - дип шакката хәзер.
 
- Казанга еш барасызмы?
 
- Елга бер барып кайтам. "Машина җибәрәм, киләсеңме?" - ди Салават. Өйне ташлап, ничек чыгып китәсең инде?! Өемне бик яратам. Əйттем бит, моңа кадәр төпчек улым белән яшәдек, аннары Салават йорт алып, башка чыгарды. Йортым кадәрле мунчам бар. Дөньям шәп, шөкер итеп яшисе генә!
 
 
 

Фото: https://ok.ru

---
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев