Тизлекне үлчи торган «Автодория» камераларын файдаланудан баш тарттылар
Республикада юл участогында уртача тизлекне үлчәү комплексларын 2013 елда куллана башладылар.
(Казан, 21 август, «
Татар-информ»). «Казанның «Автодория» компаниясе (аның хуҗаларыннан берсе - Россия элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры Николай Никифоровның хатыны) һәм Мәскәүнең юл хәрәкәтен оештыру үзәге арасында төзелгән килешүнең вакыты чыкты һәм ул озынайтылмады», - дип яза «Коммерсантъ» үз чыганакларына сылтама белән.
Башкала мэриясендә билгеләп үтүләренчә, компаниягә карата шелтәләр юк, кагыйдәләрне теркәү технологияләренә дә тел-теш тидереп булмый, әмма хәзер башка җитештерүчеләрнең камераларын файдаланачаклар.
Шунысын да искәртик: комплексларны җитештерүче «Автодория» җәмгыяте Татарстанда урнашкан. Республикада юл участогында уртача тизлекне үлчәү комплексларын 2013 елда куллана башладылар.
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз