Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Тиздән Татарстан Пенсия фонды ана капиталы сертификатларын гаризасыз бирә башлый

Апрель уртасыннан Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан бүлеге ана (гаилә) капиталына сертификатлар бирүгә актив керешәчәк. Бу хакта ведомство матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Бу бала туганнан соң ана капиталы автомат рәвештә рәсмиләштереләчәк һәм гаилә, сертификат сорап мөрәҗәгать итмичә, акча белән эш итә алачак дигән сүз. Моның өчен Пенсия фонды барысын да мөстәкыйль эшли. Ана капиталына хокук бирүче бала туу турындагы белешмәләр Пенсия фондына Гражданлык хәле актларын теркәү дәүләт реестрыннан киләчәк», - диелә хәбәрдә.

Хәзерге вакытта Фонд бүлекләре ЗАГС реестры белешмәләре буенча сертификат рәсмиләштерүне тикшерәләр һәм моның өчен ата-аналар һәм балалар турында кирәкле мәгълүматны билгелиләр. Сертификат рәсмиләштерү турындагы мәгълүмат Пенсия фондының мәгълүмат системасында теркәлә.

 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев