Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Әтисе күз алдында 12 яшьлек бала өстенә йорт стенасы җимерелеп төшкән

Краснодар өлкәсенең Апшерон районында йорт стенасы ишелгән.

12 яшьлек малай стена җимерекләре астында калып һәлак булган. Фаҗигане баланың атасы күреп торган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Краснодар өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Фаҗига 7 июльдә кичке якта була. 40 яшьлек ир-ат һәм аның 12 яшьлек улы җир участогында эшләр эшләп йөри. Бу участокта ярымҗимерек йорт та була. Әти кеше алдагы көнне шушы йортны сүтә.

Малай сүтелә торган йорт янында йөри, әтисе агач ботакларын кисә. Шул чакта йорт стенасы ишелеп төшә һәм бала җимерекләр астында кала.

Әтисе тиз арада ашыгыч ярдәм чакыра. Урынга килгән табиблар баланың үлгән булуын раслый. Малай җитди травмалар алган һәм шунда ук җан биргән.

Хәзер фаҗиганең ничек килеп чыкканын тикшерүчеләр ачыклый. Судмедэкспертиза чаралары билгеләнгән, җинаять эше ачылды, диелә бу хәбәрдә.

 

Фото: pixabay.com 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев