Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Әтисе бозлы суда баткан улын 6 сәгать дәвамында коткарган

Австралиянең Квинсленд штатында бер ир, алар балык тоткан көймә әйләнгәч, 7 яшьлек улына 6 сәгать дәвамында батырга ирек бирмәгән. Бу хакта Daily Mail хәбәр итә.

39 яшьлек Мэйк Хонен (Maike Hohnen) дусты һәм улы Джулиан белән июнь башында (Көньяк ярымшарда кышның беренче ае) балыкка китә. Кинәт давыл күтәрелә һәм аларның көймәсе әйләнә. Мэйк дусты белән ярдан 15 километр ераклыкта бозлы суда коткару жилетларсыз чиратлап Джулианны батмас өчен тотып тора.

Берничә сәгатьтән соң малай һушын югалта һәм су йота башлый. “Аның хәле начарайганны, вакыт үткән саен азрак сөйләшүен күрү бик кызганыч иде. Ул инде үлгән кебек тоела иде, ләкин мин аның белән сөйләшүдән туктамадым. Аның куллары минем муенымны нык итеп кочкан иде”, - дип сөйли Мэйк.
Коткаручылар аларны 6 сәгатьтән соң табып ала. Дәваханәгә илтер өчен вертолет килә, анда Джулианга йөрәк-үпкә реанимациясе үткәрәләр һәм ясалма комага кертәләр.

Тәүдә табиблар малайның баш мие кайтаргысыз зарарланган дип исәпли, һәм аның исән калуы нибары 5% тәшкил итә дип фаразлый. Ләкин ни могҗиза! Икенче көнне иртән малай һушына килә һәм иң беренче булып әтисеннән тагын кайчан балыкка баруларын сорый.

Яшәүгә булган ихтыяры өчен малайны “Австралия горурлыгы” (Pride of Australia) милли премиясенә тәкъдим итәләр. Малайның бу вакыйгадан соң тулысынча телерүен хәбәр итәләр.

 

Автор : Шакирҗанова Әлфия
Чыганак: Lenta.ru
Фото: Maike Hohnen

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев