Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Әтисе белән поезд астына эләккән сабыйның да гомере өзелгән

Кичә, 22 октябрьдә, кичке 21.00 сәгатьләр тирәсендә Башкортстанда “Иглино” тимер юл станциясендә коточкыч хәл булган. Якынча мәгълүматлар буенча, баласын кулына күтәргән ир, килгән поезд алдыннан, рельслар аша йөгереп чыгарга уйлаган, әмма өлгермәгән...

Ата кеше алынган җәрәхәтләрдән урында ук җан биргән. Ә 2 яшьлек (тәүге мәгълүматлар буенча, 4 яшьлек дигәннәр иде) малайны ашагыч ярдәм машинасында Уфаның 17нче санлы балалар клиник дәваханәсенә алып киләләр. Сабый клиник үлем хәлендә була, дип хәбәр итәләр төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.

 
Реанимациядә балага тиешле ярдәм күрсәтелүгә карамастан, ярты сәгатьтән малайның да йөрәге тибүдән туктый... 
Чыганак: www.bashinform.ru
Фото: newsbash.ru
 
 
 

Язгөл САФИНА
Өмет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев