Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Тимур Хәбировны җирләргә бөтен республикадан халык җыелган, әмма...

Тимур Хәбировны җирләргә бөтен республикадан халык җыелган. Әмма зиратка туганнарын гына керткәннәр. Кичә Дүртөйле районының Исмаел авылында анасы кулыннан үтерелгән дип исәпләнүче Тимур Хәбировны җирләделәр. Аны соңгы юлга озатырга бөтен республикадан халык җыелган, машиналар урамга сыймаган.

Кинәт өсләренә ишелеп төшкән кайгыдан агарынып каткан туганнары бер-берсенә тотынышып торган, беркем белән дә сөйләшмәгән диләр...
Күршеләре исә бу хәлнең башка сыймаслыгы турында сөйләгән.
 
"Айгөл һәрвакыт ачык йөзле, шат булып күренде. Балалары белән йорт алдындагы чирәмдә уйный иде, бергәләшеп велосипедта йөрделәр. Ул алар өчен барысын да эшләргә әзер кебек иде", - дигән берсе.
 
Икенчесе: "Бервакыт дүрт казының өчесен төлке ашады. "Ялгыз казыңны суй инде, интектермә", - дигәч, ул: "Булдыралмыйм, ничек инде, ул бит тере җан", - диде". Аның баласына кулы күтәрелгәне башка сыймый", - дигән.
 
Каралмаган, буялмаган иске генә йорт алдында, шушы көн өчен махсус эшләнгән кебек, сары төсе белән балкып торган коймага Тимурның рәсемен элгәннәр. Халык анда чәчәкләр, йомшак уенчыклар куйган. дип яза Кызыл таң.
 
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев