Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Тимершык мәдәният йортында китаплар авторы Рәхимә Вәлиуллина белән иҗади очрашу узды

Автор үзенең «Элвин Грей самый шулай» һәм «Рәйсәнә» исемле яңа китаплары белән таныштырды.

(Саба, 15 ноябрь, «Татар-информ», «Саба таңнары»). Тимершык мәдәният йортында китаплар авторы Рәхимә Вәлиуллина белән «Теле барның — иле бар» дип исемләнгән иҗади очрашу узды

Очрашуда «Ак калфак» һәм « Мизгел» клубы әгъзалары катнашты.

Чараны алып баручы китапханәче кунакларны авторның тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлеге белән таныштырды, кунакларны Рәхимә Вәлиуллинаның китаплары күргәзмәсе белән таныштырды.

Автор үзенең «Элвин Грей самый шулай» һәм «Рәйсәнә» исемле яңа китаплары белән таныштырды. Кичә җылы дустанә атмосферада үтте. Рәхимә Вәлиуллина очрашуга буш кул белән генә килмәгән иде, авыл китапханәсенә һәм тамашачыларга китаплар бүләк итте, диелә хәбәрдә.

 

Фото:http://saby-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев