Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Timerman” проекты үзенең спорт сезонын Сабадан башлады

"Timerman" эстафетасын Сабадан 8 февральдә Чаллы шәһәре кабул итәчәк.

(Саба, 1 февраль, "Татар-⁠информ", "Саба таңнары", Фәридә Вилданова). Узган якшәмбедә яңа спорт бренды - «Timerman" проекты үзенең спорт сезонын беренчеләрдән булып Сабада башлады. "Timerman" - татар (тимер) һәм инглиз (мan- кеше) сүзләрен кушып ясалган, ягъни тимер кеше дигән мәгънәне аңлата. Ул көнне салкын һавада нәкъ менә тимердәй нык кеше булуың кирәк иде. Тынны куырырдай әче җил, иртәдән температура 16 градусны күрсәтүе спорт яратучыларга һич кенә дә киртә була алмады, дип яза җирле басма.

Сабабыз иртәдән Россиянең биш төбәге, Татарстанның тугыз районыннан килгән 500 гә якын спортчыны каршы алды. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, әлеге берничә спорт төрен берләштерүче яңа проектның чаңгы ярышлары нәкъ менә Сабадан башлануы һич очраклы түгел. Саба - Татарстанның спорт дөньясында иң танылган, уңышлы район. Районда кече яшьтән балаларны сәламәт яшәү рәвешенә, спортка тарту буенча мәгълүм эшләр башкарыла. Әлеге чаңгы ярышына да районның 27 спортсөяре стартка басты. Спорт чарасын иң элек 500 метрлы дистанциядә балалар узышлары башлап җибәреп, төрле өлкәләрдән җыйналган 50 яшь чаңгычы беренчеләрдән булып «Timerman" сериясенең медальләренә ия булды.

ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов «Timerman" сериясенең спорт чарасына кушылучыларны сәламләп, кунакчыл Саба төбәгенә рәхмәтен белдерде. «Саба- спортчылар районы буларак, әлеге проектның да беренче стартын биредә уздырырга булдык. «Timerman" чаңгы, йөгерү, велоспорт, триотлон, йөзү кебек биш спорт төрен берләштерүче массакүләм проект. Бүген узышлар 5 һәм 15 километр дистанциядә үтәчәк. Биредә Олимпия уеннары призерлары да катнаша. Мәсәлән, Туринда узган Олимпия призеры Иван Алыпов биредә. Ул бүген эксперт буларак, чаңгы юлына үзенең уңай бәясен дә бирде. «Сәламәт тәндә - сәламәт рух», - диләр. Дүшәмбедән барыбыз да яхшы кәеф белән эшкә чыгачакбыз», - диде министр һәм шунда ук 5 километрлы дистанциягә стартка басты. 200 спортчыны берләштергән әлеге дистанцияне беренчеләрдән булып 14 минут 59 секундта Саба аграр көллияте студенты Рамил Шакиров узды. Бронза медальгә Шәмәрдән лицее укучысы Илгизәр Рәхимуллин ия булды.

2006 елда узган Олимпия уеннарының бронза медаль иясе Иван Алыповның чаңгы узышында катнашуы үзе үк әлеге чараның дәрәҗәсен, әһәмиятен дәлилли иде. «Мин әлеге проектка чакыру алгач, бу кадәр дәрәҗәдәге оештыруны күз алдыма да китермәгән идем. Бүген бирегә үземә күңел күтәренкелеге алу белән бергә, оештыручыларга чаңгы ярышы үткәрү тәҗрибәсе белән бүлешергә, чаңгы спортының матурлыгын үз мисалымда күрсәтергә дип килдем. Минем инде күрсәткечләр, нәтиҗәләргә омтылган вакытларым артта калды, мин хәзер барыбер ул вакыттагыдан яхшырак чаба алмаячакмын. Чаңгы спортының сәламәтлеккә файдасы искиткеч. Артык зур булмаган бистәдә спортны үстерүгә булдырылган уңайлылыкларны күреп сокландым. Биредәге инфраструктура теләсә кайсы регионны кызыктырырлык», - диде атказанган спорт мастеры Иван Алыпов үзенең сәламләү чыгышында. Ул 15 километрлы дистанциядә 8нче килде, ә үзенең яшь категориясендә беренче булды.

Шулай ук 15 километрлы араны узган 160 чаңгычы арасында Әлмәт, Яшел Үзән район башлыклары Айрат Хәйруллин, Александр Тыгин, Казан шәһәре башлыгы урынбасары Дамир Фәттахов бар иде. «Мин чаңгы ярышы була дигән хәбәргә битараф кала алмыйм. Мәктәптә, училищеда укыганда әлеге спорт төре белән җитди шөгыльләндем. Хәзер гаиләбез белән йөрергә яратабыз. Минем организмым шундыйдыр, миңа дистанция озынрак булган саен яхшырак. Бүген 15 километрга узышсак, узган ел Казанда узган марафонда 50 чакрымга ярыштык. Март аенда Казанда шул ук дистанция көтә. Саба җирлегендә чаңгы шуган юк иде әле», -ди «ТНВ» каналының генераль директоры урынбасары Данил Гыйниятов. Әлеге дистанциядә хатын-кызлар арасында «Сабагаз» оешмасында эшләүче Язилә Галләметдинова (Шәмәрдән) бу араны 55.23 минутта үтеп, 3нче урын яулады. Җиңүчеләрне Владимир Леонов һәм район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов бүләкләде. Әлеге чараны оештыруда 50 волонтер ярдәм итте.

Теләгән кешеләргә оештыручылар чаңгыларны прокатка бирде, "Timerman" логотиплы төрле сәүдә рәтләре, ЭКСПО күргәзмәләр эшләде, суыктан курыкмаганнар кар чанасында шуып хозурланды. «Без әлеге проектның югары дәрәҗәдә узачагын белдек, әмма ул без уйлаганнан да яхшырак оештырылды», - дип "Тимерман»лылар проектны гамәлгә ашыруда зур көч куйган район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

"Timerman" эстафетасын Сабадан 8 февральдә Чаллы шәһәре кабул итәчәк, диелгән район хәбәрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев