Реклама
Илдә яшәүчеләрнең күбесе "Әтиләр көне"н рәсми рәвештә бәйрәм итүне хуплаган. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәткән.
Респондентларның 62 проценты яңа бәйрәм яклы. Сораштыруда катнашучыларның өчтән бере исә моңа каршы булуын әйткән. Көнен билгеләүгә килгәндә, респондентларның 30 проценты өчен бу мөһим түгел. Сораштыруда катнашучыларның 16 проценты "Әтиләр көне"н, күпчелек илләрдәге кебек үк, октябрьнең өченче якшәмбесендә, тагын шул кадәр үк кеше октябрьнең соңгы якшәмбесендә үткәрергә тәкъдим иткән.
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз