Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Әтиемнең бу сүзләрен елый-елый укыйм..."

Фәнис Яруллин "Яши белү" хикәясендә язганча, яши белергә кирәк. Ничек дисезме? Шушы хикәянең бер герое әйткәнчә, кемгәдер ярап түгел, ә үзеңчә, ягъни күңел кушканча, иң мөһиме - мәгънәле итеп яшәү кирәк. Бу сүзләр мине тирән уйландырды һәм мин күз алдыма газиз, яраткан әтиемне, аның узган гомерен китердем.

Без бит әтием бик нык авырып ятканда, бераз гына булса да авыруы онытылып тормасмы дип, юка гына дәфтәр алып, әнием белән аның тормыш китабын яза башладык. Әллә инде әткәемнең күңеле сизгән, ул беренче битендә: "Балаларым, бервакытта да кешегә, халыкка начарлык эшләмәгез. Әгәр дә инде сезгә начарлык эшләсәләр, сез яхшылык эшләп, кешенең күңелен уятыгыз. Ник бу кеше миңа яхшылык эшли соң әле дип уйлансын, беркемгә дә начарлык эшли алмастай булсын". Мин бу сүзләрне бик еш укыйм. Тормыштагы гаделсезлекләрне, кешеләрнең бер-берсенә кылган явызлыкларны күреп, күңелем төшкәндә, әтиемнең бу сүзләрен елый-елый укыйм. Язылып бетмәгән китабыбызның беренче битендә язылган бу сүзләр безне яшәү мәгънәсе хакында кат-кат уйланырга этәрә. Әйе, бу ыгы-зыгылы дөньяда бар күңел җылысын биреп, яхшылык эшләү җиңел эш түгел.

Реклама

Ә миңа әтием сүзләре тормыш юлымда яхшылыклар эшләргә һәрвакыт өндәп тора. Әле бит кешенең әйткән сүзе белән эше, гамәлләре туры килергә тиеш. Монда да минем өчен әтием һәрчак үрнәк. Менә әтиемнең китабында икенче биттә язылган сүзләре: "Үткән тормыш юлым халкым белән бәйле. Мин - гади авыл малае. Ятимлектә үсеп, олы бер җәмгыятьнең генераль директор дәрәҗәсенә күтәрелдем. Әгерҗе районы "Сельхозхимия" бер­ләш­мәсен җитәкләгән чорымда халкыма хезмәт иттем, бар күңел җылысын бирдем дип уйлыйм. Ачык басуда зур оешма, балалар бакчасы, кибет, пекарня, асфальт юллар төзү. Миңа халкымның шат йөзен күрү - олы бәхет иде…"

Әтиемнең авырып ятканда языл­ган соңгы сүзләре. Ул көчле авыртуларын читкә калдырып, үзенең берләшмәсе, халкы турында язган. Кая монда авыр балачак, ятимлек ачысы, кимсетүләр, зарланулар? Юк, әтием бу сүзләрдән көчле иде шул. Ул зарлануны, кемнедер гаепләүне белми иде. Туры юлдан халкына хезмәт итү, файда китерү - менә аның яшәү мәгънәсе.
Менә инде әтиемнең бакыйлыкка күчкәненә 15 ел вакыт үтеп тә киткән. Әтием исән булган булса, без аның быел 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтәр идек. Ничә еллар үтсә дә, халык аның изгелеген онытмый, ә мин шундый әтием булу белән горурланам. «Син бит безнең Ринатыбыз кызы. Әтиеңнең безгә кылган изге гамәлләре, кылган яхшылыклары онытырлыкмыни соң?!» - дигән сүзләрне ишеткәндә, миңа әйтеп бетергесез рәхәт була.
Әти безне өзелеп яратты. Безнең өчен, балалары өчен дип яшәде. Хәзер уйлыйм: эше үтә дә җаваплы булса да, ул безгә дә вакыт тапкан. Мин Арча педучилищесында укыганда, бәрәңге җыярга барган колхозга трактор белән дә үтеп булмас­тай юллардан минем янга килде ул. Без гел икәү идек, рәхәтләнеп әтиле-кызлы эчкерсез аралаша, серләшә идек. Баласы өчен утка-суга керергә әзер булган, эчми-тартмый торган чын кайгыртучан, хезмәт сөючән, гадел, мәрхәмәтле, изге күңелле, олы җанлы газиз әтием белән үткәргән һәр көнем өчен Ходайга рәхмәтлемен. Әле аның оныклары өчен эчкерсез сөенүләрен искә төшерсәм, күзләрем мөлдерәмә яшь белән тула. Бу яшьләр - минем әтиемне сагыну хисләре, шул ук вакытта горурлык та, ярату билгесе дә. Әнә яныбызда гына әтием исемен йөрткән Ринат күле. Ул минем хисләремне аңлагандай караңгыланып киткәндәй булган.
Аның яныннан мин һәркөнне узам. Җәйге көннәрдә сулары җемелдәп, кояш нурларында уйнаклап тора. Күлдә балыклар сикерешә, бакалар да сайраша. Күл буендагы әрәмәлектә язын газиз әтиемне сагынып, сандугачлар моңлы җыр суза. Менә бит әтием ясаган күл дә кешеләргә матурлык һәм ямь биреп тора.
Әтиемнең яхшылыгы турында язсаң, бер китапка гына сыймас иде. Шул яхшылыкларны онытмыйча, һәрвакыт безгә рәхмәт һәм хөрмәт хисләрен җиткереп торучы авылдашларга сокланам. Алар турында аерым язып үтәсем килә. Әтием үзе исән чагында һәрвакыт Кырынды авылы улы булуы белән горурланып яшәде. Әтиемне соңгы юлга озатырга урамга чыккан авылдашларымның ихлас күз яшьләре бүгенгедәй күз алдымда.
Кырынды халкы гомер-гомергә үзенең сәләтле, горур, туган җирләре өчен җан атып торулары белән аерылып тордылар. Ә иң мөһиме - алар изгелекне, яхшылыкны онытмый торган рәхмәтле халык.
Әтием вафатына күпме генә еллар узса да, әнием белән мине Кырынды мәчетендә уза торган бер дини аштан да калдырганнары юк. Мәчеткә дә газиз әтиемнең исемен биреп, әтиемнең исемен мәңгеләштерделәр. Мөбин ага белән Рәйсә апага без гаиләбез, нәселебез белән чиксез рәхмәтле. Мәчет гөрләп эшли, халык күп йөри. Мәчеттә нинди генә чаралар узмый? Шушы Кырынды мәчетенең капкасын ачып керүгә, ак яулыклы апа-әбиләребезнең ихлас күңелдән укыган догаларын ишеткәч, күңелләр нечкәреп китә, сафлана.
Без әтиемнең Ижаудагы дуслары белән «Яңарыш» газетасының 10 еллыгында катнашкан идек. Әтием мине һәрвакыт шундый рухи кыйммәткә ия булган чараларга алып бара иде, үзе дә катнашырга яратты. Менә бит 15 ел узгач, «Яңарыш» аша йөрәгемнән чыккан иң изге хисләрем белән уртаклаша алам. «Гадел, ышанычлы булсын дусларың, кызым», - дип өйрәтте мине әтием. Яши-яши мин әтиемнең һәр сүзе, һәр киңәше дөрес булуына ышанам. «Яңарыш» - минем ышанычлы дус­тым. Йөрәгемнән чыккан хисләрем ташыганда, күңелемне юатыр чакларда миңа «Яңарыш» кирәк. Әгәр әтием исән булса, мин аны 70 яшьлек юбилее белән «Яңарыш» газетасы битләрендә котлап, аңа исәнлек-саулык сорар идем. Һәр баланың әтисе минем әтием кебек горурланырдай булсын иде.
Раушания Низамбиева, Тирсә авылы.

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

     

     

    Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

    Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

     

     

     

    Реклама

    Оставляйте реакции

    0

    0

    0

    0

    0

    К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
    Мы работаем над улучшением нашего сервиса

    Нет комментариев