Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Әтием орденын күрмичә калды”

Кичә башкалада Ватанны сак­лаучылар көне уңаеннан зур тантана узды. Бәйрәмдә Бөек Ватан сугышы чорында тапшырылмыйча калган орденнар үз ияләрен тапты. Сугышчан бүләкләрнең берсен Флюра апа Мингалиевага бирделәр.

Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында узган бәй­рәм чарасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, рес­публиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов катнашты. Президент залда утыручыларны икеләтә бәйрәм - Ватанны саклаучылар көне һәм Кызыл Армиянең 100 еллыгы белән котлады. "Бу - намус, Ватанга мәхәббәт, хәрби бурычка тугрылык бәйрәме. Ветераннарга аеруча зур рәхмәт. Сезнең һәркай­сыгызның тормышы - каһар­манлык, Ватанга чиксез мәхәббәт үрнәге", - диде Рөстәм Миңнеха­нов. Казан Югары танк команда училищесы башлыгы Кирилл Кулаков Бөек Ватан сугышына Татарстаннан киткән 700 мең кешенең яртысы диярлек яу кырында ятып калганын искәртте. Дәһшәтле сугыш елларында 226 якташыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган.


"Сәхнәдән яңгыраган сүзләр­не тыңлаганда, әтием өчен чиксез горурланып утырдым", - ди Казанда яшәүче Флюра Мингалиева. Аңа әтисе Идрис Мингалиевка сугыш кырындагы батырлыгы өчен бирелми калган Кызыл Йолдыз ордены таныклыгын тапшырдылар. "1942 елда әниемә әтинең вафат булуы турында "похоронка" кәгазе килгән. Әмма күпмедер вакыттан соң, ул үзе дә кайтып керде. Псков өлкәсенең Великие Луки шәһәрендәге туганнар каберендә әтиемнең исем-фамилиясе әле дә бар. Ул Белоруссия фронтында санитар, ягъни яу кырыннан яралыларны ташучы булып хезмәт иткән. Шун­да бик нык яраланган, гос­питальгә эләккән. Күпмедер дә­валаганнан соң, әтине хәрби хезмәткә яраксыз дип тапканнар һәм өенә кайтарып җибәргәннәр. Шул вакытта ниндидер буталчык килеп чыккан, күрәсең. Ул 1997 елда вафат булды. Кызганыч, орден белән бүләкләнүе турында белмичә калды. Документлардан аңлашылганча, сугышчан бүләк­не тапшыру турындагы карарны 1942 елда кабул иткән булганнар", - ди Флюра Мингалиева. Әтисенең яңа истәлеге гаять кадерле икәнен дә искәртте.


Бу - балаларыбыз, оныкларыбыз өчен ватанпәрвәрлек үрнәге, ди ул.
Флюра Мингалиевадан кала, Кызыл Йолдыз ордены һәм I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары таныклыгын әтиләре өчен Савелий Антиковның кызы Лидия Лисицынага һәм Николай Кальницкийның кызы Валентина Филюшинага тапшырдылар. Рөс­тәм Миңнеханов та Ватан сагында торучыларның туганнарына һәм якыннарына рәх­мәт сүз­ләрен җиткерде. Аның әйтүенчә, офицер гаиләсе ул - армиянең рухи таянычы һәм әх­лакый йөзе булып тора. "Әнилә­регез, хатыннарыгыз хәрби хез­мәтнең авырлыгын һәрвакыт сезнең белән бергә кичерә", - диде республика башлыгы. Тантана канкойгыч сугыш елларына багышланган җырлар белән дәвам итте. "Офицеры" җырын зал аягүрә басып тыңлады.

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев