Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Әти әнине кыйный, ә үзе безне юатмакчы була. Ә мин: «Әнигә тимә! Әнигә тимә!» – дип елап акырам"

Легендар җырчы Әлфия Афзалованың "Үзем турында" дигән китабын кабатлап бастырганнар. Ул 1995 елда нәшер ителгән иде. Җырчы вафатыннан соң бу китапның дәвамын язу фикере туа һәм моны Татарстан Республикасы җитәкчелеге хуплап чыга. Китаптан бер өзек тәкъдим итәбез:

"Мин үземнең балачагымны бишенче яшем белән барган чагымда булган хәлләрдән башлап хәтерлим. Әнием миңа биш яшь тулгач үлде. Ә мин әниемнең әле исән чакларын, бөтен булган хәлләре белән үк булмаса да, ачык хәтерлим. Димәк, миңа әле ул чакта дүрт кенә яшь тулган булган. Әнием үлгәнгә кадәр булганнарны язам.
 
Бик нык хәтеремдә калган: Кабан дигән авыл. (Башкортстанның Калтасы (хәзер Краснокама) районындагы авыл). Кечкенә генә ике тәрәзәле, салам түбәле тәбәнәк өй. Менә көннәрдән бер көнне әтием эчеп-исереп кайтып керде. Мондый көннәр бик еш була иде. Ишекне юньләп япмады да, тыштан өйгә салкын кереп тулды.
 
Мин ике яшьләр чамасындагы сеңлем Флүрә белән мич башында утырам. Өс-баш фәкыйрь, шулай да әнием безнең чәчләрне тарап үргән, кулыбызга чүпрәктән үзе теккән курчакны тоттырган. Сеңлем белән курчаклы уйныйбыз. Ишектән кереп тулган салкыннан бөрешеп, әтигә карыйбыз. Әтинең күзләре акайган, төкерекләре чәчелә, ямьсез сүзләр әйтеп сүгенә.
 
Әни тиз генә безгә таба йөгереп килеп, мич башына менде, утыннар артына качты. Күреп өлгердеме, әллә балалыгым белән әниемнең кайдалыгын мин әйттемме, әти, йөгереп килеп, әниемне утыннар арасыннан өстерәп төшерде дә кыйнарга тотынды. Мин бик каты кычкырып елый башладым. Сеңлем дә акырып елап җибәрде.
 
Әти әнине кыйный, ә үзе безне юатмакчы була. Минем муеныма крендельләр тезелгән бау кидерде. Бавы белән крендель кидерсә дә, мин акырып елыйм: «Әнигә тимә! Әнигә тимә!» – дип акырам. Әниемне чәченнән өстери-өстери кыйный да кыйный. Башларына суга, эчләренә тибә (бу юлларны язганда күземә яшь, бугазыма төер тыгылды). Әниемне шулай кыйнаулары аның еш була торган иде.
 
Бер көнне әнине кыйнады да, сыерны алып чыгып китеп, сатып эчеп кайтты. Минем: «Сыерны алып кайт! Кая куйдың безнең сыерыбызны?! Безнең сыерыбыз нинди матур иде, нигә алып киттең дә кире алып кайтмыйсың?..» – дип, такмаклый-такмаклый елаганым исемдә.
 
Минем әти Афзал шул Кабан авылында даны чыккан бер ялкау адәм булган. Авыл халкы аны "Ялкау Афзал" дип йөрткән. Ялкаулыгы өстенә, эчкече, соңгы ыштанын сатып эчә торган тәрбиясез кеше булган. Сыерны сатып эчкәч, әни бик кайгырды. Ач калабыз, дип, безне кочаклап елый иде. Чөнки авыл кешесенең бар карап торганы шул сыер бит. Игеннәр уңмагандыр инде, ипи юк, кеше сөт белән генә диярлек көн күрә. Без сөтсез калдык.
 
Әтинең гамендә дә юк. Ул эчеп кайта да сугыша, кайта да сугыша. Җитмәсә, авыл җирендә каян чыккандыр ул гадәт: кәртле уйный, кемнәрдәдер уйнап, оттырып кайта да өйдәге әйберләрне чыгарып сата. Сыер да шулай кәрттә оттыруыннан сатылгандыр, мин, сабый, аңламаганмындыр. Хәтта өс киемнәрен дә кәрткә оттыра иде..."
 
 
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев