Саба ТВ

Әти хәлен әти булгач кына аңлыйсың

Күпләр җәйне яратса да, минем күңелгә көз айлары, муллык чоры аеруча якын. Мин — табигать баласы, шуңа үзем чәчкән, үстергән иген кырларыма чыгам, тук башаклар бе­лән серләшеп, җаныма ял, ләззәт алам. Шул ук вакыт­та үткәннәр, әтиемнең сугыштан соңгы елларда Кайбычта райком секретаре булып эшләгән вакытлары күз алдыма килә.

Әтием Исмәгыйль Ибра­һимов чыгышы белән Апас районы, Карамасар авылыннан. Сугыштан соң Казан педагогика институтын кызыл дипломга тәмамлап кайтып, озак та үтми, аны Кайбыч райкомының беренче секретаре итеп билгелиләр. Сугыштан соңгы җимереклек, юклык, мохтаҗлык... Әтием өйләнә, аның гаиләсе дә ачлы-туклы халык белән бергә интегә. Тормыш ничек кенә авыр булмасын, элек балалар күп туган бит. Яшь гаиләдә бер-бер артлы биш бала туган. Ни аяныч, бишенче баласын тудыргач, хатыны Шәфига бик каты авырып китә һәм шул сырхавыннан мантый алмый. Соңгы сәгатьләре сукканда, ул әтигә: “Зинһар өйлән, балаларны ятим итмә, акыллы әни тап бәгырькәйләремә, мин үләм инде, бәхил бул”, — ди.
 
Газиз хатынын җирләгәч, әти авылы Карамасарга, туган нигезенә кайтып төп­лә­нә. Аны авыл мәктәбенә директор итеп куялар. Инде балаларга мәрхәмәтле ана кайдан табарга? әтинең Яшел үзән шәһәрендә эш­ләп йөргән авылдашы Гөлзәйнәпкә күзе төшә. Балаларыма моннан да әйбәтрәк әни була алмас дигән уй бе­лән, аңа сүз ката. Гөлзәйнәп зур батырлык кыла — ризалаша. әнисе генә: “Торырга уйласаң чык, ләкин, ишетсен колагың, кыен миңа дип кайтып елыйсы булма!” — дип озатып кала. Гаилә ипле генә яшәп китә. Шуннан без — яңа гаилә ба­лалары туабыз. Тагын би­шәү. Шулай итеп, әти бе­лән әни ун баланы үстереп кеше итәләр.
 
Бүгенге көндә Шәфига ападан туган Светлана апабыз гына исән. Ул Урсак авылында яши. Әниебез Гөлзәйнәп, шөкер, әле дә исән-сау, 90 яшен тутырырга җыена. Ә әтиебез күптән гүр иясе инде.
 
Мин төп нигездә яшим. Хатыным Ризидә белән ике ул үстердек, белемле, тырыш балалар. Мин игенче, механизатор. Шуңа да кү­ңелем һаман басу-кырларга ашкына. Әле дә көзге эш­ләр белән мәшгульмен. Урып-җыюны төгәлләдек, инде көзге чәчү, җир сукалау эшләрен чиратлаштырып алып барабыз.
 
Әтием көйләп, моңланып йөри иде. Мин дә аңа охшаган. Шигырьләр, мәкалә­ләр язам, көйләр дә иҗат итәм. Үзем өчен генә. Әти хәлен, аның кадерен үзең әти булгач кына аң­лыйсың икән. Каберенә барып, әти белән “сөйләшеп” кайтам, күңелем тулып, елап та алам. “Иртә киттең шул, әти...” — дим. Аның хезмәте югары бәяләнде. Райондагы “Туган якны өйрәнү музее”­нда фотолары да урын алыр дип торабыз. Әтине белүчеләр аны кү­ңелләрендә кадерләп саклыйлар, халык өчен яшә­гән булдыклы кеше дип сагынып искә алалар.
 
Рөстәм ИБРАҺИМОВ. Апас районы, Карамасар авылы.
 
 
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

Фото: https://www.chitalnya.ru/work/1297524/

---
Татарстан яшьләре

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: