Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Әти кешедән алимент һәм фатир өчен акча түләтеп буламы - "Ватаным Татарстан"

“Торак алименты”н Россия Гаилә Кодексының 86 маддәсендә каралган өстәмә чыгымнарның бер өлеше итәргә җыеналар.

(Казан, 9 сентябрь, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан"). Ике ел элек ирем белән аерылыштык. Бүген кызым белән икебез генә яшибез. Фатир яллап торабыз. Әти кешедән алимент белән бергә фатир арендалаган өчен акча да түләтеп була дип ишеткән идем. Дөресме икән бу? (Рәзинә Сөнгатуллина, Питрәч).

Сорауга юрист Венера Гайнетдинова җавап бирә:

– Әлегә бу тәкъдим генә. Быелның июнь башында Россия Юстиция министрлыгы алимент түләүчедән бала һәм аның белән бергә яшәүче ата-анага фатир арендалап тору өчен өстәмә акча түләтү тәкъдиме белән чыкты. “Торак алименты”н Россия Гаилә Кодексының 86 маддәсендә каралган өстәмә чыгымнарның бер өлеше итәргә җыеналар. Әлегә алимент түләүчедән өстәмә акчаны бала җитди авырганда яки аның артыннан мәҗбүри рәвештә күз-колак булган кешегә түләргә кирәк булганда гына таләп итеп була.

Алда телгә алынган тәкъдим тормышка аша калса, “торак алименты”н түләтү өчен түбәндәге таләпләр үтәлергә тиеш:

– алимент түләүче эшкә сәләтле булырга;

Реклама

– бала белән бергә яшәгән ата-ананың торыр җире булмау. Әмма бала белән әти яки әни кеше әби-бабасының фатирында яки йортында теркәлгән булса, торак алименты түләнми;

– элеккеге тормыш иптәшеннән торак алименты түләттерергә җыенган ир яки хатын матди яктан авыр хәлдә калуын, торган җире өчен түли алмавын белешмәләр ярдәмендә исбатларга тиеш булачак.

Торак алименты күләме исә суд тарафыннан һәр очрак өчен аерым билгеләнәчәк. Биредә һәр ике якның керемнәре дә, нинди шартларда көн күрүләре дә исәпкә алыначак. 

 

Фото: https://imdbmedia.info

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев