Саба ТВ

Тезләнгән килеш аяк тибеп булмый. Савым сыерлары ни өчен кими?

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, соңгы 20 ел дәвамында ил буенча савым сыерларының баш саны артмый. Соңгы бер ел эчендә исә, гомумән, 80 мең башка кимегән.

Россиядә иң күп сөт җи­тештерүче Татарстан хуҗа­лыкларында 349600 баш мө­гезле эре терлек булса, шуларның 231500е – сыерлар. Бер ел эчендә хуҗалык­ларда мөгезле эре терлек­нең 10400 башка кимү сә­бәпләре нәрсәдә? Вәзгыять­не үзгәртү өчен ниләр эш­ләргә кирәк?

Милек ияләренең кем бу­луына карамастан, җи­теш­терелгән продукция өчен дәүләт ярдәменең кү­ләме дә зарланмаслык. Тик шәхси ху­җалык­ларда гына тү­гел, фермер һәм мөс­тә­кыйль эшләү­че­ләрдә, хәтта дәүләт ярдә­ме­нең иң саллы өлешен алучы эре инвесторларда да савым сыерлары­ның баш саны кими.
Билгеле, мондый хәлнең сәбәпләре күп төрле. Иң беренче чиратта бәяләр гаделсезлеге тез астына суга. Бу хакта күпме генә сүз алып барылса да, кибет киштә­сен­дәге сөт хакы белән җи­теш­терүчегә түләнгән акча күлә­ме берничә тапкыр аерыла.

Кызганыч, хәтта илкүләм дәрәҗәдә узган киңәш­мә­ләрдә әйтелгән фикер-тәкъ­димнәр дә Россия Дәүләт Думасы депутатларының бер колагыннан керә, икен­че­сеннән чыга тора. Югый­сә авыл хуҗалыгы алга кит­кән барлык илләрдә дә сөт җи­тештерүче, эш­кәр­түче һәм сатучыга керемнең күп­ме өлеше тияргә тиешлеге махсус закон нигезендә билге­ләнгән. Сатучы оешма бер кап сөтне 70-80 сумнан гына түгел, 100 сумнан да сата ала. Әмма керемнең законда каралганнан артыг­рак өлешен җитештерүчегә кайтарып бирергә тиеш була.

Билгеле, мондый хәл аңа икеләтә зыянлы. Беренче­дән, бәяне чамадан тыш кыйммәт куйса, сатып алучылар кими. Икенчедән, закон нигезендә кабул ител­гәннән артыгын җитештерү­чегә кайтарып бирергә мәҗбүр. Шундый кануннар кабул ителгән ил­ләр­дә генә фермерлар тыныч күңел белән терлек асрый ала.
Сабада узган терлекче­ләр бәйрәменә эшкәртүче предприятие вәкилләре дә чакырулы иде. Кемне тың­ласаң, шул хаклы дигәндәй, эшкәртүчеләрнең – үз зары. Ягулыкка, электр энергиясе, газга һәм башка кирәк-ярак­ларга чыгымнар арта, керем кими, ди­ләр. Бу ка­дәресе чыннан да шулай. Әмма чыгымнар алар өчен генә тү­гел, җи­тештерүчеләр өчен дә арта. Мондый хәл­дән җил­кә­ңә төшкән кыенлыкны башка иңнәргә кү­череп кенә котылып булмый. Сер тү­гел, кайчакта шу­лай эш­лә­нә дә. Эшкәр­тү­челәр, ел фасылына карап, кабул итү бәя­сен әле­дән-әле үз­гәртеп тора.

Шөкер, республиканың күп хуҗалыкларында төрле кыенлыкларга карамый, сыер санын киметмәскә тырышалар. Беркемнең дә үзе утырган ботакны кисеп ташлыйсы килми. Тулаем алганда, савым күләме узган ел­ның шул чоры белән чагыштырганда 141 тоннага арткан. Бүген бер сыерга уртача савым 17,1 килограмм тәш­кил итә.

Әтнә районында бу күрсәткеч – 27,6, Кукмарада – 24,5, Мамадышта – 24, Балтачта – 22,8, Сабада – 21,9, Азнакайда – 18,9, Актанышта – 18,6, Биектау районы ху­җалыкларында 18 килограммнан артып китә. Кукмара районының “Урал” хуҗа­лыгында бер сыердан уртача савым күләме 29,5 килограммга җиткәндә, Кама Тамагы районындагы кебек 9,2 килограмм сөт белән канә­гатьләнеп яшәүче ху­җа­лык­лар да бар. Савым сыер­ла­ры­ның баш саны да сөт күләме аз булган хуҗа­лык­ларда күб­рәк кими. Шәх­си хуҗалык­лар­да хәл торган саен кыенлаша.

Авыл кешесе сабыр. Авыр­лыкларга түзәргә кү­неккән. Кереме әллә ни булмаса да, мал-туар, кош-корт асрарга тырыша. Күп­ләп сыер асраучылар да шак­тый. Иманым камил: әгәр сөткә тиешле бәя куелса, андыйлар тагын да күбрәк булыр иде.

Ә иң аянычлысы – ки­ләчәккә ышаныч зур түгел. Сөт бәяләренең иртәгә нинди буласын беркем белми. Бәяне күбрәк киметсәләр дә, берни эшләр хәл юк. Тиешле законнар кабул ител­мәгән очракта, сыер асраучы һаман да арадашчы, эш­кәртүче һәм сәүдә системасы каршында тезләнгән хәл­дә кала бирә. Ә тезләнгән ке­ше аяк тибә алмый. ­

  • 1 июльдән кибетләрдә табигый сөт ризыклары – аерым, үсемлек майлары кушып ясалганнары аерым киш­тәләргә урнаштырылырга тиеш. Кулланучыга сайлап алырга уңайлы булсын өчен шулай итәчәкләр. Менә хәзер “Роспотребнадзор” белгечләре сөт ризык­ларының киштәләргә куелышын тикшерергә җыена.
    – Моңа кадәр ике атна дәвамында кибетләр хуҗа­лары белән сөт ризыкларын сату буенча аңлату эшләре үткәрдек. Бу эш алга таба да дәвам иттереләчәк. Хәзер азык-төлек кибет­ләрендә сөт ризыкларын сату кагый­дәләренең ни­чег­рәк үтә­лүен тикшерү йө­зеннән, ике атналык рейд башлап җи­бәрә­чәкбез, – ди оешманың баш белгече, тук­лану гигиенасына кү­зәт­че­лек итү буенча эксперт Татьяна Можаева. Аның әй­түен­чә, гипермаркетлардан башлап, кеч­кенә кибет­ләргә хәтле – барысы да тик­шереләчәк.
    Табигый һәм ясалма сөт ризыкларын аерым киштә­ләргә урнаштырмаган ваемсыз сатучылар, кибетләр ху­җалары сәүдә кагыйдәлә­рен бозган өчен штрафка тартылачак. Штраф күләме 10 мең сумнан башлана.

 

Камил Сәгъдәтшин

 

Чыганак: https://vatantat.ru

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: