Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Тезләнер бу диеп көтмәгез!": гаепләүләргә дучар булган Фирдүс Тямаев бер сәгать эчендә язылган җыр тәкъдим итте

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев үзе һәм Гүзәл Уразова исеме тирәсендә купкан җәнҗалга карата карата мөнәсәбәтен белдереп, яңа җыр иҗат иткән. Җырчы белдерүенчә, "Тезләнер бу диеп көтмәгез!" исемле җыр бер сәгать эчендә язылган.

Исегезгә төшерәбез, трассада шаярып төшерелгән видеоны күпләр аңламады. Фирдүс һәм Гүзәлне гаеп иттеләр. Шул ук вакытта “шаяру гына бит бу” дип язучылар да күп булды. Тема зурга китмәс иде, әгәр дә аны социаль челтәрләр генә түгел, ә республика күләм матбугат чаралары да күтәреп алмаса. Ахырчиктә видео Гүзәлнең аккаунтыннан бетерелде, ә Фирдүс Тямаев үзенең аккаунтында халыктан гафу үтенде

 “Матбугат.ру”га билгеле булганча, Фирдүс Тямаев 28 октябрь көнне Казаннан ерак түгел Столбище бистәсендә урнашкан этләр приютына 30 мең сум акча күчергән. Үз адымын ул: "Бу юлда булган күңелсез очрак Аллаһы Тәгалә тарафыннан бер этәргеч булгандыр моңа", дип аңлатты.

"Раббыбыз бу якты дөньяны яратуга ук, пакь күңелле кешеләр янәшәсендә кара эчле, хөсетле бәндәләр дә пәйда булган күрәсең... Юкка гына тормыш ак-кара полосалардан тормыйдыр. Бу-кешеләрнең чын йөзен ачучы төп фактор! Кемдер әлеге сынаулардан үзенә сабак алып, хаталарын төзәтә, кемдер сына, кемдер сыгыла! Ә Тямай бандасы җыен юк-бар гайбәтләрдән, көнчел, кара эчле кешеләрнең уйдырмаларыннан өстен кала бирде һәм калачак та! Без беркемгә дә үч, ачу сакламыйбыз! Чөнки безнең намусыбыз чиста! Калганын исә, киләчәк күрсәтер!", дип уртаклаша Фирдүс Тямаев бер сәгать эчендә язылган яңа жырын тәкъдим итеп: 

Бинахакка гаеп атмагыз,
Яманатлар безгә такмагыз!
Ялган сөйләп,
җанны кыймагыз,
Өстегезгә гөнаһ җыймагыз!
 
Аһ,бу телләр бигрәк үткен лә,
Кеше сүзе-кеше үтерә.
Белеп,белми кылган гөнаһларны
Раббыбыз бар хөкем итергә.
 
Тезләнер бу диеп көтмәгез,
Йөрәгемне зинһар өтмәгез!
Кунак кына шушы дөньяда
Эчегездэ шакшы йөртмәгез!
 
Намусым пакь,шуның өчен дә
Мин башкача инде үзгәрмәм.
Тезләнсәм дә,ярлыкавын сорап,
Бер раббыма гына тезләнәм!
(Гөлчәчәк Садретдинова)".
 
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 29.10.2019

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев