Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Үтереп баш сызлаганда нишләргә?[киңәшләр]

Баш үтереп сызлаганда, күзгә ак-кара күренми. Моның ничаклы авыр хәл икәнлеген үз башына төшкәннәр генә беләдер, мөгаен. Табиблар фикеренчә, баш авырту һәм хәтер саегу күбесенчә минең кан тамырлары тараюга һәм вак капиллярларның тыгылуына бәйле. Башка органнарыбыздагы тукымалар кебек, баш миен кан белән тәэмин итүче тамырлар да даими кайгыртуга, аеруча чистартуга мохтаҗ.

Кирәгеннән артык тупланган “начар” холестерин, тозлар, майлар, шлаклар, токсиннар, эреле ваклы тамырлар эчендә утырым рәвешендәге атеросклеротик оершалар хасил итеп, аларның табигый үткәрүчәнлегенә зыян сала. Нәтиҗәдә баш сызлый, күрү һәм хәтер начарлана. Бу хәлдән котылу өчен, учлап дару ашаганчы, кан тамырларын табигый юл белән чистарту һәм киңәйтү күпкә отышлырак һәм арзанрак. Ничә яшькә җитүебезгә карамастан, сау-сәламәт һәм зирәк акыллы булыйк дисәк, түбәндәге файдалы азык-төлекне көндәлек рационыбызга кертү зарур.

 

“Баллы” әстерхан чикләвеге
Әстерхан чикләвеген иттарткычтан чыгарып, куе ботка хәленә килерлек күләмдә бал кушып болгатабыз. Теләгән кеше берәр чеметем дарчин һәм имбир оны да өсти ала. Шифалы һәм бик тәмле катнашманы суыткычта саклыйбыз, ашар алдыннан көнгә 3 мәртәбә берәр аш кашыгы кабып куябыз.

Бал белән суган согы
1 стакан сыек балга стаканның өчтән бер өлеше күләмендә яңа сыгылган суган согы салып болгатабыз һәм суыткычка куябыз. Бу катнашма бик үк тәмле түгел, әмма файдалы үзлекләре искиткеч. Аны ашар алдыннан көнгә 3 мәртәбә берәр чәй кашыгы күләмендә кабул итәргә кирәк. Кан тамырларын чистартудан тыш, ул организмның чирләргә каршы торучанлыгын да арттыра.

Гранат, алма, кишер соклары
Бу сокларның кибеттән сатып алынганнарын түгел, ә җимешләрдән һәм яшелчәдән яңа гына үзебез сыгып алганын куллану зарур. Көнгә ике-өч мәртәбә, ашар алдыннан яртышар стакан күләмендә эчү сорала. Берничә төрлесен бергә катнаштырып эчү файдалырак.

Әрекмән тамыры төнәтмәсе
Дәвалау курсы – бер ай дәвам итә. Көздән җыеп киптергән тамырларны файдаланабыз. Кичтән 10 г коры әрекмән тамырын термоска салып, өстенә бер стакан кайнап торган су коеп, иртәнгә чаклы шунда төнәтәбез. Сөзеп алгач, суыткычта саклыйбыз. Иртән, ашарга ярты сәгать кала, 4 аш кашыгы төнәтмә эчәбез. Әрекмән тамыры төнәтмәсе, баш миенең кан тамырларын чистартудан тыш, ашкайнату системасы өчен дә бик файдалы эчемлек.

Киптерелгән җимешләр һәм мандарин
Әлеге нигъмәтләр, тәмле булудан тыш, сәламәтлекне яхшырту, кан тамырларын ныгыту сыйфатына ия. Һәр көнне, иртәнге ашка ярты сәгать кала, 1 мандарин, бер-ике аш кашыгы йөзем, ике әстерхан чикләвеге ашарга мөмкинлек тапсак, башыбыз сызлап интектермәс. 15 минуттан лимон салынган яки аның согы сыгылган 1 стакан кайнаган су эчеп җибәрергә кирәк, тагын шулчаклы вакыт үткәч, иртәнге ашка рәхим итәргә дә була.

Югарыда санап үтелгән ысулларның, һичьюгы, бер-икесен генә кулланып карасак та, чагыштырмача тиз арада нәтиҗәсе сизелми калмас. Иң мөһиме: бу табигый азыклар баш миебезне чорнап алган капиллярларны табигый юл белән чистартып, кан йөрешен, матдәләр алмашын яхшыртыр, ми эшчәнлеген нормага салыр. Башның даими авыртуыннан арынырбыз, чигәләр кысудан туктар, йокыбыз тирән һәм тыныч булыр, кан басымы уйнап тилмертмәс, ишемик инсульт куркынычы янамас. Күңел күтәрелер, эшкә сәләтебез артыр. Яхшы хәтер, зирәклек, аек акыл, тиз уйлау сәләте, катлаулы хәлдә дә фикер чуалмау, игътибарны җиңел туплый алу кебек мөһим факторлар күбесенчә кан тамырларының сыгылмалылыгына, чисталыгына бәйле. Күргәнегезчә, моңа ирешү әлләни авыр түгел, җитмәсә, күбесенчә үзебездән тора.

Реклама

Организмыбыздагы тискәре үзгәрешләргә битараф булмыйча, вакытында чарасын күрергә ашыгыйк. Урын өстенә егылып, кеше күзенә карап тилмереп ятмыйча, якыннарыбызга терәк булып, аларны сөендереп һәм үзебез дә сөенеп яшәргә язсын.

 

 

 

 

Хәмидә ГАРИПОВА Татарстан яшьләре 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев