Саба ТВ

«Терелер дигән өметне өзмәдек»

Фәрит Гыйбатдинов вафат булуы күп артистлар өчен кайгылы хәбәр булды. Татарстанның атказанган артисткасы Нурзадә дә бу хакта инстаграм социаль челтәрендә язды.

«Бик авыр, кайгылы хәбәр бу – Фәрит абый  вафат. Искиткеч яхшы күңелле, ачык йөзле, игелекле, кешелекле  иде! Фәрит абыйны белмәгән татар жырчысы юктыр. Һәрхәлдә, безнең буын аны яхшы белә иде. Безнең күбебез ул оештырган «Урмай моны» конкурсы балалары. Күпләребез шул бәйгедән соң үз юлларын тапкан артистлар. Ул да һәрберебезне белә иде.

Аның шикелле татар җанлы тагын кем бар икән?! Әле күптән түгел, шул үзизоляция вакытында гына «сезнең ансамбльнең концертын карарга махсус киләм әле»,  дип язышкан идек. Кара инде бу зәхмәт чирне! Шундый кешене арабыздан алып китте... Авырый иде шул, әмма терелер дигән өметне өзмәдек, ул җиңеп чыгар иде кебек.

Сезнең шикелле ярдәмчел, киң күнелле, олы йөрәкле, акыллы, тырыш кеше озак яшәргә тиеш иде... Гаиләгезнең кайгысын уртаклашам. Сабырлык телим сезгә! Фәрит абый безнең күңелләрдә мәңге сакланыр! Урыны оҗмах түрләрендә булсын!» – дип яза артистка.

Фәрит Гыйбатдиновның гаиләсенә сабырлык теләп калабыз.

 

Фото: Г. Зарипова

 

Чыганак: http://www.sahne.ru

Г. Зарипова
Тулырак: http://www.sahne.ru/news/xeberler/tereler-dign-metne-zmdek

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: