Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Теплицаны кышкылыкка әзерләргә вакыт

Киләсе елда мул уңыш алыр өчен берничә киңәшкә колак салыгыз.

Теплицаларны кышкылыкка әзерләргә вакыт җитте. Үсемлекләрдән арындыргач, бакчачылар, теплицадагы җирнең өстен 7 сантиметр чамасы казып, чыгарып түгәргә киңәш итә. Бу шунда тупланган төрле корткычларны юк итү өчен эшләнә. Соңыннан җирне яхшылап казып чыгарга да була.
Теплицаның эчке ягын кер сабыны салынган җылымса су белән юганнан соң, янә бер тапкыр чиста су белән сөртеп алырга кирәк. Әгәр инде анда үскән яшелчәләр чирләп утырган булса, бу очракта суга шул авыруга каршы чыгарылган химик чара кушып эшкәртү уңышлы булачак.

Поликарбонатны бозмас өчен юганда йомшак губка, яки чүпрәк кулланырга кирәк, ә тимер щетка, металл сетка, хәтта каты капчык тукымасы да зыян китерергә мөмкин.
Теплицаның кипкәнен көтеп тә тормыйча, ишекләрен, форточкаларын ябып, булган тишекләрен томалап, эченә күкерт шашкасы (алар бакчачылар кибетендә сатыла) яндырырга куярга кирәк. Теплицаның бер кубометр күләменә 60 грамм күкерт шашкасы кулланыла.

Биш көн үткәч, корылманы яхшылап җилләтергә дә була. Зыян салучы корткычлар үлеп бетсен, дисәгез, көзге салкыннарда теплицаның ишеген һәм форточкаларын ачык тотыгыз. Алай эшләгәндә, поликарбонатка боз туңмас, кышын кар да ятмас.

 

Автор: Зульфия Фатхтдинова

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев