Саба ТВ

«Теплицада 12 миллион төп чыршы үстерәбез» (Сабада агачларны клонлаштыралар)

Сабада агачларны клонлаштыралар. Бер бөредән, яфракның бер кечкенә генә кисәгеннән өр-яңа агач үстерәләр. Элиталы агач! Чыршылары да без уйлаганча кайда тишелде, шунда үсте генә түгел. Башта яследә тәрбиялиләр аларны, аннары «мәктәп»кә бирәләр.

Болар барысы да Саба районының Лесхоз бистәсендә урнашкан Республика урман селекция-орлыкчылык үзәгендә башкарыла. Мондый үзәкләр Русиядә бишәү генә: Воронеж, Кострома, Әстерхан, Ленинград өлкәсендәге Луга шәһәрендә һәм Татарстан Сабасында. Сабадагы үзәк - иң зурысы. Республикадагы бөтен урман хуҗалыкларын һәм шәхси хуҗалыкларны агач үсентеләре белән тәэмин итеп тора ул. Шул үзәккә барып, пробиркадагы үсентеләр, элиталы агачлар һәм 12 миллион төп чыршы белән танышып кайттык.

«ЧҮП УТЫЙ ТОРГАН РОБОТ КИРӘК»

Унике миллион төп чыршы дигәне һавадан алынмады. Урман селекция-орлыкчылык үзәге директоры Руслан Газизов әйтүенчә, алар елына нәкъ менә шуның кадәр чыршы үстерәләр. Әле аннан кала да агачлары, үсентеләре җитәрлек. «Без үстерә торган төп агачлар - чыршы, нарат һәм карагай. Әз-мәз генә каен, сәрби (акация), декоратив агачлар - зәңгәр чыршы, тау нараты, туя үстерәбез. Шулай ук гөлләр, бакча чәчәкләре үсентеләре дә бар. Ике кечкенә теплицада кыяр, помидор, болгар борычы, яшел тәмләткечләр үстерәбез», - дип санап китә Руслан Газизов.

Безне кыяр белән помидордан бигрәк агачлар кызыксындыра, әлбәттә. Кызык инде: чыршы белән наратны да теплицада үстерәләр икән бит! Сабадагы үзәктә дүрт теплица бар. Болар барысы да - агач үсентеләре өчен. Хәер, үзәк хезмәткәрләре «үсенте» дими, «кәлшә» дип сөйләшә. Кәлшәләр ул теплицада 1-1,5 ай үсә. Монда аларны махсус компьютер карап үстерә. «Микроклимат автоматик рәвештә көйләнелә. Компьютер, кирәк икән - җылылыгын арттыра, артык эссе була башласа - форточканы ача. Дымлылыкны, температураны карап кына тора. Суны да автомат сибә. Теплицалар ике катлы пленка белән тышланган, ике арага компрессор ярдәмендә һава тутырылган. Бу җылылыкны саклау өчен эшләнә», - дип аңлата Руслан Газизов.

Монысы, үзәк хезмәткәрләре теле белән әйткәндә, ясле булды. Дөрестән дә, теплицада кәлшәләрне яследәге балаларны иркәләгән кебек иркәләп, карап кына үстерәләр бит. Ә тиешле вакыты җиткәч, ягъни 1,5 айдан үсентеләрне чыныгу басуларына - «мәктәп»кә күчерәләр. Алары теплица артында гына. Бу басулар - ачык һавада. Менә шунда сынала да инде кәлшәләрнең табигый шартларга чыдау-чыдамавы. Җилен дә, яңгырын-карын да күрәләр. Шуларны исән-имин үтә алганнары, сынауны үткән дип санала. 12 сантиметрга җитсә, агачларны урманга күчертеп утыртырга ярый дигән сүз.

Без килгәндә, чыныгу басуында берничә апа йөри иде. «Сезнең монда бөтен нәрсә автоматлаштырылган, ә бу апалар нишләп йөри соң?» - дип кызыксындык. «Чүп утыйлар. Анысы кул белән башкарыла. Чүп утый торган роботлар уйлап тапсалар, бик әйбәт булыр иде әле», - дип елмаеша үзәк хезмәткәрләре.

Агачларны теплицага өч тапкыр утырталар: мартта, майда һәм июньдә. Монысы ротация дип атала: беренче ротация, икенче, өченче. Кәлшәләр ябык тамырлы булгач, яз-көз генә түгел, җәен дә утыртырга була икән.

Чыршылар менә шушы теплицада үсә

Чыршылар менә шушы теплицада үсә

«ОРЛЫКЛАРНЫҢ КАНАТЛАРЫН КИСӘБЕЗ»

«Менә монысы - орлык үзәге», - дип, Руслан Газизов амбарга охшаш каплаулы бина эченә алып керә. Урманчылар җыеп китергән күркәләрдән орлыклар аерып алына икән монда.

Орлык аеру процессы да бик кызыклы булып чыкты. Башта күркәләрне киптерәләр. Кипкәч алар ачыла төшә, аннары орлык алу линиясенә җибәрелә. «Линиядә махсус барабаннарга бәрелеп, күркәдәге орлык коела, күркәсе аерым савытка төшеп бара. Анысын да ташламыйбыз, махсус мичтә ягабыз. Орлык канатлы була, очып китмәсен өчен махсус машина аларның канатын аера. Канаты «киселгән» орлыкларны су аша үткәрәбез. Аннан үткәндә пычраклары, вак сагызлары юыла, имгәнгән орлыклар төпкә батып кала. Таза орлыкларны киптерәбез. Дымлылыгын тикшергәч, калибровкага җибәрәбез. Анда орлык зурлыгына карап бүленә - монысы чәчкечне көйләү өчен кирәк. Элек колхозларда ашлык аттыру бар иде: тулы башак ераккарак оча, бушы якынгарак төшә. Без дә шуңа охшаш система ярдәмендә орлыкларны кабыкчаларыннан аерабыз, буш кабыклылары төшеп кала. Шуның белән орлык әзерләү тәмам», - дип сөйли Руслан Газизов. Аннары инде әзер орлыкларны чәчәләр.

Агачларны орлыктан гына үстермиләр Сабадагы селекция-орлыкчылык үзәгендә. Яфрак кисәгеннән дә, бөредән дә үстерәләр. Монысы белән үзәктәге микроклональ лаборатория шөгыльләнә. Бер сүз белән әйткәндә, монда агачларны клонлаштыралар. «Нинди генә агач булсынмы ул, үсемлекме, чәчәкме - берничәсе башкаларыннан аерылып тора. Алары салкынга да, корылыкка да бирешми, аларга корткычлар да бик тими, ишләреннән биегрәк һәм матуррак булып үсәләр. Без менә шундыйларны клонлаштырабыз. Махсус пробиркалар эченә әлеге аерылып торган агач яки үсемлекнең бөресен, йә булмаса яфрагының бер кисәген урнаштырабыз. Шул рәвешле аның бөтен генетик билгеләрен күчереп алып, яңа үсенте тудырабыз. Ул инде элиталы була - үз төренең иң яхшы үзлекләрен генә туплаган», - дип аңлата лаборатория директоры урынбасары Наил Ханов. Шул рәвешле урманда үсә торган агачларны да, виноград, слива кебек җимеш агачларын да, чәчәкләрне дә клонлаштырган алар. Бөтен төр үсемлекне дә клонлаштырып була ди.

«Сез Татарстанны гына агач үсентеләре белән тәэмин итәсезме, әллә күрше-тирә төбәкләрдән дә килеп алалармы?» - дип тә сорадык. Унике миллион чыршы бик күп кебек бит югыйсә. Юк шул, үзебезгә җитә дә бетә икән. «Башка төбәкләргә чыгарырга калмый да. Үсентеләрне, республика урман хуҗалыкларыннан тыш, шәхси хуҗалыкларында утыртырга дип аерым кешеләр дә килеп алып китә», - ди үзәкнең директоры Руслан Газизов.

http://beznen.ru

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: