Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Телне кемнәр өйрәтер?

Туган тел ул - әманәт! Аны бернигә дә карамый, сак­лыйк, үстерик, өйрәтүне дәвам итик! Татарстан Диния нәзарәтенең узган елгы эшчәнлегенә багышланган, Кама Тамагы районында уздырылган пленумы утырышында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, менә шулай фәһемләп, татар телен өйрәтүне тагын да киңәйтергә өндәде.

Мөфтинең өммәт­тәшлә­ре­без­гә беренче генә мөрә­җәгате түгел бу. Узган ел башында республикабызның бар­лык мәчетләрендә җомга намазлары вәгазьләрен татарча гына сөйләргә чакыруы әлеге уңайдан аның беренче мөрәҗәгате, беренче адымы булды. Былтыр көзен, мәктәп­ләребездә дәүләт теле буларак укытылучы татар теле сәгатьләре кыскартылгач, өммәттәшләребезне, мәчет­ләр­гә килеп, "Без - татарлар" курсларында ислам дине ни­гезләрен, татар телен өйрә­нергә чакырды ул. Нәтиҗәдә быелның февраль башыннан республикабызның ун мәче­тендә, Казандагы Россия Ислам институтының татар теле һәм мәдәнияте кафедрасы белгечләре тарафыннан махсус язылган дәреслек буенча, милләттәшләребез атнага өчәр көн килеп гыйлем эс­тәр­гә кереште. Кама Тама­гын­дагы пленумда Диния нәзарәте башлыгы быел әле­ге мәчетләрнең исемлеге тагын да ишәячәген белдерде.


Әлеге яңалыкны ишетеп, дәреслекне сорап, илебез­нең Самара, Томск кебек өл­кәләреннән мөрәҗәгать-үте­нечләр килә башлады. Шул ук вакытта әлеге башлангычны күтәреп алырга, җиң сызганып дәвам итәргә тиешле Татар конгрессының бу җә­һәттә кыл да кыймылдатмавы сәер. Билгеле, Татарстанда татар теле - болай да дәүләт теле. Җәмәгать оешмалары кузгалмаса да, Мәгариф министрлыгы, вузлар болай да бу юнәлештә шактый күп эш алып бара сыман. Аерым алганда, башкалабызда КФУ мөгаллимнәре теләге булганнарга, өстәмә белем бирү яссылыгында, вузга чакырып та, интернет аша да ("Ана теле - онлайн" мәктәбе") татар телен өйрәтү белән мәшгуль. Шул ук вакытта Татарстаннан читтә, хәер, үз республикабыздагы эреле-ваклы шәһәрләрдә дә балаларына, оныкларына туган телебезнең матурлыгын, зур мөмкинлеген аңлатырга, үзләре дә татарча матур итеп сөйләшергә, дөрес язарга, татарча уйларга теләүче өлкән­нәр бихисап. Никадәр генә теләсәләр дә, мәчет-мәдрә­сәләр бу зур эшне колачлап, туган телебезне өйрәнергә теләгәннәрне бер түбә астына җыеп бетерә алмаячак (бил­геле, ислам нигезләре белән бергә татар телен ө­й­рә­түне Диния нәзарәтләрен­нән башка берәү дә уңышлы башкара алмый).


Моның сәбәпләре берни­чә. Билгеле, төп сәбәбе, үзе­безне мөселман санасак та, күпләребезнең диннән ерак булуы. Мәчет ишеге кайсы якка ачылганын белмәүче­ләр­нең Аллаһ йортына дин һәм тел сабаклары тыңларга килүе икеле. Ә менә Бөтен­дөнья Татар конгрессына (БТК) мөселманын, керәше­нен, дәһриен бергә туплау берни түгел. Узган елның августында булган БТК корылтаенда, Конгресс структурасы үзгәртеп корылып, яңа ида­рәче орган - Милли Шура барлыкка китерелгәч, хәзер Бөтенроссия татар федераль милли-мәдәни мөхтәрияте дә шушы түбә астына керде (мөхтәрият җитәкчесе, РФ Дәүләт Думасы милләтләр эшләре комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов Милли Шура җитәкчесе Васыйл Шәйхразиевның урынбасарларыннан берсе хәзер). Ягъни милли оешмаларны бер йодрыкка туплап торучы "хакимият вертикале" барлыкка килде. Милли Шураның бер карары белән Конгресс филиалларында да, җирле тө­бәк татар милли-мәдәни мөх­тәриятләрендә дә "Без - татарлар" курсларын башлап җибәрергә мөмкин, димәк.


Ни кызганыч, җитмештән артып киткән татар Диния нәзарәтләре өчен бер түбә, уртак авторитет юк. Аерым алганда, Мордовия Республикасы башкаласында яшәү­че, өч мөфтияткә бү­ленүче өммәттәшләребез шу­шы сәбәпле әлегәчә Саранскида мәдрәсә ача алмый. Аның каравы биредә төбәк милли-мәдәни мөхтә­рия­те уңышлы гына эшләп килә. Мөхтәрият җитәкче­ләре, шушындый курс ачыйк әле, дип татар китапханәсе тотучы Мордовия татарлары Аксакаллары шурасы рәисе Шамил Бикмаевка мөрәҗә­гать итсә, ул бик шатланып риза булачак, минемчә.


Иманым камил: Мәскәү­дәге Әсәдуллаев йортында урнашкан Мәскәү шәһәре, Мәскәү өлкәсе татар милли-мәдәни мөхтәриятләре җи­тәк­челәре дә Милли Шура тарафыннан мондый тәкъдим килсә, Казаннан методик яр­дәм күрсәтелсә, бу эшкә бик теләп кушылыр иде.


Сер түгел, былтыр көзен, татар мәгарифен кысрыклый башлагач, авызына су кабып торганга, Татар конгрес­сы­ның абруена шактый зыян килде. Инде менә хәзер татар телен өйрәтүгә җиң сызганып алынып, "Без - татарлар" курсын илкүләм җәелдерүгә ирешсә, конгресслыларның какшаган абруе шактый ныгыр иде, минемчә.

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев