Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Телгә кергән Теләче: мәктәпкә формасыз килгән укучыны нинди җәза көтә?

Теләче районы прокуроры мәктәпкә маникюр ясатып һәм бизәнү әйберләре тагып килгән укучыларны яклап, протест белдергән, дигән хәбәр таралды. Формасыз, тырнак ясатып һәм бизәнү әйберләре тагып килгән укучыларны дәрескә кертмәү белән янау - законсыз диелә кисәтүдә.

Уку елы башланып, бер ай да узмады, өч ай буе тынып торган мәктәп хәбәрләре тагын калкып чыга башлады. Кукмара районында бәрәңге җыю аркасында эшсез калган директор турында язган идек инде.

Казан артының тагын бер районында - Теләчедә укучының мәктәп формасы һәм килеш-килбәтенә карата аерым таләпләр куелган ди, әнә.

Дөрес, һәр мәктәптә түгел. Белем учакларының кайберләренә кабул ителгән бу законнарны район прокуратурасы сизеп алган. Тикшереп, кисәтү дә белдергән.

"Татар-информ" хәбәрчесе Теләче вәзгыятен тикшереп, бу мәсьәләгә карата урындагы җитәкчеләр, ветеран укытучылар һәм әти-әниләр фикерен белеште.

Район мәгариф идарәсе - мондый хәл юк!

Эшне Теләче районы Мәгариф идәрәсеннән башладык. "Теләченең кайбер мәктәпләрендә формасыз килгән укучыны дәрескә кертмәү, бизәнү эшләнмәләре таккан, маникюр, прическасы белән аерылып торган укучыларны "аулау" карарын РОНО җитәкчесе сәркатибе белми. Юрист та хәбәрдар түгеллеген әйтте. Тәрбия эшләре буенча җитәкче урынбасары Гөлнара Ринатовна исә түбәндәгеләрне сөйләде:

-Минем 10 ел буе эшләү дәверендә, бизәнеп, бизәнгечләр тагып килгән укучылар күргәнем булмады. Авыл җире булгач, укучылар да тыйнак саклый. Хәлле гаилә балалары да бар, әмма алар да башкалардан аерылып тормый. Кычкырып торган маникюр да, прическа да юк. Районда 14 мәктәп бар. Барысында да бердәм форма кабул ителгән. Авылларда көрән күлмәк белән ак алъяпкыч, район мәктәбендә кызлар ак блузка белән зәңгәр итәк кия. Егетләрнең өстендә кара яки куе зәңгәр төсле кәчтүм. Салкынрак көннәрдә жилет кияләр. Прокуратура район мәктәпләрендәге бердәм форма киелешен тикшерде. Бизәнү-ясануга басым булмады анда, - диде.

Прокуратура: Законга сыймаган тәртипләр күзгә чалынды

Утсыз төтен булмый, бу хәбәрнең республикага ишетелүе очраклы гына хәл түгелдер. Чыннан да, Теләче районы прокуроры ярдәмчесе Илнур Мөхәммәтҗанов үз эчке тәртипләрен булдырган мәктәпләрне "кулыннан тоткан". Бу тәртипләр Мәгариф турындагы Федераль Законга каршы килә дип бара ул.

- Күзәтүче орган буларак, без райондагы һәр законның үтәлешен карап, тикшереп торырга тиешбез. Шикаять кергәнен генә көтеп ятмыйбыз. Шуңа күрә мониторинг үткәрәбез. Мин үзем һәр оешманың сайтларын карыйм, тикшерәм. Һәр мәктәпнең сайты бар. Анда нинди документлар эленергә тиеш? Мин аларны карыйм, бармы алар, юкмы, вакытында яңартыламы, гамәлдәге норматив актлар торамы, әллә сроклары чыкканнар да бармы?

Шуларны тикшергән вакытта мин положениеләргә тап булдым. Тикшерә башлагач, законда каралмаган таләпләр куелу очракларын таптым. Бу хәлне прокурорга җиткердем дә, рапорт нигезендә, мәктәпләрдән ул положениеләрне соратып алдык. Чыннан да, законда каралмаган таләпләр куелган дүрт мәктәп ачыкланды, аларга шелтәләр белдердек. Бу кагыйдәләрне хәзер эшли торган җитәкчелек керткән дип тә әйтеп булмый. Араларында ике ел элек кенә эшли башлаган директорлар да бар, ә яңа тәртипләр инде 2014 елда ук кабул ителгән. Протестларда конкрет яздык, укучы көндәлек мәктәп формасы кими икән, аны положениедә язылганча, дәрескә кертми калдырырга тиеш түгелләр.

Әлеге карарлар Теләче мәктәпләрендә кабул ителгәнме-юкмы - билгесез. Әмма Илнур Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, бер генә ата-ананың да "Баламны форма кимәгән өчен дәрескә кертмиләр" дип, прокуратурага килгәне булмаган.

Кагыйдәләрдә алтын яки көмеш бизәнү әйберләре тагарга ярый, ә башка металлдан эшләнгәннәрне ярамый дип язылган. "Ә мөмкинлеге булмыйча, укучы кыз бала арзанлы металлдан эшләнгәнне такса, бу шулай ук аның социаль статусына төрттерү булмыймы соң?" - ди прокурор ярдәмчесе.

Закон ни ди?

  • РФ ның Мәгариф турындагы Законның 38 маддәсендә болай диелгән: Мәгариф оешмалары, укучыларның киеменә, шул исәптән аның төренә, төсенә, фасонына, аерылып торучы үзенчәлекләренә, аны кию тәртибенә таләпләр кертә ала. Оешманың әлеге локаль норматив акты, укучылар, әти-әниләр советы белән килешенергә тиеш.

    "Укучы формасыз килә икән, сәбәбе бар"

- Без прическа-маникюр, бизәнү эшләнмәләреннән бигрәк, форма киеп килмәгән укучыны дәрескә кертмәүгә каршы протест белдердек. Мәктәпкә формасыз килүнен төрле сәбәбе булырга мөмкин бит: су басу, янгын. Укучы мәктәпкә формасыз килә икән, моның сәбәбен белергә кирәк, - ди Теләче районы прокурор ярдәмчесе Илнур Мөхәммәтҗанов.

"Баланы дәрескә кертмәү - аның хокукын бозу"


20 ел укытучы стажы булган, 17 ел "Мәгариф" журналында хезмәт куйган Сания Әхмәтҗанова да укучы мәктәпкә формасыз килгән өчен аңа җәза бирүгә, дәрес тыңлаудан мәхрүм итүгә каршы.

Аның фикеренчә, бала мәктәпкә белем алырга килә. Формасы булмаган өчен дәрескә кертмәү, аның белем алуга хокукын бозу була.

- Бу - Конституциягә каршы гамәл. Баланы дәрестән чыгару - гомумән, укытучының көчсезлеген күрсәтә: ул аны тыңлата алмый, бала белән уртак тел таба белми дигән сүз. Бу очракта тәрбиянең башка методларын табарга кирәк.

Ә инде бизәнү-ясануга килгәндә, кызларның чиста-пөхтә, матур йөриселәре дә киләдер. Әйтик, тырнакны артык күзгә ташланып тормаган, тыйнак төсләргә генә буярга рөхсәт итәргә мөмкиндер. Алка тагуга карата да аерым кагыйдә-таләп кертергә була. Әмма бу таләпләр мәктәп кабул иткән берьяклы тәртипләр белән генә түгел, әти-әниләр белән килешенгән булырга тиеш. Локаль акт эшләнеп, нигезләүләре күрсәтелеп, мәктәп сайтына эленә, шулай итеп, укучыларның да, әти-әниләрнең дә игътибарына җиткерелә.

Сания Әхмәтҗанова мәктәп формасы кирәк, дип саный. Укучы мәктәпнең эчке кагыйдәләренә буйсынырга тиеш. Уку-укытуда иң мөһиме - дисциплина, ди ул.

"Баланы эш белән тәрбияләргә кирәк"

Ике егет әнисе Мөршидә Кыямова мәгариф системасына әти-әниләрне бөтенләй катыштырмаска кирәк, ди.

- Укытучыларга Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен. Көне дәвамында 7-8 сәгать дәрес бирә, аннары кич дәвамында "ватсап"та һәр әнинең соравына җавап бирә. Әти-әниләр комитетына аң-белемлерәк әти-әнине генә сайлап куярга кирәк. Югыйсә, төрле кирәкмәгән тәкъдим, киңәшләре белән укытучыларның һәм башка ата-аналарның башын катырып йөриләр.

Икенче улым Ихтыяр 6 сыйныфта укый. Мәктәп формасы безнең өчен беренче урында. Китапсыз, дәфтәрсез барырга мөмкин әле, ә формасыз ярамый! Юылган чалбар-күлмәкне тиз арада киптерәбез, чөнки мәктәпнең махсус формасы урынына башкасын киеп барырга ярамый. Директор күзенә күренсәң "эләгә", хәер сыйныф җитәкчеләре дә беренче кисәтә, икенчесендә инде кире өйгә кайтарып җибәрергә дә мөмкиннәр. Мин монда начар нәрсә күрмим. Мәктәпнең үз кануннары, ул кануннарны укучы да, аның әти-әнисе дә хөрмәт итәргә тиеш. Бу хәл электән үк шулай килгән. Безне, пионер галстугы тагып килмәгән өчен, идән астына төшереп, черек бәрәңге чүпләткән очраклар да була иде. Ул вакытта ачу килгән булса да, хәзер инде укытучының хәлен аңлыйм. Мин моның начарлыгын күрмим, баланы эш белән тәрбияләргә кирәк.

Кызларның мәктәпкә маникюр яки шикле прическа ясатып килүенә дә каршы мин, кыска итәк киеп килү бөтенләй әдәп кагыйдәләренә сыймый торган гамәл. Мәктәп формасына да уңай карыйм.

Ихтыярга 3 сыйныфны тәмамлаганчы, телефон алмадык. Елады, сорады, абыйсына зарланды. "Синең журналист әти-әниеңнең телефон алып бирергә дә акчасы юк" дип гарьләндереп кайталар иде. Сыйныфташлары әллә кайчан "айфон"да йөрде. Бу - да сәламәт көндәшлек түгел. Балаларга бер төрле марка һәм модельле телефон алыйк дигән тәкъдимнәр белән чыгучы да булды, әмма әти-әниләр барыбер кыйммәтлесен биреп җибәрә. Ата-аналар үзләре боза баланы.

Ә мәгариф кануннарына килгәндә, Россиядә бер генә законның да тиешенчә үтәлгәне юк әле. Шуңа күрә мәктәп кагыйдәләрен булса да санга сугарга кирәктер.

"Һәр мәктәпнең үз тәртибе булырга мөмкин"

Бер районның мәгариф хезмәткәре форманы санга сукмауны болай аңлата:

Мәктәпнең локаль актында директор: "Формадан килмәгән бала дәрескә кертелми" дип язып, әти-әниләрне таныштырып, кул куйдырган булса, формасыз укучыны дәрестән азат итәргә хакы бар. Ә таныштырылмаган, имза җыелмаган булса, берәү дә аны дәрестән чыгара алмый. Безнең мәктәпләрдә бизәнеп, йөзекләр тагып килергә ярамый. Һәр мәктәпнең үз кагыйдәсе дә булырга мөмкин".





Совет чоры мәктәбе укучылары (архив)

Мин бизәнеп йөрүгә каршы!

Бу теманың очы-кырые юк, аны бик озын итеп дәвам итәргә була. Тик һәр нәрсәнең чиге булырга тиеш. Без 11 сыйныфта да мәктәпкәрюкзак асып йөрдек. Бу - язылган канун булганмы-юкмы, аның белән кызыксынучы булмады. Мәктәп директоры линейка вакытында: "Ридикюльләр асып йөрмисез, беренчедән, аңа берни сыймый, икенчедән бер якка кыек каласыз" дип бер генә әйтте. Барыбыз да буйсындык. Алтын алкадан кала матур бижутерияне бәйрәмнәрдә тагарга да өркеп тора идек. Чәч буярга кул кычытса, бу экспериментларны җәйге каникул вакытында ясадык. Тырнак буяп килсәк, кеше-кара күргәнчекарандаш очларга дигән лезвие белән кыра идек.

"Мәктәп - мода күрсәтү урыны түгел". Директорның шушы сүзе безне 10 ел буе озата килде. Кыска итәк тә киясе, күз-керфекне, тырнакны да буйыйсы килә иде. Әмма ярамый! Хәер, бу канун әти-әниләр өчен дә төп тәртип иде. Алар яныннан чыгып китәбез бит. Мәктәптә бөтенебез бер төрле булгач (бизәнмәгән, ясанмаган диюем), әти-әниләрне дә "Ул кирәк, бу кирәк" дип аптыратмадык. Егетләргә дә шулай ошаганбыз, күрәсең.

Шуңа күрә, гәрчә, Теләче районы мәктәпләрендә "форма киеп килмәгән, бизәнгән-ясанган өчен" аерым тәртип булдырыла икән, мин моңа биш куллап риза! Бала мәктәпкә белем алырга килергә тиеш, акча белән сырланган "матурлыгын" исбатлау өчен түгел.

Хәер, мәктәп укучысына маникюр-прическа ясарга каян килсен акча? Дөрес, әти-әнисе бирә. Ә таякның юан башы тәртип урнаштыра алмаган укытучыга төшә.

P.S. Кем мәктәп формасына, бизәнү-ясануга каршы яки, киресенчә, моны хуплый, сездән дә фикерләр көтеп калабыз.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев