Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Телевизор һәм чынбарлык

Русия сайлауларга әзерләнә. Президент сайлауларына кадәр санаулы көннәр кала. Федераль телеканалларны карагач, илебездә тормышның ал да гөл булуына сөенәм. Ләкин телевизорны сүндерәм, сөенеч юкка чыга. Әле генә телевизорда медицина хезмәте күрсәтү яхшыру турында сөендергәннәр иде. Дәүләт хезмәте интернет сайтына кереп табибка язылыйм дисәм, участок табибына да бу көннәрдә генә кереп...

Русия сайлауларга әзерләнә. Президент сайлауларына кадәр санаулы көннәр кала. Федераль телеканалларны карагач, илебездә тормышның ал да гөл булуына сөенәм. Ләкин телевизорны сүндерәм, сөенеч юкка чыга. Әле генә телевизорда медицина хезмәте күрсәтү яхшыру турында сөендергәннәр иде. Дәүләт хезмәте интернет сайтына кереп табибка язылыйм дисәм, участок табибына да бу көннәрдә генә кереп булмый икән. Әгәр грипп килеп җитсә, җиткәнен алдан беләсе микән?! Тормыш-яшәү шартлары да күтәрелә. Телевизордан шулай дип сөйлиләр. Ә мин ышанам…

Ә ЧЫНЛЫКТА

Мин телевизор карамыйм. Әллә нигә бер генә күз салам. Шуңа күрә бар мәгълүматны интернеттан чүплим. Анда да форумнардан түгел. Җитди, иреклерәк фикер җиткерүче интернет газеталардан. Менә Газета.Ru Русиядә 4нче ел рәттән халыкның реаль кереме кими бара дип ышандыра.

Түрәләр икътисад үсеше турында сөйләгәндә, 2014нче елдан халыкның реаль кереме 11,4 процентка кимегән икән бит.

2017нче елда Икътисадый үсеш министрлыгы планлаштырганча, халыкның кереме 1,2 процентка артмады, киресенчә, 1,7 процентка кимегән. Экспертлар быел хәл яхшырыр, дип өметләндерә. Ләкин саллы үсеш көтәргә кирәк түгел, дип белдерәләр. Узган ел халыкның кереме Росттат мәгълүматларына караганда кимесә дә, уртача хезмәт хакы 7,2 процентка арткан - 39085 сумга җиткән. Димәк, акчаның бәһасе кими. Сатып алу дәрәҗәсе төшә. Шул ук вакытта социаль пособиеләр түләү кыенлаша. Хәер, янәшәдәгеләрегезгә күз салыгыз, Русиядә уртача хезмәт хакы 39 мең сум. Ә сез һәм якыннарыгыз күпме ала?

Шунысы - керемнәрнең кимүе тотрыклы рәвештә 4нче елын дәвам итсә дә, ул капыл упкынга төшү түгел. 2016нчы елда 5,9 процент булган, 2015тә - 3,2, 2014тә - 0,7 процент. Күргәнегезчә, акрын процесста халык авырлыкларга күнегә бара һәм кризисны, елдан ел авырая барган тормышны сизми.

Эшләмәүче пенсионерларның акчаларын индексацияләү бу өлкәдә бераз өметләр уята. Әмма ел ахырына кадәр ни буласын фаразлау мөмкин түгел.

Президентлыкка кандидат Путин илдә хәерчелекне киметергә, халыкның керемнәрен күтәрергә кирәк, дип чираттагы тапкыр белдерде. Бу юлы ул сүздә генә калмаска мөмкин. Бюджет тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хакы 23 процентка арттырыла, дип белдергән иде Минфин башлыгы Антон Силуанов. Моннан тыш хәрбиләрнең дә пенсияләре, хезмәт хаклары индексацияләнә. Ә халыкның хәле пенсияләр, хезмәт хаклары инфляция темпыннан кызурак үскән очракта гына яхшыра. Ә бу мөмкин, дип бүген фаразларга була микән?! Әле бу атнада гына Казан җәмәгать транспортында билет хакы күтәрелә, дип «сөендерделәр». Бензин бәяләре дә артачак. Аның артыннан электр энергиясе, газ өскә үрмәли. Ә аларга башка төр товарлар да ябышкан. Шул ук торак коммуналь түләүләр дә. Кыскасы инфляция куып тоттырмас шул. Әнә проблемалар анык: ана капиталы инде индексацияләнми, 453 мең сум кала. Яңа елдан соң балага түләнүче айлык пособие дә бик азларга гына эләгә: гаиләдә керем минималь яшәү суммасыннан бер ярым тапкырга артмаса гына бала өчен гаилә 10 мең сум ярым ала.

Икътисад та һаман торгынлык халәтендә. Путин Казанга килгәч авиация заводына шактый эш «кушып» китте, әмма бу заказ да хәрби мәнфәгатьләр белән бәйле. Ә гражданлык тормышы өчен эшләүче завод-фабрикалар гөрләп эшләгән чорлар тарихка гына кереп калды. Аларны инде торгызу да мөмкин эш микән?! Нефть-газ бәяләре дә Путин хакимияткә килгән чордагыдан бик күпкә арзан. Һәм ул тотрыклы түгел. Әгәр Ельцин - Горбачев чорларындагыча нефть 10 долларга калса, Русия ничек исән калыр, бүген бу хакта фараз итү авыр. Теге чакта элеккеге запас, Совет чорында эшләп торган завод-фабрикалар бар иде. Бүген алар юк.

Шулай булгач, Русиядә халыкның керем күрсәткече үсеше сизелә икән, бу бюджет акчасы хисабына гына, ул хезмәт хакларын, пенсияләрне индексацияләүгә бәйле, тормыш дәрәҗәсе яхшыру турында сөйләми. Узган ел «Ромир» тикшеренү үзәге мәгълүматларына караганда, русиялеләрнең 40 проценты азык-төлек сатып алуны киметүләрен белдергән. ВЦИОМ тикшеренүләренә караганда, сораштырылучыларның 10 процентының продуктлар алырга акчасы җитми, ә 29 процент русияле кием-салып сатып алуда кыенлыклар кичерә. Кешенең сатып алу мөмкинлеге чикләнү ил икътисадына да суга. Кеше акчасын азрак туздыра, товарына ихтыяҗ кимегәнлектән,
икътисад акрын үсә.

Халык арасында кредит алу арта. Бу да киләчәккә «бомба» дигән сүз. Чөнки бүген үк сатып алу мөмкинлеге чикле кешегә алга таба яшисе дә, кредитын да кайтарасы бит.

АЛДА ЯҢА ТОРМЫШ

Русияне алдагы президент сайлауларыннан соң зур үзгәрешләр көтә, дип фаразларга була. Чөнки ил бүген искечә яши алмый. Реформаларның күбесе халык өчен популяр булмас. Минем уйлавымча, иң шау-шулы бәхәскә нокта куелыр: пенсиягә чыгу яше арттырылыр. Шулай ук пенсияләрне арттыру да кыенлаша бара. Күп вәгъдәләрнең алай ук сөенечле түгеллеге инде бүген үк сизелә.

Хакимиятләр 1нче гыйнвардан пенсияләрне 3,7 процентка индексацияләргә вәгъдә итте. Ләкин ул нибары 500 сум тирәсе, нәтиҗәдә уртача пенсия 14 мең тирәсе генә буласы. Редакциябезгә дә үз пенсияләренең ничек чутлануын аңламаучы укучыларыбыз аптырап, күпләр гарьләнеп шалтырата. Чынлап та Русия түрәләре халыкның башын катыруда оста. Чишү кыен булган һәртөрле ребуслар уйлап табып, пенсия күләмен киметү юлларын эзлиләр. Тышкы яктан бар да шәп, ә менә мәгънәсенә төшенә башлагач артыңа утырасың. Хәзер шул башваткычны чишеп карыйк:

Хәзер 40 миллионлап русияле иминият (страховой) пенсиясен, дәүләт пенсиясен исә 4 миллион кеше ала.

Иминият пенсиясенең иң киң таралган төре - картлык пенсиясе. Аны 36 млн кеше ала. 2015нче елдан ул шәхси пенсия коэффициентлары, ягъни баллар белән формалаштырыла. Шул ук вакытта 2015нче елга кадәр чутланган пенсияләр дә, киметелмичә генә, яңадан балларда исәпләнгән. Бу пенсия ирләргә 60 яшьтән, хатын-кызларга - 55тән билгеләнә. Ләкин яшь бердәнбер шарт түгел. Билгеле бер хезмәт стажы туплап өлгерергә кирәк. 2018нче елда пенсия сорап мөрәҗәгать итүченең эш стажы 9, ә 2024нче елдан - 15 елдан да ким булмаска тиеш.

Тагын бер шарт - пенсия баллының минималь күләме. 2025нче елдан һәр русияле ким дигәндә 30 баллга ия булырга тиеш. Ә баллар сезнең өчен эш бирүче түләгән взносларга бәйле. Күпме балл җыйганыңны ПФР интернет сәхифәсендә белергә була. НДФЛны да кертеп реаль хезмәт хакыңны күрсәтәсең дә баллар килеп чыга. Ләкин балларның бәясе гел алышынып тора. Ул хөкүмәтнең пенсия системасын ничек тәэмин итә алуына карап, ел саен үзгәртелә. Һәм син пенсиягә чыкканда шул балл хакы җыелган балларыңа тапкырлана. Шуңа тагын тәгаенләнгән түләүләр өстәлә. Менә шушы була инде синең иминият пенсияң. Аңлашылганча, ул кимергә дә мөмкин. Быел 1 баллның хакы 81,49 сум. Әгәр син 120 бал җыйгансың икән шуңа тапкырлап, тагын 2018дәге фиксацияләнгән түләүне - 4982,9 сум кушасың. Һәм 14762 сум пенсиягә ия буласың. Әгәр инде пенсиягә чыгуыңны 1 елга кичектерәсең икән, пенсияңә тагын премия коэффициенты да өстәлә. Яшь ярымга кадәр декрет ялында, армия хезмәтендә булган өчен дә баллар бирелә. Ләкин тиешле стажың, яисә балларың җитмәсә пенсиясез дә калырга мөмкинсең. Ел саен мөрәҗәгать итүчеләрнең 1,2 процентына пенсия билгеләнми. Кыскасы, Русиядә пенсия билгеләү, пенсия фонды эшчәнлеге пирамида эшчәнлеген хәтерләтә. Һәм бүгенге пенсияләрне билгеләү тәртибе, пенсионерларның яшәү дәрәҗәсе буенча бездә өлкәннәр кадер-хөрмәттә дип әйтеп булмый. Безнең өлкәннәребез оҗмахка үлгәч кенә өмет итә ала. Берничә ел элек АКШка китеп урнашкан туган тиешле пенсия яшендәге кешеләребез безгә кунакка кайтып, үзләренең инде үлгәнче үк оҗмахта яшәүләрен әйткәннәр иде. Сагындырмый да икән аларны туган яклары. Рәхәт тормыштан кемнең китәсе килсен.

КАЙДА КҮПМЕ ПЕНСИЯ АЛАЛАР СОҢ?

Туганнарыбыз яшәгән Америкада ирләр 67 яшьтән, ә хатын-кызлар 65тән пенсиягә чыга. Ай саен 1100-1200 доллар алалар. Әгәр кеше иртәрәк чыгарга уйласа, ул сәбәбен әйтеп гариза яза, ләкин бу очракта билгеләнәсе пенсиясенең 70 процентын гына алачак. Һәм вакыты җиткәч алырга тиешле акчасын ул беркайчан да ала алмаячак. Бу илдә пенсионерларның 30 проценты эшләвен дәвам итә.

Алманиядә ирләр дә, хатын-кызлар да пенсиягә 67 яшьтән чыга. Эштән иртәрәк тә туктарга була, тик ул чагында түләнеп бетмәгән взносларны түләргә кирәк була. Һәм аларның айлык уртача пенсиясе 1290 евро.

Бөекбританиядә пенсия билгеләү иң уңышлы санала. Ирләр 65тән, хатын-кызлар 60-65тән чыга. Әгәр кеше яше җиткәч тә эшләсә, һәр өстәмә ел өчен ул пенсиясенә өстәмә түләү ала. Ә атналык пенсия күләме 119,3 - 155,65 фунт (662 - 865 доллар).

Даниядә дә өлкәннәр өчен оҗмах - ай саен ким дигәндә 2800 доллар түләнә. Биредә уртача гомер озынлыгы 80 яшь. Пенсиягә 65-67дә чыгалар.

Ә менә Кытай иң бай илләрдән саналса да, пенсия буенча иң начар хәлләр шунда. Сәбәбе - бала тууны чикләү аркасында өлкәннәр бик күп булу. Нәтиҗәдә бюджетның 40 проценты пенсия түләүләренә китә. Биредә хезмәткәр эш хакының 11 процентын пенсия фондына күчерә, барыбер хәлләр мөшкел. Биредә пенсия нибары 100 доллар.

Русиялеләр кытайлылардан яхшырак шартларда, әмма мактанырлык түгел. Хәзерге курс буенча нибары 2-2,5 тапкырга гына зуррак пенсия алалар. Киләчәккә яктылык та күренми. Түрәләр, затлы картлык теләсәң - үзең кайгырт, дигән принципны алга сөрә. Күптән түгел Финанс министры Антон Силуанов та кешеләргә үз картлыкларын алдан кайгыртырга киңәш итте. Киләчәктә дәүләт минималь пенсия генә билгеләп, кеше үз картлыгын үзе тәэмин итәргә тиеш булмагае. Димәк, запас мая тупларга тиешсең. Бездә кеше дәүләт ярдәменә өметләнергә түгел, үз хәле турында үзе кайгыртырга тиеш шул.

Ә телевизорда матур тормыш турында сөйләнә. Минем шул матур тормышлы илдә яшисем килә…

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Чыганак: http://beznen.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев