Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Телевизор караучылар игътибарына

Шәмәрдәндәге радиотелеүзәктә планлы ремонт эшләре алып барылу сәбәпле, 2-4 июль көннәрендә 8дән 18 сәгатькә кадәр аналог һәм цифрлы телевидение тапшырулары трансляцияләнми.

Ә аналог телевидение гомумән бетүгә таба бара. Татарстанда әлеге тапшырулар туктату, килеп туган вәзгыятьне исәпкә  алып, 3 июньнән 14 октябрьгә  күчерелде.  Цифрлы телевидениедә сурәт һәм тавыш бирү сыйфаты югарырак, шулай ук элек булмаган яңа сервислар (арбид, субтитрлар һ. б.) тәкъдим ителә. Әгәр телевизор 2013 елга кадәр чыккан икән, цифрлыны  карау  өчен сигналны кабул итүче кушымта (приставка) һәм дециметрлы антенна кирәк булачак. Белгечләр аны фәкать махсус кибетләрдән генә сатып алырга  киңәш итә. Шулай  ук  почта элемтәләре бүлекчәләре аша  да  приставкаларга заявка  бирергә була.

 

 

Фото: https://pixabay.com

 

Чыганак: http://saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев