Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Телефоннар үзгәрә. "8"ле коды булмаячак

Без телефон номерын җыйганда басарга күнеккән “8”ле кодыннан баш тартачаклар. Россия халыкара нумерация системасына күчәргә әзерләнә.

Илнең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүәм коммуникацияләр министрлыгы моңа бәйле хокукый актлар эшләгән һәм аны үзенең сайтында урнаштырган.

Дөрес, бу хәл бүген дә, иртәгә дә булмаячак әле. Проект нигезендә “8”лене “0” белән алыштыру 2025 елга билгеләнгән. Министрлык бу эшне “ашык-пошык” түгел, ә салмак кына гамәлгә ашырырга ниятли. Сүз уңаеннан, шәһәрара шалтыратуларда гына түгел, илләр белән илләр арасында элемтәгә кергәндә дә “8-10” коды “00” белән алыштырачаклар.

Россия Халыкара электроэлемтә берләшмәсе таләпләренә туры килергә омтыла. Хәер, үз коды булган ил бер без генә түгел. АКШ һәм Канада мисал өчен үзләренең Төньяк Америка нумерация планыннан файдаланалар.

Хәтерләсәгез, элемтә өлкәсендә 2005 елда ук үзгәрешләр башланган иде инде. Ул вакытта экстрен хезмәтләрнең номерлары өч цифрлыга әйләнде: “101”, “102” һәм “103”.

Реклама

Халыкара стандартларга күчү министрлыкның бурычларының берсе генә. Киләчәктә Россиядә ябык нумерация сичтемасына күчү планы карала. Хәзерге вакытта без торак пункт эчендә өстәмә кодларсыз гына шалтыратыша алабыз. Эчке номерлар 3тән алып 7гә кадәр озынлыкта булырга мөмкин. Ябык системада исә 10 цифрдан торган номер һәм “0” префиксы өстәләчәк.

Бу система Мәскәүдә 2005 елның 1 декабреннән кертелә башлаган. Мәскәүдә искән җилнең безгә килми калганы юк әле. Димәк, кыска номерлар бездә дә тиздән бетәчәк. Сүз уңаеннан, ябык нумерация планына күчүне 2028 елга билгеләгәннәр. Хәтерләрне яхшыртып, озын номерлар истә калдырасы була инде моннан соң.

Лилия ЛОКМАНОВА.
Фото: https://pixabay.com/ru/

Тулырак: Шәһри Казан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев